Кешелек тарихының барлык чорларында да кеше үзе дә, заманча фән дә аңлата алмаслык хәл-вакыйгалар булып торган һәм әле дә теркәлә. Фән һәм технологияләрдәге прогресс хәзер инде шактый алга китсә дә, үткән заманнардагы кайбер серле вакыйгалар һаман да зур табышмак булып кала. Түбәндәге тарихи 12 феномен галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне әле булса аптырашта калдыра.
1. Ика ташлары
Перу мәмләкәтенең Ика шәһәрендә табылган меңләгән ташта гаять катлаулы хирургик операцияләрне, динозаврларны һәм хәтта җиһанга сәяхәтләрне чагылдыручы гравировкалар төшерелгән. “Ика ташлары” дип аталучы бу феномен тикшеренүчеләрдә бик күп сораулар тудыра.
Бу коллекциядә төрле зурлыктагы 50 меңнән артык таш исәпләнә. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, аларның кайберләренә 65 миллион елдан артык булуы ихтимал. Ләкин рәсми фән бу мәгълүматка бик скептик карашта.
1960 елларда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, ташлардагы сурәтләрнең 30 процент чамасы билгеле тарихи һәм палеонтологик мәгълүматларга туры килми. Бу, үз чиратында, әлеге ташларның барлыкка килүенә карата бик күп теорияләр тууга сәбәпче булган, шул исәптән, борынгы, югары технологияләргә ия цивилизацияләргә һәм башка планета вәкилләре катнашлыгына ишарәләгәннәре дә бар.
2. Клерксдорп сфералары
Көньяк Африканың профиллит шахталарында дөньяда “Клерксдорп сфералары” дигән атама белән билгеле йөзләрчә металл шар табылган. Яшьләре 2,8 миллиард ел белән исәпләнгән бу объектлар идеаль йомры формада, аларның өслегендә параллель сызык-чокырлар төшерелгән.
Барлыгы 200 тирәсе сфера табылган, аларның зурлыгы – 2,5тән 10 сантиметрга кадәр. Аларның кайберләре зәңгәрсу төстәге, ак таплар төшерелгән каты металлдан эшләнгән, башкалары исә күбексыман матдә белән тутырылган.
Анализ күрсәтүенчә, сфераларның составы, башка минераллар кисәкчекләрен дә кертеп, пириттан (FeS2) гыйбарәт. Ләкин аларның идеаль йомры формасы һәм параллель сырлары билгеле геологик процесслар белән аңлатыла алмый. Монда шул ук борынгы цивилизацияләргә һәм башка планета кешеләренә сылтанырга гына кала.
3. Яшен шарлары
Яшен шары яктылык чәчеп, һавада асылынып торучы сфера формасында сирәк һәм аңлата алмаслык атмосфера күренеше буларак билгеле. Бик күпләр шаһит булган бу күренешне галимнәр әле булса аңлата алмый.
Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, бу шарлар яшен активлыгы вакытының 5 процент чамасында күзәтелә. Аларның зурлыгы 10нан 40 сантиметрга кадәр булырга мөмкин, ә күренеш буларак пәйда булу вакыты – берничә секундтан берничә минутка кадәр.
Сораштыруда катнашкан 1600 галимнең биш проценты яшен шарын үзе күргән. Шулай булуга карамастан, даими яшен шарын лаборатория шартларында да ясый-булдыра алмыйлар, шуңа аларны тикшеренү эше тагын да авырлаша.
4. Тунгус метеориты
1908 елның 30 июнендә Себердә аеруча көчле шартлау яңгырый. Дөньяда ул Тунгус феномены буларак билгеле. Нәтиҗәдә, 2150 квадрат километрда агачлар авып бетә һәм аның тавышы 800 километрга кадәр ишетелә.
Шартлауның көче тротил эквивалентында 10-15 мегатонна белән исәпләнә, бу бик зур водород бомбасы кадәр. Шулай булуга карамастан, шартлауның кратеры да юк, метеорит калдыклары да табылмаган.
Йөз елдан артык алып барылган тикшеренүләр барышында Тунгус феноменына кагылышлы 120 гипотеза тәкъдим ителгән, шул исәптән комета төшү, НЛО шартлау һәм галим Никола Тесла тәҗрибәләре нәтиҗәсе, ләкин аларның берсе дә фәнни расланмаган.
5. Хеопс пирамидасы
Хеопс пирамидасы буларак билгеле Мисырдагы бөек төзелеш объекты үзенең конструкция төгәллеге һәм катлаулылыгы белән аптыратуын дәвам итә. 4500 ел чамасы элек төзелгән бу пирамида һәрберсе 2,5тән 15 тоннага кадәр авырлыктагы якынча 2,3 миллион таш блоктан гыйбарәт. Аларның гомум авырлыгы 6 миллион тонна исәпләнә.
Блокларның салынышы да хәйран калырлык, аларның арасы 0,5 миллиметрдан артмый. Пирамиданың дөнья кыйтгаларына юнәлеше шулкадәр төгәл ки, ялгышлык хәтта 0,06 градус тирәсе генә. Мондый төгәллеккә борынгы төзелеш ысуллары белән түгел, заманча технологияләр ярдәмендә дә ирешүе авыр.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
(Ахыры киләсе чыгарылышта).