+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
20 гыйнвар 2025, 14:11

Үле ана баласын коткарган...

"Куе томан арасыннан бер хатын-кыз килеп чыкты..."

Үле ана баласын коткарган...
Үле ана баласын коткарган...

"Миңа әлеге хәлне поездда барганда Абхазиядә яшәүче бер апа сөйләгән иде.

Бер гаилә машина белән таулар арасыннан бара икән. Төрле урыннар бар анда, төшеп тә китәргә мөмкин, ди. Менә шушы гаилә барганда бик каты томан булган. Юлны көчкә карап, әкрен генә барган болар. Кинәт боларның каршысына бер хатын килеп чыккан. Тормозга басып, машинаны туктатып өлгергәннәр болар. Кулын болгый-болгый боларны чакырган ул. Нәрсә булган икән, ярдәм итәргә кирәк, дип машинадан чыкканнар. Теге хатын канга батып беткән, ди, боларга ул машинасы белән юл читенә төшеп киткәнен, анда баласы калганын әйтә. Елый, мин аны чыгара алмыйм, зинһар, ярдәм итегез, дигән.

Яр кырына барып, ире әкрен генә аска таба төшкән. Томан бик куе булган, кая басканыңны да күрмәслек. Бала елаган тавышка таба барган. Шулай машина янына килеп җиткән . Машинаның ишеген ачып, баланы алып, теге хатынны тизрәк тынычландырыйм, дип, көчкә өскә менеп җиткән. Караса, теге хатын юк ди. "Теге хатын кая?" - дип, үз хатыныннан сораган. "Ул синең арттан төшеп китте бит", - дигән хатыны.

Баланы хатынына тоттырып, ире яңадан аска төшеп китә. Теге хатын күренми. Машина янына барып, машинаны яхшылап карый. Алгы тәрәзәсе ватык була. Алга чыгып караса, канга баткан шофер ята, ди. Димәк, алгы тәрәзәдән чыгып очкан инде бу, дип уйлый. Үлеп яткан шоферның йөзен карарга дип иелсә, болар каршына күптән түгел генә юлга килеп чыккан хатын ята, ди. Шок хәлендәге ир хатыны янына ничек менеп җиткәнен дә сизмәгән...".

Менә шундый хәл турында бәян иткән социаль челтәрләрдәге бер укучыбыз.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас