+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Серле сериал
14 октябрь , 10:04

Җаннар күчешенә ышаныргамы?

Бәндә баласының рухы ике дөнья арасында кайвакыт адашып та кала, диләр...

Җаннар күчешенә ышаныргамы?
Җаннар күчешенә ышаныргамы?

 

Яшәешебездә серле дә, сәер дә булган хәлләр еш очрап тора. Аларның кайберләренә фән дә, криминалистлар да бик озак еллар җавап, ягъни аңлатма бирә алмый, ә кайберләре мәңгелек сер булып кала. Менә шундый сигез очрак, алар барысы да реаль тормышыбыздан алынган. Бүген шуларның өчесе белән таныштырабыз.

Өрәк ияләшкән курчак

Шулай дигәч тә күз алдыбызга без киноларда күргән куркыныч чырайлы фарфор курчак килеп баса, ләкин аларның гап-гадиләре дә игътибарга лаек.
Менә аларның берсе булган “Эльза” кушаматлысыннан Ан­глиядә бер гаилә берничек тә котыла алмый. Аптырагач, аны урамдагы чүп савытына чыгарып ташлыйлар, ләкин бер атна үтүгә карасалар, ул яңадан өйгә кереп утырган була. “Балалар аны кире алып кермәгән­нәре турында ант итте һәм мин аларга ышанам, чөнки минем сабыйлар чүп савытында бервакытта да чокынмас иде”, дигән әниләре миссис Резда Мурпл.
Монысы гына җитмәгән, берзаман “Эльза” барысын да ялкытып бетергән җырын беркем белмәгән телдә җырлый башлый. Шуннан соң гаилә аны ике кат пакетка төреп, янә чүплеккә ыргыта, аннары алар, җиңел сулап, кичке урамнар буйлап йөреп керергә китә. Кайтуларына аларны кем көтеп торган дип уйлыйсыз? Дөрес, “Эльза” ихата уртасында утырган була!
Әлеге хәлләрдән соң курчакны дуслары алып китә һәм йөк машинасы бамперына тимерчыбык белән бәйләп куя. Әлегә ул һаман шунда, ди. Тик озакка микән?

Үлемечле экзорцизм

2016 елның августында Лондонда 26 яшьлек Кеннеди тамагы авырту сәбәпле үзен бик сәер һәм агрессив тота башлый. Ул әтисен тешләп ала, үзенең берәр әгъзасын кисеп ташлау белән яный һәм эчендәге, имеш, еланга зарлана башлый. Шуннан соң гаилә әгъзалары аны кабельләр белән караватка бәйләп куя, ашыгыч ярдәм чакыртмыйча гына догалар яр­дәмендә үзләре дәва­ларга ниятли, ләкин бернәрсә дә ярдәм итми.
Соңыннан абыйсы Колин полициягә сөйләвенчә, “Аның эчендә аңлашылмаган нидер бар иде. Һәм УЛ энемне үтерергә маташты!” Колин өченче көнне генә полициягә шалтыратып, энем кибеп бетте, дип әйтә. Кеннеди сулыш ала алмыйча интегеп үлә.
Бөтен гаиләне балаларын үлемгә китереп җиткерүдә гаеплиләр. Судмедэкспертиза мәетнең тәнендә 60 җәрәхәт таба, ләкин аның әтисе һәм абыйсы тәнендә дә берничә яра табыла. Судта гаилә бөтен гаепләүләрне кире кага. Нәти­җәдә, алардан гаепләү алына, ә чынында нәрсә булганлыгы бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел.

Элиза Лэмның сере

Элиза студентка була, 2013 елда хәбәрсез югала. Ул Америка буйлап сәяхәткә чыга һәм берничә көнгә “Сесил” кунак­ханәсендә туктала. Шунда аны соңгы тапкыр күрәләр дә инде. Элиза гаиләсе белән элемтәгә чыкмый башлагач, алар чаң суга.
Ул чакта полиция тапкан бердәнбер нәрсә лифттагы видеокамера язмасы була. Видеода Элиза үзен бик сәер тота, кузгалмаган лифттан вакыт-вакыт башын тыгып, коридорга карый, аннары янә кереп яше­ренә, әмма нәрсәдән, кемнән икәнлеген беркем дә аңлый алмый.
Версияләр төрлечә була: психик чир, камерага эләкми калган һөҗүм итүче маньяк... Ләкин нәкъ шул вакытта кунак­ханәдә яшәү­челәр сәер хәлләргә зарлана башлаган: кемнеңдер су краныннан кара сыекча аккан, кемдер – аның сасы исеннән, икенчеләр әчкел­тем тәменнән зарланган...
Ике атнадан кунакханә эшчесе өй түбәсенә куелган су запасы багын тикшерергә күтәрел­гән һәм анда мәете таркалып баручы Элизаның анадан тума шәрә гәүдәсен тапкан. Мәрхүмә­нең үлеме бәхетсез очрак дип таныла, ләкин кунакханәдәге сәер хәлләр­не уйласаң, бу шулай микән соң?
Беренчедән, түбәгә күтәрелү өчен анда сигнализацияле махсус йозак була, теләсә кем анда керә алмый. Икенчедән, элегрәк бу кунакханәдә бик күп кеше­ләрне үтергән җаһилләр Ричард Рамирес һәм Джек Унтервегер яшәгән булган. Ә 1962 елда аннан бер хатын тәрәзәдән сикергән, үзе дә үлгән, астында калган җәяүле дә шундук җан тәслим кылган. Кыскасы, бу кунакханә әле дә бик күп серләр саклый.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: