Кешелек тарихының барлык чорларында да кеше үзе дә, заманча фән дә аңлата алмаслык хәл-вакыйгалар булып торган һәм әле дә теркәлә. Фән һәм технологияләрдәге прогресс хәзер инде шактый алга китсә дә, үткән заманнардагы кайбер серле вакыйгалар һаман да зур табышмак булып кала. Түбәндәге тарихи 12 феномен галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне әле булса аптырашта калдыра.
6. Войнич кулъязмасы
Бу кулъязма – билгесез автор тарафыннан билгесез телдә билгеле булмаган алфавит файдаланып язылган иллюстрацияле кодекс. XV гасырда язылган китапны, криптографлар һәм лингвистларның күпсанлы тырышлыкларына карамастан, һаман да укый алмыйлар.
Кулъязманың 240 бите дә аңлашылмаган текст, сәер үсемлекләр һәм шәрә хатын-кыз сурәтләреннән тора. Текстның анализы күрсәтүенчә, аңа чын телләрнең лингвистик сыйфатлары хас. Ләкин, криптоанализның заманча ысулларын куллануга карамастан, китапның эчтәлеге аңлаешсыз булып кала.
7. Лондон чүкече
1934 елда Техаста 400 миллион яшьлек таш эчендә катып калган чүкеч табыла. “Лондон чүкече” дип аталучы бу артефакт кешелек цивилизациясе үсешенең традицион күзаллауларына туры килми.
Металлографик анализ күрсәтүенчә, чүкеч 96,6 процентка – тимердән, 2,6 процентка – хлордан, 0,74 процентка күкерттән тора. Мондый состав хәзерге металларга хас түгел һәм металлургия технологияләренең бик югары дәрәҗәсе хакында сөйли. Чүкечнең килеп чыгышы турындагы дистәләрчә гипотезаның берсе дә расланмаган.
8. Кристаллар транспозициясе
Кварцның кайбер кристалларында сәер кушылмалар табылган. Алар аның составына кристалл барлыкка килгәннән соң читтән килеп кергән кебек.
Бу кристаллография законнарына каршы килә. Кушылма буларак табылган рутил һәм турмалинның анда пәйда булуы кристалл барлыкка килгәндә берничек тә мөмкин түгел. Бу феномен 10000 кристаллның берсендә генә очрый. Галимнәр фикеренчә, каты кушылмалар каты кристалл эчендә берничек тә күчеп йөри алмый.
9. Күпләп үлү
Планетабыз тарихында кайбер җан ияләренең күпләп үлүенең берничә чоры булган, 66 миллион ел элек динозаврларның үлеп бетүе – шуларның берсе. Әмма шундый башка чорларның сәбәпләрен галимнәр әле булса аңлата алмый.
Палеонтологлар мәгълүматлары буенча, соңгы 500 миллион елда күпләп үлүнең 5 эре һәм 20 тирәсе кечерәк чоры булган. Шуларның иң зурысы дип исәпләнүче чорында планетадан диңгез җан ияләренең 95 һәм җир өсте умырткалыларның 70 процент тирәсе юкка чыккан.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, 26-30 миллион ел саен Җирдә җан ияләренең күпләп үлүе күзәтелгән. Бу чорның даими кабатлануы чит фактор турында гипотеза тууга сәбәпче булган: бу Җир биосферасына вакыт-вакыт йогынты ясаучы җиһан тәэсире булырга мөмкин.
10. Дежавю
Дежавю – кеше үзе тирәсендә әлеге вакытта барган хәл-вакыйгаларны инде бер тапкыр үткәндә күргән-ишеткән кебек тойгы тудыручы психологик феномен. Күпсанлы тикшеренүләргә карамастан, дежавю барлыкка килүнең төгәл механизмнары билгесез булып кала.
Кешеләрнең 70 проценты үз гомерендә бер тапкыр булса да бу тойгыны кичергән. Шул ук вакытта, яшьрәк чакта бу тойгы ешрак була икән. Тик менә аның сәбәбе дә, хаҗәте дә билгесез булып кала.
11. Наска могҗизасы
Перу дәүләтенең Наска чүле алагаем зур геоглифлары белән билгеле. Хайваннарның, үсемлекләрнең һәм геометрик фигураларның безнең эрага кадәр 500нче һәм безнең эраның 500нче еллары арасында ясалган бу сурәтләрен бик биектән генә күрергә мөмкин.
Бу сурәтләр белән капланган гомум мәйдан якынча 1000 квадрат километрны били, кайбер фигураларның озынлыгы 300 километрга җитә. Сызыкларның төгәллеге искитмәле – туры линиядән тайпылыш километрлар дәвамында берничә сантиметрдан артмый.
Бу сызыкларның тәгаенләнеше әле булса билгесез. Теорияләр арасында астрономик календарь да, ритуаль юллар да, НЛОлар өчен төшеп утыру урыннары да бар.
12. Саз кешеләре
Төньяк Европаның торф сазлыкларында меңнәрчә ел элек яшәгән кешеләрнең яхшы сакланган мәетләрен вакыт-вакыт табып торалар. Бүгенге көнгә меңгә якын гәүдә табылган, аларның кайберләренә 10000 ел, башкаларына 1600-2200 “яшь” тирәсе. Күбесенең тәнендә үлемечле яра эзләре бар. Бәлки, ритуаль корбан булганнардыр. Ләкин боларын инде беркем дә белми...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
әзерләде.
(Интернеттан алынды).