Софья Павловна безнең сыйныфта математика укыта иде. Бик сәер хатын, өстендә һәрвакыт иске генә кием-салым, барысына да битараф һәм беркемгә дә төбәлмәгән караш. Без, әлбәттә, укытучыбызга бераз ирония белән карый идек, аны үзара “Соня-Зомби” дип йөрттек. Сыйныф җитәкчебез безгә аның бик күңелсез тарихын “зур сер итеп” сөйләгәч кенә аңа карата мөнәсәбәтебез үзгәрде.
Ачыклануынча, Софья Павловнаның бердәнбер кызы бик каты чирли икән. Тап-таза, сау-сәламәт, шат күңелле булып үскән акыллы кызы Машаның ундүрт яшендә бер сәбәпсезгә, тупасрак итеп әйткәндә, матчасы китә башлаган. Табиблар берни дә ачыклый алмаган. Маша һич көтмәгәндә өйдән чыгып китә дә берничә көннән шәһәрнең икенче өлешендә табыла икән. Үзенең кем икәнлеген дә, кайда яшәвен дә, ул якларга ничек килеп чыкканлыгын да аңлата алмаган. Барысы да аптырашта булган, чөнки бу нәселләрендә булмаган хәл икән.
Унберенче сыйныфта безгә икенче математика укытучысы билгеләделәр, шуннан соң “Соня-Зомби”ебызны күрмәдек тә. Инде соңрак институттан кайтып барганда кышкы бер кичтә очраттым мин аны, ул мәктәбебез янындагы эскәмияләрнең берсендә бөрешеп утыра иде.
– Софья Павловна, саумысыз! Үзегезне начар хис итәсезме әллә? – дип, янына килеп чүгәләдем.
– Әйе, Анюта, йөрәк кысып куйды әле менә... Кызым телефонын алмый. Син бар, хәлем яхшырды инде...
Ләкин мин аны ай-ваена карамыйча үзебезгә алып кердем, чәй эчереп җибәрергә булдым, җылынып та чыгар. Ул биш минут саен кызына шалтыратты, ләкин анысы алмады.
– Их сабыем! Ә беләсеңме, ул бит минем аркада шундый чиргә тарыды...
Аптыраган карашымны күреп, ул соравымны да көтеп тормастан сөйләп китте.
“...Бу хәл мин студент чактагы вакытларга ук барып тоташа, – дип башлады ул үзенең тари-хын. – Безне ахирәтем Валя белән бер поселокка педпрактика үтәргә җибәргәннәр иде. Шундагы колхозда шулай ук практика үтүче аграр вуз студентларыннан Петр исемле чибәр егеткә күзем төште, ләкин ул миңа борылып та карамады. Ахирәтем, комсомолка булса да, төрле мистика ише юк-бар белән мавыга иде, поселокта бозым, багымчылык, сөйдергечләр белән шөгыльләнүче бер күрәзәче яшәвен белеп алган да мине дә үзенә иптәшкә баруымны үтенде.
Башта баш тартып маташтым, аннары иптәшкә генә барырга булдым. Бу күрәзәче, чыннан да, убырлы карчыкка охшаган, корып-кәкрәеп беткән чем-кара күзле, усал карашлы бер әбекәй иде.
Валькага күрәзәче нәрсәләр юраганын юньләп хәтерләмим дә, ләкин чыгып китәр алдыннан ул миңа ябышты: “Синең нәрсә теләгәнеңне, кызый, бик яхшы белеп торам! Нәрсә, сөйдергеч ясап биримме әллә?” Чыннан да, ул вакытларда уемда Петр гына иде шул, бу карт карга шуларны каян белеп торган диген!
Ләкин ул көнне мондый адымнан баш тартырга акылым җитте: мин бит төркем комсоргы, убырлы карчыклар белән аралашырга башыма тай типмәгән лә! Юк, дип рәхмәт әйттем дә без кайтып киттек...
Икенче көнне мәктәп янында бу карчыкны янә очраттым. Исәнләшеп кенә үтеп китим дигәндә ул мине күлмәгемнән эләктереп алды: “Нәрсә, кызый, уйламадыңмы?” Шунда кызыксынуым җиңде, кулыннан чыннан да берәр нәрсә килә микән әллә, дип, ризалаштым, ләкин түләргә акчам юк, дидем. Ул бик серле итеп елмаеп куйды да: “Ярар, соңыннан түләрсең...” – диде. Мин озакламый шәһәргә кайтып китәргә тиеш идем, кайчан түләргә соң, дип сорагач, “Соңыннан дидем бит, үземә кирәген мин үзем алырмын...” дип җаваплады...
Бераздан Петр, чыннан да, артымнан да калмый йөри башлады. Ярты ел йөргәннән соң өйләнештек. Бик теремек, сау-сәламәт кызыбыз Маша туды. Ләкин гаилә бәхете барып чыкмады, Петрны үзем ташладым, чөнки ялкау, дөнья көтәрлек ир түгел иде.
Җиде яшьләрдә Машада сәерлекләр сизелә башлады, үз-үзе белән сөйләшеп йөрде, кем беләндер аралашып, аны үз яныннан куа иде. Бераздан ачулы истеричкага әверелде, өйдән чыгып югала башлады, аны урамнан табып алып кайта идем. Табиблар да ярдәм итә алмады. Берсендә Маша миңа үзен ниндидер карчык эзәрлекләве, үзе белән алып китәргә маташуы турында сөйләде. Ниндирәк кыяфәтле соң ул, дип сорагач, ул миңа төп-төгәл теге убырлы карчык, күрәзәче портретын сурәтләп бирде. Шунда миңа шок булды, шул чакта гына мин аның теге чакта әйткән сүзләрен искә төшердем!
Бу хәлләр инде алты ел дәвам итә. Кызыма инде егерме яшь, еш кына елый, үзен теге убырлы карчыктан яклавымны сорый. Әллә кызым чыннан да чирле, әллә теге карчык сөйдергече өчен минем иң кадерле баламны алып китәргә маташа, белмим инде...”
Укытучымның бу хикәяте мине тетрәндерде. Ул чакта Машаны исән-имин таптылар, ләкин бер елдан ул фаҗигале һәлак булды: кышкы кичтә чыгып киткән дә туңып үлгән. Шуннан соң Софья Павловна мәктәптән китте, ә ярты елдан аны елгадан табып алдылар, үз-үзенә кул салган, диделәр...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).