-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
6 апрель 2025, 08:40

Шепс Шаранда коймага ташланган

Яммәт авылын "үз-үзен үтерүче" дип атаган, яраланган һәм тагын нишләгән?

Шепс Шаранда коймага ташланган
Шепс Шаранда коймага ташланган

Экстрасенс Александр Шепс Шаран районында «Экстрасенслар алышы» программасын төшерүдә катнашу турында язган идек. Маг әйтүенчә, торак пункт инде исән булмаган буынның энергетик басымы астында калган.

"Хәтер урынын мәсхәрә итеп, кешеләр үлемгә магнит, космик дәрәҗәдәге энергетика чокырын ачкан", - ди Шепс.

Аның сүзләренчә, ниндидер мизгелдә ул үзе акылын югалткан һәм, нәрсә булганын аңламыйча, коймага менеп, аның аша чыгарга маташкан. Аңа табиблар ярдәме кирәк булган.

Урындагы халык сүзләренә караганда, авылда үлемнәр күп. Кешеләр тиктомалдан да үз-үзләренә кул салырга мөмкин. Моннан тыш, игезәкләр белән йөкле хатыннарның күбесенең карынында балалары үлгән.

Экстрасенслар авылда тискәре энергияне уңай энергиягә үзгәртү өчен ритуаллар үткәрүләрен белдерд. Биредә яшәүче халык җиңелллек тойган.

Җиңеллек булсын инде ул, җиңеләю генә булмасын...

Фото: "Моя Уфа"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас