+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
19 август , 10:27

Йорт иясе тәүдә котын алган...

Аннары ул аңа сөенечле хәбәр җиткергән.

Йорт иясе тәүдә котын алган...
Йорт иясе тәүдә котын алган...
Бу тарихны миңа балачак дустым Фиргать сөйләгән иде. Әлеге хәл-вакыйгаларны аның картәтисе кичергән икән. Абзыйга ул чакта илле яшьләр тирәсе генә булган...

“Бервакыт, Яңа ел алдыннан, карт­әтием кышларын авылда буш торган йортларына кайтып килергә, анда бераз җыештырырга һәм, әлбәттә, авыл мунчасында рәхәтләнеп бер чабынып чыгарга уйлаган. Көн буена ул йорт мәшәкатьләре белән мәш килгән, аннары мунчада юынып кайткан. Шуннан, кыш көннәрендә караңгы иртә төшкәнлектән, өйдәге утны яндырып, эссе мунча парыннан соң караватка ятып, һуш җыеп алырга уйлаган. Бераз ятып торыйм да, үзем белән алып килгән пешкән бәрәңге белән йомыркадан, тозлы кыяр һәм икмәктән авыз итеп алырмын, дигән, чәй белән шикәрнең исә җәйдән үк җиткелекле запасы булган. Ризыкларын өстәлгә чыгарып тезеп куйган да ял итәргә яткан.

Көн буе эш-мәшәкатьләр арыткандырмы, эссе мунча бераз мәлҗерәткән­дерме, туган йорты шулай тынычландырганмы, йокымсырап киткәнен сизми дә калган бу. Уянып китсә, өй эче дөм караңгы! Ә картәти ятар алдыннан лампочкаларны сүндермәгән булган.

Монысы гына җитмәгән, шулчак ул өстәл артында кемнеңдер авызын чәпелдәтеп ашап утыруын ишеткән, бу җан иясе үзе исә күренмәгән! Шул вакытта картәтинең коты оча: өйдә кемдер бар, ләкин ул кемдер күзгә күренми, авызын чәпелдәтеп, аның ризыкларын ашап утыра!

Шуннан соң картәти яткан диваныннан торып утырырга омтылып карый, ләкин, ни гаҗәп, селкенә дә алмый. Торып утыру гына түгел, бер аваз, өн дә чыгара алмый! Шулвакыт бик нык карлыккан тавыш ишетелә. Картәти моның үзенә әйтелгән сүзләр икәнлеген башта аңламыйчарак та тора, тамак төбеннән гырылдап чыккан аңлаешсыз тавыш дип кенә кабул итә. Күзгә күренмәгән җан иясеннән аермачык аңлашылган ике генә сүз ишетелә: “Оныгыңны күрерсең...”

Шуннан өйдә тынлык урнаша. Картәти гәүдәсенең тыңлаша башлаганлыгын аңлый һәм торып утыра. Аның: “Кем бар монда?” дигән соравына беркем дә җавап бирми. Аннары ул утны кабызмакчы була, ләкин берничә тапкыр кабызып-сүндереп караса да, лампочка кабынмый. Диван астында запас лампочкалар салынган тартма булуын исенә төшереп, шуннан алып алмаштыргач кына өйдә ут кабына, дөньялар яктырып китә. Өстәл артында беркемнең дә утырмавын күргәч, ризыклары янына килеп карарга була: әрчелмәвенә карамастан, бер йомырканы теге җан иясе кабыгы-ние белән кимереп маташкан...

Әлбәттә, картәтидә тамак ялгау, ашау кайгысы калмаган. Сәгать тә әле чагыштырмача иртә – кичке алты гына бул­ганлыктан, картәтием шул көнне үк шәһәргә кайтып китәргә булган, төнге­леккә бер ялгызы бу йортта калырга курыккан...

Кайткач, барысын да картәниемә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Ә нәкъ бер ел үтүгә, декабрь азакларында, аларның кызлары (минем әнием була инде) ир бала тудырган, ягъни оныклары – мин дөньяга аваз салганмын. Менә шул вакытта алар былтыргы төнге кунакның “Оныгыңны күрерсең...” дигән сүзләрен искә төшергән...

“Минем таныш шәүләләрем...”

Таныш булыйк: исемем – Сафия, миңа 18 яшь. Өч яшькә кадәр сабыйларның өлкәннәр күрмәгән нәрсә­ләрне күрүе турында ишеткә­негез бардыр инде. Кайбер кеше­ләрдә, мәсәлән, миндә, бу сәләт үскәч тә кала, югалмый икән. Мин дә кечкенә ча­гымнан ук төрле куркыныч, җи­рәнгеч, я булмаса серле һәм сәер нәрсәләр күрдем һәм әле дә күрәм. Мин аларны “шәүләләр” дип йөртәм. Болар хакында әти-әниемә сөйләсәм, “Фантазерка!” дип кенә көләләр. Шуларның өчесе турында сезгә дә бәян итим әле.

Аларның беренчесен мин “Күләгә” дип йөртәм. Ул – кешегә охшаган, озынча кара шәүлә. Буе ике метр чамасы булыр, куллары идәнгә кадәр дип әйтерлек асылынып тора, бармаклары, тырнаклары бергә кушылып, ябышып үскән. Аның күзләре дә, авыз-борыны да юк, шуңа сөйләшми, әмма төшкә кергәндә әллә ниләр сөйләп бирергә мөм­кин. Пәйда булганда караңгылыкта калырга тырыша. Мине теләсә кайчан, теләсә кайда озатып йөри (мәктәп белән институтта гына күренми). Ул куркыныч белән янамый, кешеләргә карата нейтраль, шулай да башкалар сөйләгәнне тыңларга бик ярата. Үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булсаң, ул синең бөтен проблема­ларыңны да тыңларга әзер.

Икенче шәүләне “Сөт” дип атадым. Ул югарыдагы “Күләгә” кебек үк, ләкин ак төстә. Яраткан урыны – минем бүлмәдәге шкаф башы. Анда ул, гадәттә, бака позасында мине даими күзәтеп утыра. Көндез дә, төн уртасында да пәйда булуы ихтимал. Үзе болай усал түгел, ләкин шкаф башыннан төшүен таләп итә башласаң, ямьсез итеп мыгырдана башлый. Сөйләшми, төшкә керми. Музыка уйнап торганны бик ярата, кайчагында көйгә кушылып, “кытыр-мытыр” килеп тә ала. Этләрне ярата, ә менә песиләрне күралмый.

Өченче шәүләне “Чырай” дип атадым. Ул баштагы икәүдән бик нык аерыла. Буе 160 сантиметр тирәсе, дулауны тынычландыра торган озын җиңле ак күлмәк кидерелгән, чәчләре юк, йөзе канга буялып беткән. Күзләре зур итеп ачылган, авызы куркыныч итеп ерылган. Кешеләргә карата мәрхәмәтсез, ләкин зыян китерә алмый, төшләргә кереп җәфаларга гына сәләтле. Кинәт кенә пәйда була да шулай ук көтмәгәндә югала.
Бу шәүләләр әле миңа даими күрен­гәннәрнең барысы да түгел…

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: