-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
19 сентябрь 2025, 09:06

“Ален Делооон эчми одеколооон...”

Бу атаклы француз бик популяр булган чакта хәтта авыл алкашлары да шулай дип җырлап йөри иде

“Ален Делооон эчми одеколооон...”
“Ален Делооон эчми одеколооон...”

Бер ел элек, 18 августта, француз киносы легендасы һәм бөтен дөньяда чибәрлеге белән танылган Ален Делон вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Актерны Души коммунасындагы биләмәсендә 35 эте янәшәсендә җирләделәр. Аның васыятьнамәсенә карамастан, гаиләсе соңгы яраткан эте Лубоны да укол белән үтереп, үзе янына күмүдән баш тартты. Ален Делонның уңыш сере нәрсәдә иде соң?

Аленның холкы кечкенәдән үк тискәре була. Әти-әнисе аерылышканда ул өч яшьлек булып кала. Әнисе озак та тормыйча икенчегә кияүгә чыга да сабыйны тормышына комачауламасын өчен тәрбиягә икенче гаиләгә озата. Ул анда берничә ел яши һәм туган йортына ул буш калгач кына кайта. Бу вакыйгалар аның өчен гомерлек җан җәрәхәте булып кала...
Алты тапкыр мәктәптән куылганнан соң, киребеткән Делон тегендә-монда бәргәләнеп йөргәч, армиягә алына һәм Һинд-кытай сугышына озатыла. Анда да тәртип бозып, дисбатка эләгә, гауптвахтада утыра, күп авырлыклар кичерә. Соңрак ул бу вакытлар турында: “Минем иң бәхетле елларым армиядә үтте. Мин шунда чын кеше булдым”, – дип яза.
Армиядән соң йөк ташучы, официант, савыт-саба юучы, хезмәтче булып эшли, һәр урыннан холкы аркасында куыла. Артист булырга тырышып йөргәндә студияләрдән аны: “Син артык чибәр, монда буталып йөрмә!” – дип куып чыгаралар.
Өйләнмәве турында сорашканда ул әти-әнисенең хатасын кабатлыйсы килмәве турында әйтә: “Алар мине язмыш кочагына ташлады. Шуннан соң аларның язмышын кабатлыйсым килмәде”. Ул үзе кемне яраткан соң? Үзе тануынча, балачагында тирән эз калдырган ялгызлык хисеннән һәм әти-әнисенең ташлап китү хыянәтеннән бер хатын-кыз да аны коткара алмаган. “Миңа балачагымда бүләк ителмәгән ярату хисен кире кайтарып булмый. Алар – тутыру мөмкин булмаган чоңгыллар. Хатын-кызны ярат­канда да мин үземне ялгыз итеп тоям. Син яраткан кешеләрнең сине ташлап китә алуларын мин дүрт яшемдә аң­ладым”, – ди Ален.
Яшь чагында ул хәрби бушлат киеп йөри. Бу армияне сагынудан түгел, ә юлында очраган берәдәк эт һәм песиләрне куенына алып җылыту өчен. Аны нинди генә сыйфатлары өчен гаепләсәләр дә, җәнлекләрне яратуын беркем дә инкарь итә алмый. Ул йортсыз эт-песиләр асрауга махсуслашкан биш питомникны үз акчасы исәбенә тәэмин итә, хайваннар хокукларын яклау буенча күп эшли, рәхимсез кешеләр гарип­ләндергән җәнлекләрне коткара. Мәсәлән, садистлар бензин сибеп яндырган “Мамбо” кушаматлы этне үзенә ала, тәрбияли, савыктыра һәм хәтта кансызларны төрмәгә утыртуга ирешә, суд залына Мамбоны да алып килә. Аннан тыш, аның йортында коткарылган һәм икесе дә өч аяклы песи белән куян яши...
Ләкин аның иң яраткан хайваннары этләр була. “Ул этләр минем Ален Делон икәнлегемне белә дип уйлыйсызмыни? Аларга барыбер! Алар мине бернәрсәгә исәп тотмыйча, болай гына ярата һәм бу – чын ярату!” – ди ул. Әйткәндәй, иң ярат­кан этләренең икесен – Себер лайкалары “Шалва” белән “Чара”ны – аңа урыс дусты, генерал Александр Лебедь бүләк иткән була.
Аленның барлыгы 45 эте була. Алар актерның Души дип аталган биләмә­сендәге махсус зиратта күмелгән, шунда ук гыйбадәтханә дә төзелгән. Ул үзен дә шул этләр зираты уртасында яраткан дуслары арасында җирләргә васыятьнамә язып калдырган һәм моңа рәсми рөхсәт алуга ирешкән. Аның фикерен­чә, алар арасында җир­ләнү – актер өчен олы мәртәбә: “Бу дөньяда балаларым кебек үк иң кадерле һәм мине барысыннан да ныграк яраткан җан ияләрем белән янәшә җирләнәсем ки­лә...”
2019 елда икеләтә инсульт кичереп, сәламәт­леге нык какшагач, актер бу дөньядан үз ысулы белән китү теләген бел­дерә һәм эвтаназиягә рөхсәт ала. Ләкин инсультка бер ел кала ук Ален үзе белән яраткан эте – “Лубо” кушаматлы овчаркасын да алып китү (укол кадап йоклатып), янәшә җирләнү теләген әйтеп куя һәм моны васыять­намәсенә яздыра. Эвтаназия вакытында актер белән Лубога бер үк вакытта үлемечле укол ясалырга тиеш була. Актер фикеренчә, аның кабере өстендә шыңшып утырганчы, болай эшләү эт өчен дә яхшырак булачак. Ләкин эш эвтаназиягә барып җитми, ул гадәти картлыктан вафат була...
Ален Делонның этләр яратуының сәбәпләре – аларның кешегә тугрылыгы һәм хуҗасына беркайчан да астыртын “этлек” эшләмәячәге. Берсендә аннан кешеләрнең бу дөньяда төрле сыйфатта һәм кыяфәттә берничә тапкыр яшәвенә ышану-ышанмавы турында сорагач, кем булып туарга теләве белән кызыксыналар. “Ален Делонның эте булып туар идем”, – дип җавап бирә ул. Бәлки, аңа кемдер булып туарга да мөмкинлек бирелер, иң мөһиме – кеше аңа бервакытта да зыян салырлык булмасын.
Ален карт вафат булгач, васыятьнамә турында белүчеләр, бигрәк тә хайваннарны яклаучы оешмалар, Лубо өчен борчыла башлый, балаларына мөрәҗә­гать итәләр. Ачыклануынча, Аленның балалары әтиләренең таләбен үтәмәскә батырчылык иткән һәм Лубоны исән калдырырга булганнар.
...Ален Делонның әле песи, әле эт белән төшкән фотоларына игътибар итсәң, аның эт-песигә хатын-кызларга һәм балаларга караганнан да яратыбрак, сокланыбрак каравын күрәсең...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас