-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
15 август 2025, 10:20

Дежавю

Үз-үзегезгә “Мин бит боларны элегрәк кайдадыр күргән, ишеткән идем!” дигәнегез бармы?  

Дежавю
Дежавю

Әлеге вакытта синең белән барган хәл-вакыйгалар бер тапкырмы, берничә кабатмы булган иде кебек бит инде! – Шундый сәер тойгы һәркем белән була, күрәсең. Һәрберебез белән булмаса да, мондый хис-тойгы күпләргә таныш. Минем белән мондый хәлләр үз гомеремдә берничә тапкыр булды. Шуларның икесе турында язып үтмәкчемен.

Беренче очрак. Шулай мәктәптән кайтып киләм. Бишенче сыйныфны тәмамлап йөргән көннәр. Мәктәп белән өй арасы – ун минут атлыйсы. Ярты юлны үткәч, үземне сәер хис иттем, йоклап китеп барам кебек, гәрчә атлавымны дәвам итсәм дә. Гәүдә үзе аерым атлап бара сыман, ә мин үз-үземне читтән күзәткән, идарә иткән кебек.
Барам шулай. Бераздан арытаба нәрсәләр булачагын аңлый башладым: менә хәзер күрше йорт подъездыннан сыйныфташым (нишләптер, кулы гипсланган) Леха үзенең эте белән килеп чыгачак. Әйткәндәй, бүген ул мәктәпкә килмәде, сәбәбе дә кулы сыну түгел микән? Әйе, сәбәбе шул! Мин аның кулын ничек сындырганын да беләм! Хәзер ул моны үзе сөйләячәк.
Шулай уйлап та бетердем, подъезд ишеге ачылып та китте, аннан эте белән Леха килеп тә чыкты! Моңа мин аптырамадым да. Исәнләшергә, сөйләшеп алырга туктадым. Сөйләшүемне аңласам да, сүзләр минем авыздан чыкмаган кебек, телемне сизмим, үземне читтән күзәтәм. Шул ук вакытта Леханың хәзер нинди сүзләр әйтәчәген дә белеп торам, минем белән бу хәл-вакыйга бер тапкыр булган иде бит инде кебек! Моны аңлагач, бераз шаяртып алырга – ул әйтәсе сүзне авызын ачу белән аның үзеннән алдарак әйтеп карарга булдым. Леханың сөмсере коелды, миңа бик шикләнеп карый башлады. Үз-үземне читтән караганда чыннан да бик сәермендер, дип уйлап, саубуллаштым да юлымны дәвам иттем.


Зиһенемә акрынлап аң (әллә җанмы?) кайта башлады. Ләкин әле мин хәзер каршыма күрше апа килеп чыгасын, “Әниеңнең хәлләре ничек?” дип сорасын белә идем. Шулай булып чыкты да. Баскычтан күтәрелгәндә исә өйдә мине әнием пешергән тәмле рассольник көтүен дә белә идем...
Икенче очрак. Алтынчы сыйныфтан соң мине үзем яратмаган пионер “төрмә-лагерена” җибәрделәр. Анда караватларыбыз янәшә булган Димка белән дуслашып, бер-беребезгә серләребезне сөйли торган булып киттек, башка отряд белән сугышканда бер-беребезне якладык, ә иртән төшләребезне дә сөйли идек.
Бер иртәдә Дима үзенең төшен сөйли башлагач, минем күз маңгайга менде: нәкъ шушы төшне бүген мин дә күрдем бит! Өстәвенә, барысы да туры килә! Ул төшне мин дәвам итеп сөйли башлагач, инде аның күзләре шакмакланды: “Мин күргән төшне син каян беләсең?”


Ә төш, чыннан да, сәер иде. Имеш, мин (Дима да шуны күрә) үз төркемем белән таныш булмаган ниндидер кешеләр арасында зур бинада төрткәләшеп йөрим, ничек тә үземнекеләрдән аерылып калмаска кирәк. Ахыр чиктә мин (дустым да) төр­кемнән барыбер адашып калдым, таныш йөзләр юкка чыкты. Аннары кибет кебек зур залда халык белән тулы ниндидер эскалаторда йөрим (Димка да), имеш. (Ул чакта супермаркетларда эскалатор ише нәрсәләр бөтенләй юк иде әле, метрода гына). Шулай бик боегып төшеп барганда каршыга югарыга күтәрелүче эскалаторда таныш йөзне – Диманы күреп алдым! (Ә ул үз төшендә мине күргән!) Ләкин очрашырлык түгел, безнең ара шактый ерак, култыксалар да комачаулый. Бер-беребезгә нәрсәдер кычкырдык та һәркем үз юлы белән ары китте, янә чит-ятлар арасына чумдым, ә үземнең төркемне таба алмадым...


Кыскасы, лагерь сменасы тәмамланганда бер-беребезгә пәкеләр бүләк итешеп, телефоннарны алмашып аерылыштык, бер-ике ел шалтыратыштык та лагерь дуслыгы онытылды...
...Утыз еллап гомер үткәч, мине Италиягә стажировкага җибәрделәр. Башкалалары Римда бер төркем стажерлар экскурсиядә йөрибез. Халык кырмыска оясы кебек кайнаган күпкатлы бер супермаркетта мин үзебезнекеләрдән аерылып калганмын. Көн кичкә авышты, йөз чакрымлап кайтыр якка автобус көтеп тормаячак, дигәннәр иде. Бер каттан икенчесенә үземнекеләрне эзләп чабулап йөрдем – нәтиҗәсе булмады. Эскалаторда боегып кына аскы катка төшеп барганда каршы якка икенче эскалаторда бер таныш йөз “йөзеп” килә! Кем булыр бу? Бәй, пионер лагерендагы Димка бит! Карыйм, ул да миңа төбәлгән, исенә төшерергә маташа. Берничә секундтан күрәм, исенә төшерде: “Вовка?!” – “Димка!” Бер-беребез яныннан үтеп киткәндә тагын нәрсәләрдер кычкырыштык. Эскалатордан төшеп җиткәч, аның артыннан йөгермәкче булып торганда мин үз төркемемне очраттым, алар чыгу ягына юнәлгән иде. Үз төркемемнән башкача аерылмаска булдым...
Бала чактагы төшне һәм утыз елдан соң чит илдә тарыган хәлләрне чагыштырып, моның ничек шулай мөмкин булуын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Ә ул бүләк иткән пәке минем эш кораллары тартмасында әле дә саклана...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас