Яшьләрнең социаль челтәрләрдә танышуы хәзерге вакытта бер дә аптыратмый, гаҗәп түгел, анда хәтта заманча яучылык хезмәтләре дә бик уңышлы эшләп килә. Әлбәттә, анда кемнәрнең нинди фотоларын куюы үз намусларында калсын, чыннан торып очрашкач, үзләре аңлашырлар. Ләкин бүген сүзебез әлеге сайтларның вакыт төшенчәсе белән чикләнмичә, реаль чынбарлыктан параллель дөньяларга да чыгып киткәләве гаҗәпкә калдыруы турында.
“Социаль челтәрләрнең берсендә Галия исемле бер кыз белән таныштым, – дип яза Интернетта Мирсәет исемле егет. – Баштагы мәлләрдә бу аралашу миңа әллә ни йогынты ясамады, дип тә әйтә алам, ләкин шулай языша-языша күпмедер вакыт үткәннән соң бу кызыкай миндә кызыксыну уята алды. Без һәр кичебезне компьютер артында бер-беребезгә хатлар язышып үткәрдек. Һәм язышкан саен безнең уртак сыйфатларыбыз, мавыгуларыбыз, зәвыкларыбыз да күп булуы ачыклана барды.
Челтәр аша шулай озак кына язышканнан соң без аралашуыбызның болай гына чикләнә алмавын аңладык һәм бер-беребезгә телефоннан шалтыратыша башладык. Сәгатьләр буе сөйләшә идек! Әллә нәрсәләр турында, әллә нинди темалар буенча фикер алыштык һәм аларның күпчелегенә безнең карашлар туры килә иде. Галиянең шалтыратуын мин һәрчак зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Аның тавышы минем өчен шулкадәр матур иде ки, шул тавышын гына ишеткәннән соң да аңа гашыйк булырга мөмкин иде кебек! Фотосында да искиткеч чибәр иде ул. Шулай аралаша торгач, мин аның белән очрашу турында уйлана башладым, ләкин ул башка шәһәрдә яшәгәнлектән, моны эшләү бик гади эш түгел иде шул.
Шулай бер ел тирәсе аралаштык. Ниһаять, мин күрешергә тәкъдим иткәч, Галия бик шатланып ризалашты, без очрашу көнен билгеләдек. Самолетка билет алып, мин язмыш бүләк иткән кызым янына очарга калган көннәрне түземсезлек белән саный башладым.
Озакламый мин ул яшәгән шәһәргә очып килеп төштем. Шалтыратышып алгач, ул үзе яшәгән адресны әйтте, ничек килергә икәнлеген аңлатып бирде. Галия әти-әнисе белән яшәгәнлектән, миңа алар белән дә танышырга туры киләчәк иде.
Менә мин үзен бервакытта да күрмәгән, ләкин күңелемә инде шундый якын кызым яшәгән фатирның ишеге янында басып торам. Нык дулкынланам, йөрәгем күкрәк читлегеннән менә-менә очып чыгар кебек. Кыңгырау төймәсенә басуга ук дип әйтерлек миңа ишекне Галиянең әнисе ачты. Ипле генә исәнләшеп, мин аңа дип махсус алган чәчәк гөлләмәмне тапшырдым, ләкин ул бик аптырап калды һәм сорамый булдыра алмады:
– Ә Сезгә кем кирәк иде? – дип сорады ул, бераз гаҗәпләнеп.
– Кызыгыз Галия янына килдем, – дидем, шат елмаеп. – Ул Сезгә бүген кунак киләчәге турында әйтмәдемени?
– Сез нәрсә монда юк-бар сөйләп торасыз?! – дип ачуланып җавап бирде ул. – Галия бер ел элек үлде, ул Сезне берничек тә чакыра алмас иде!
Шулчак эчемдә нәрсәдер шартлап өзелде! Әнисенең бу сүзләрен мин аңлаудан ерак идем. Ничек инде үлгән?! Ышанасым килми! Мин бу хәлләрне әнисенең аңлатып бирүен сорадым.
Ул сөйләгәнчә, Галия бер ел элек автоавария нәтиҗәсендә һәлак булган, ә кызының минем белән Интернет һәм телефон аша аралашуы – аның өчен дә баш җитмәслек хәл. Шуннан соң без бергәләп Галиянең шкаф эчендә сүндерелгән килеш яткан смартфонын ачып карадык һәм ел буе минем белән язышкан, сөйләшкән язмаларының чыннан да барлыгын күрдек. Моны берничек тә аңлатып булмый иде...
Әлеге очрашудан соң Галия башкача Интернетта да, телефоннан да элемтәгә чыкмады. Болар барысы да ниндидер сюрреалистик төш кебек иде. Мин кунакханәдә төн үткәрдем дә иртән аэропортка киттем. Мәрхүмә кыз белән бер еллык аралашуым шулай тәмамланды...
Үләсе килмәгән...
Үз эшенә бик җаваплы караган яшь кенә юрист Петр озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Табиблар анда яшәүгә өметне сүндермәскә тырышты, ул үзе дә савыгачагына нык ышанган булган. Менә шул кешенең үлеменнән соң бик сәер хәлләр башланган...
Бер төндә Петр исән чакта үзенең кул астында эшләгән Сергейның өенә килгән, караваты читенә барып утырган. Уянып киткән хуҗа моның төшме, өнме икәнлеген йокы аралаш башта аңлап та бетермәгән. “Петр Олегович, Сез нишләп монда, нәрсә булды?” – дип сораган Сергей. “Серега, син судка документлар әзерләдеңме?” – дип сораган әрвах. “Нинди документлар? Сез бит үлдегез!” – дип җаваплаган хәлне аңлый башлавыннан күзләре маңгаена менгән егет. “Ничек инде үлдем? Хәзер ачыклыйм әле...” – дигән дә бу, эреп юкка чыккан.
Берничә көннән Петр янә пәйда булган. “Серега, теге суд документларын бир әле, карап алыйм!” – дигән. Бу юлы инде Сергей моның элекке җитәкчесенең өрәге булуын яхшы аңлаган, бөтен кыюлыгын җыеп: “Петр Олегович, нинди документлар? Сез юк, җирләдек бит инде!” – дип җаваплаган. “Мине җирләдегезме? Нигә? Моның булуы мөмкин түгел! Ничек инде алай?!” – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә юкка чыккан.
Сергей, әлбәттә, шаккаткан: “Димәк, “теге” дөнья бар? Ләкин ни өчен өрәк үз якыннары янына түгел, миңа килә? Һаман да элекке эше өчен борчылып йөриме әллә?”
Бераздан Петрның бүлек начальнигы вазыйфасын Сергейга йөкләткәннәр, ләкин ул, тагын пәйда булыр да ачуланыр, дип куркып, аның кабинетына бер ел кермәгән, аның урынына утырмаган...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).