+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 август , 14:52

Мираска... күгәргән самавыр

Әмма иң нык аптыратканы “Антиквариат” кибетенә кергәч булды.

Мираска... күгәргән самавыр
Мираска... күгәргән самавыр

...Саргаеп беткән кәгазьгә тип-тигез матур хәрефләр белән: фәлән-фәлән алтын акча, көмеш акча, фәлән грамм алтын, фәлән грамм көмеш дип язылган...

Көтмәгәндә танышым­ның әтисе үлеп китте. Авылда үзе генә яши иде. Җирләп килгәч, хәлләрен сораштым. Авылда бит кеше бер-берсенә бик ярдәмчел. Авыр вакытларда ташламыйлар, кешенең кайгысын да уртаклаша беләләр. Җидесен дә уздырырга булышканнар.

Әтисен озатып кайткач, күрше әбие кергән: “Менә әтиең сиңа калдырды, акчаң беткәч, ыздавать итәрсең”, – дип, күгәреп беткән җиз самавыр калдырып, чыгып киткән. Танышым югалып калган – әти ни өчен мине шулай мыскыл иткән икән дип уйлаган. “Гарьләндем, самавырны атып бәрәсем килде”, – ди. Шулай җиделәре узганчы өйдә торган бу самавыр. Ташларга кулы бармаган. Чыннан да үткән гасыр самавыры бит бу, азмы-күпме бәясе булыр дип, шәһәргә алып килгән.

“Антиквариат” дигән игълан буенча шундый әйберләр җыючының адресын да тапкан. “Минем белән бар әле, алдамасыннар”, – дип үтенде. Самавырны караштырдым: Туланыкы, оста­ның мөһере дә бар. Интернетка кереп, бәясен дә чамаладым.
Киттек танышым белән. Ул машинада калды: “Үзең генә кер инде”, – ди бу. Кибет хуҗасы самавырның капкачы төшмәскә дип бәйләгән тимерчыбыкны сүтеп ташларга кушты. “Кайчагында таш та салалар эченә, авырлыгын арттыралар, имеш”, – дип көлде. Чиләнә-чиләнә ачтым капкачын – егылып китә яздым, валлаһи. Саргаеп беткән кәгазьгә тип-тигез матур хәрефләр белән: фәлән-фәлән алтын акча, көмеш акча, фәлән грамм алтын, фәлән грамм көмеш дип язылган. Пергамент кәгазенә төрелгән берничә төргәк! Баштан мең төрле уйлар йөгереп узды. Тиз кулга алдым үземне. Самавырның бәя­сен килештек. Кибеттән ничек чыкканымны хәтерлә­мим. Танышыма әтисенең хаты белән төргәкләрне тоттырдым. Ул калтыранган куллары белән бер төр­гәкне ачкан иде – менә ул кайда байлык – һушын югалтып, ауды да китте. Селкетә торгач, аңына китердем мин аны.

Танышың ничек соң дип сорасагыз – ал да гөл, калганын үзең бел, дигәндәй. Узган ел Сабантуйда күреп, хәлләрең ничек дип сорамакчы булган идем. Күрмә­мешкә салышып узып китте.

Шәфкать ГАНИЕВ.
Ижевск шәһәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: