Гаиләбез тарихында булган шушы кызыклы да, сәер дә хәл турында күптән язасым килгән иде. Мин аны беренче тапкыр картәтиемнән җиде яшьләрдә ишеттем. Ул чакта миңа ул, әлбәттә, әкият булып тоелган иде, ләкин картәтием дә, картәнием дә аның чынлыгына шикләнмиләр. Әлеге хәлне картәтием ничек сөйләгән булса, шулай бәян итәм.
...Күптән булды инде бу хәл. Яшь идем әле, өйләнмәгән дә. Ике ай урман кисеп, өйгә соң гына кайтып җиттем, төн уртасы якынлашса да, мунча керүдән берничек тә баш тарта алмадым, сагындырган! Әни көтеп торган бит, тәмле ашларын пешергән, мунчалар яккан. Төнлә мунчага барып йөрмәсәң, хәерлерәк булыр иде, җен-пәриләр төнлә кергәнне бер дә яратмый, дип, нәнәй генә бераз сукранып алды алуын. Ләкин мине, комсомолецны, хезмәт ударнигын, шул гына куркытамы?! Юк, әлбәттә!
Мунча кирәк-яракларын алдым да, йолдызлы күккә, тулган Айга карый-карый, эчтән көйли-көйли киттем. Барып җитәрәк мунчада ут януын күреп туктап калдым, сүндерергә онытканнардыр инде. Чишенү бүлмәсендә өч пар пима, элгечтә хатын-кызларның җылы киемнәрен күреп тә аптырадым: урамда җәй, нинди пималар, нинди пальтолар? Эскәмиягә матур бизәкле яулыклар төреп салынган. Мунча якканда әни боларны нишләп җыеп алып куймады икән? Арыган идем, уйланып баш катырып тормадым, тиз генә чишендем дә эчке ишекне ачып җибәрдем. Ә андаааа!..
...Ә анда, мич янында, чәчләрен туздырып һәм озын, ак эчке күлмәкләрдә өч кыз утыра! Тирә-якларында шәмнәр яна, көзгеләр тезелеп киткән. Өчесе дә миңа карап, котлары очып катып калды. Аннары башта берсе чәрелдәп җибәрде, аңа башкалары кушылды!
Мин тышка атылып чыктым да өйгә таба йөгердем. Әни белән нәнәй йоклыйлар иде инде. Аларны уятып: “Нигә миңа мунчада кызлар барлыгы турында әйтмәдегез?” – дип сорарга мәҗбүр булдым. Алар аптырашта: “Нинди кызлар?” – “Бәй, үзең барып кара!” Әни белән икәүләп мунчага йөгердек. Килеп керсәк, тып-тын, бернинди кием-салым, шәмнәр, көзгеләр дә юк! Әни белән бер-беребезгә аптырашып карашып тордык та кайтып киттек. “Әйттем мин сиңа төнлә мунчага барма, дип! – дип каршы алды безне нәнәй. – Җитмәсә, Ай тулган төндә!”
Аннары ул миңа мунчада күргәннәремне тәфсилләбрәк сөйләргә кушты. Ә мин ул кызларны юньләп истә дә калдыра алмадым, чәрелдәүләре генә һаман колак төбендә, чибәр кызлар икәнлеге генә бераз хәтердә. Нәнәй елмаеп куйды: “Димәк, хатының чибәр булачак!” Ул яшь кызларның булачак насыйп ярларын көзгедә күрер өчен элегрәк шулай күрәзәлек кылу гореф-гадәте булганлыгы турында сөйләп алды. Аннары әнигә сүз катты: “Туйга әзерләнә башла, улың озакламый өйләнәчәк!”
Ул чакта мин, материалист буларак, ул кызларның чынлыгына ышандым, ләкин безнең мунчага ялгышып яисә кемнекедер белән бутап килеп кергәннәрдер дип уйладым.
Берничә ай үтүгә эштәге дустым 200 чакрымда гына булган шәһәрчегенә кунакка чакырды (бу ара тайга өчен күрше авыл кебек кенә). Кайтып, шул ук кичтә клубка чыктык. Анда яшьләр тулы, матур-матур кызлар стена буенда тезелешеп басып тора, ошаганын сайла да биергә чакыр! Бу чибәркәйләрне берәм-берәм күздән кичергәндә берсе ничектер таныш кебек тоелып китте, кайдадыр күргән дә бар кебек, ләкин искә төшми генә бит! Ә ул мине күреп алды да, карашларыбыз очрашкач, агарынып китте...
Миңа ул кыз бик ошады, матур, чибәр, буй-сыны да зифа, килешле. Аны акрын биюгә чакырдым. Ул үзе бии, ләкин аяклары бутала, ялгыш баса, тәне калтырана, шуңа биленнән ныграк тотып биергә туры килде. Клубтан соң озата киттем, таныштык. Аннары ялларда мин аның янына барып йөрдем. Кыскасы, без бер-беребезгә гашыйк булдык, озакламый өйләнештек тә. Аңлавыңча, ул кыз синең картәниең Светлана була инде. Алай гына да түгел, Света теге вакытта мин мунчада күргән өч кызның берсе булып чыкты!
Монысы – минем картәтием сөйләгәннәрдән. Ә хәзер картәниемнең тарихы белән дә танышып үтегез.
Без, ахирәт кызлар, Святки көннәрендә (Раштуа белән Хач ману (Крещение) бәйрәмнәре арасындагы вакыт) мунчага күрәзәлек кылырга, фал ачарга барырга алдан ук сөйләшеп куйган идек. Үзебезгә насыйп булачак ярларыбызны бик күрәсебез килә иде. Шул көннәрдә беребезнең әти-әниләре кунакка китәргә тиеш иде, аларның мунчасына барырга килештек. Барысын да әзерләп куйдык, шәмнәр яндырдык, насыйп яр күренәсе көзгеләрне урнаштырдык.
Башта ахирәтләрем көзгеләр арасында насыйп ярларын күрергә тырышып карады, берни дә килеп чыкмады. Минем чират җиткәч, “Кайда син, насыйп яр? Килче, матурым, күрен үземә!” дип әйтүем булды, мунча алдында аяк тавышлары ишетелде! Безнең кот очты, тынып калдык. Берничә минуттан ишек ачылып китте дә анда таныш түгел бер шәрә егет пәйда булды! Без, әлбәттә, чәрелдәп җибәрдек. Егет чыгып йөгерде, без дә, тиз-тиз әйберләребезне җыештырып, өйләребезгә сыпырттык.
Ул егеттән бик куркышсак та, мин аның йөзен истә калдырдым, шуңа да берничә айдан безнең клубта пәйда булгач, шундук таныдым. Аннары ул мине биергә чакырды, каушавымнан аякларым калтырап, тыңлашмый башлады... Картәтиең белән без менә шулай танышып кавыштык.
* * *
Башка сыймаслык, ләкин булган хәл. Нәкъ менә мунчада вакыт-чор портал-ишекләре ачыла, анда үткәнгә кайтырга яисә киләчәккә сәяхәт кылырга мөмкин, диләр. Дөрестер. Әгәр бу чыннан да шулай булмаса, кыш уртасында ерактагы бер мунчада күрәзәлек кылган картәнинең үз язмышын (картәтиемне) җәйге челләдә икенче мунчада ничек очрата алыр иде соң?
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).