"Минем картәти мин туганчы үлгән. Ул үлгәндә апама 16 яшь булган. Бабай үлеп, беркадәр вакыт үткәч, ул апаның төшенә керә башлаган. Апаны үзе янына чакыра икән. Апа бик курыккан, чөнки төшендә дә ул бабайның үлгән икәнен белә. Аңа әйткән, мин бит әле яшь, миңа иртә синең яңга барырга, минем әле кияүгә чыгасым, балалар тудырып үстерәсем бар, дигән. Бабай тыңлап торган да әйткән: алайса, әйдә сөйләшеп куйыйк, кайчан да булса син минем янга кемне дә булса җибәрерсең, дип.
Ун ел үтеп китә шул төштән соң. Апа, кияүгә чыгып, бала таба. Беренче ире белән аерылыша. Икенче тапкыр кияүгә чыгып, тагын бала таба. Ләкин бу баласы йөрәк авыруы белән туа. Ай ярымнан баласы үлә. Баланы күмгәннән соң картәни төш күрә. Бер матур гына агач өй янында эскәмиядә елмаеп бала тибрәтеп картәти утыра, ди. Карале, миңа бала калдырып киттеләр бит, дип әйтә, ди...
Менә шунда ун елдан артык апаның күргән төше исләренә төшә. Картәти бит аңа, кемне дә булса китерерсең, дигән булган..."
Фото: bashinform.ru