-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
29 август 2025, 09:24

Чүкеч тавышы коткарды

Аны шакылдаткан күрше карты ул вакытта инде исән булмаган...

Чүкеч тавышы коткарды
Чүкеч тавышы коткарды

Бу вакыйга минем балачагымда булды. Могҗиза микән ул, башка нәрсә микән, әле дә аңлап бетерә алмыйм. Могҗизага ышанасы килә, әлбәттә. Миңа җиде яшьләр тирәсе булганда, бөтен яшьтәшләрем җәй буе урамда рәхәтләнеп уйнаганда әти-әнием мине шул бакчага алып киткәнлектән, хәтта “дача” дигән сүзне дә күралмый идем. Аңа барып җитәр өчен, әлбәттә, шәһәрдән чыгып, ару гына ара үтәргә кирәк иде...

Бер кояшлы җәйге иртәдә, алмалар кызарып пешкән чакта, әни белән кәрзиннәребезне алдык та шул каһәр суккан дачага киттек. Әти ул көнне эштә бул­ганлыктан, безгә автобус белән барырга туры килде. Безнең участок дачалар массивының иң читендә, басу янәшәсендә иде. Әни белән үзебезнекенә таба атлаганда ташландык дачаларның күплегенә хәйран калып бардык. Безнең күршедә генә Петр Васильевич исемле бер карт яшәгәнлектән, без анда әтидән башка барырга да курыкмый идек. Ул еш кына – безгә, без исә аның янына кереп йөреп, матур итеп аралашып яшәдек.
Әйтергә кирәк, Петр дәдәй кул, балта эшләренә бик оста иде, шуңа да аның бакча йорты үзе бер әкиятне хәтерләтеп тора. Бөтен өй җиһазлары, тәрәзә йөзлекләре дә, башкасы да үз куллары белән агачтан сырлап, бизәп эшләнгән. Үзе дә зәңгәр күзле, чал чәчле, аркасы бераз бөкрәйгән сөйкемле кеше иде. Һәр җәй саен аның ап-ак башы күрше участокта әле тегендә, әле монда чагылып кала, ул ак баш яшеллеккә чумган бакчада әллә каян ук күренеп тора иде.

Еш кына ул миңа үзе агачтан юнып ясаган машина, паровоз уенчыклары да бүләк итте. Аларны кулыма тоттырганда үзе дә бик сөенә иде, күрәсең, чөнки шул мизгелләрдә күзләре, карашы бертөрле сихри, якты нурлар белән тула, елмаюы бөтен битенә җәелә иде. Койма аша гына участогыннан һәр­вакыт чүкеч шакылдаганы, пычкы чыжылдаганы истә калган...
Үзебезнең бакчага килеп җиткәч, без термостан агызыл­ган чәй белән бутербродларыбызны капкалап алдык та эшкә тотындык. Без шулай җиләк җыеп йөргәндә кинәт безнең бакчага тузган спецовкалар кигән, үзләренең дә өс-башлары пычрак, авызларыннан кичәге аракы исе аңкып торучы 6-7 ир килеп керде. Мин әниемнең коты алынган күзләре белән миңа ничек карап куюын әле дә хәтерлим. Ул абый­ларның сумкалары алмалар һәм башка җимешләр белән тулы иде, хуҗасыз бакчалардан (бәлки әле хуҗалары булганнарыннан да) җыеп чыкканнар, күрәсең.

Оятсыз рәвештә килеп кергән исерек ирләр безнең бакча буйлап иркенләп йөреп, һәр алмагачтан җимеш өзеп, мактый-мактый ашый, әйтерсең лә без монда бөтенләй юк! Куркудан, ачудан тезләрем калтырый башлавын тойдым, әни белән сүз дә дәшмичә торабыз. “Хуҗабикә, эчәргә су бир әле!” – дип кычкырды берсе. “Бездә су юк”, – дип җаваплады әни. “Син кружка бир, ә без суны табарбыз!”
Мин өйгә кружка артыннан йөгердем. Кире килгәндә икесенең сөйләшеп торганнарын ишетеп калдым: “Бу хатынкай ничава күренә бит әй! Ул монда бер маңка малай белән генә...” Моны ишеткәч, бөтенләй тәннәрем чымырдап китте хәтта! Әнинең йөзенә карарлык та түгел! Кружканы китереп биргәч, теге алкашлар яңгыр суы җыелып торган, өстендә әллә нинди бөҗәкләр йөзеп йөргән пычрак мичкәдән чиратлашып голт-голт су эчә башлады...

Бәләкәй булсам да, әлеге хәлләрнең болай гына тә­мамланмаячагын мин бик яхшы аңлый идем: болар болай гына китмәячәк. Шулвакыт безнең участокның аргы башында, өй артында кемдер чүкеч шакылдата башлады: тук-тук-тук... “Улым, бар әле әтиеңне ча-
кыр!” – диде миңа әни. Мин аны шундук аңлап алдым һәм “Әти! Кил әле монда!” – дип кычкырдым. Тегеләрнең берсе: “Болар монда үзләре генә түгел икән бит, әтиләре белән!” – дип куйды. Аннары алар алан-йолан карана башлады, алмалар белән тулы сумкаларын тиз-тиз генә алды да участогыбыздан чыгып та китте.

Без әни белән Петр Васильевич тагын нәрсәдер эшләп маташа, шуңа чүкече белән шак та шок килә дип уйлаган идек. Аның бакчасына керсәк, анда беркем дә юк, ә йорты ишегендә йозак эленеп тора. Ул чакта тирә-яктагы бакчалар да ташландык иде инде, гомумән, якын-тирәдә бер җан иясе дә юк иде. Ә бит чүкеч тавышы нәкъ безнең өй артыннан ишетелде, ә арытаба инде басу башлана иде...
Әлеге хәлдән соң без дачага әни белән икәү генә башкача бервакытта да бармадык. Кызганычка каршы, Петр Васильевичны мин бүтән күрә алмадым. Ә озакламый аның җәй башында ук үлгәнлеген ишеттем, бу хакта бакчага чираттагы баруыбызда безгә аның кызы әйтте. Петр дәдәй минем күңелемдә балачакның бер якты хатирәсе булып истә калды. Моның өчен аңа зур рәхмәт! Аның күңел җылылыгы, алтын куллары һәм, әлбәттә, могҗи­залы чүкече өчен.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас