-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
26 октябрь 2025, 15:35

Зиратта

Шулар арасында бер кабер безнең кызыксынуыбызны ныграк уятты. Анда яшь кенә хатын җирләнгән иде. Күренеп тора – күптән түгел генә вафат булган...

Зиратта
Зиратта
Төнлә анда әрвахлар рухын борчып йөрү хәерлегә түгел

Миндә шундый сәер һәм күпләр аңлап бетермәгән гадәт бар – мистика, куркыныч вакыйгалар, тарихлар турында (алар уйлап чыгарылган булса да) тыңларга яратам. Кайберләре бер-берсенә охшаган булганлыктан, ялкытып бетергәннәре дә була. Менә болары миңа бераз ошады. Бу вакыйгаларны сөйләүчеләр авызыннан бәян итәм, шулай кызыклырак булыр кебек...


Кара чәчәкләр

“...Һәр җәй саен мин, башка яшь­тәшләрем кебек үк, авылда яшәүче картыема каникулга кунакка кайтам. Анда минем дустым Сашка яши, ул да шәһәрдән кунакка кайтып йөри. Бетеп баручы авыл, яшьтәшләр юк диярлек, бер Катька гына безнең чамарак. Чак кына өлкәнрәк берничә малай һәм бала-чага гына. Шуңа да без күпчелек вакытыбызны Сашка белән бергә үткәрә идек. Еш кына безгә Катька да кушыла, ә ул безнең икебезгә дә бик ошый иде!..
 
Әлеге вакыйга җәй уртасында булды. Ул көн гадәттәгечә иде: эш юк, күңелсез, ичмасам, Катябыз да чирләп китте! Көн ахырынарак Сашка зиратка барып килергә тәкъдим итте, бертөрлелектән ялыкканлыктан, мин шатланып риза булдым. Анда безгә куркыныч булмады, хәтта киресенчә, мәрхүмнәрнең фотоларын карап, туган-үлгән елларын уку кызыклы иде.
Шулар арасында бер кабер безнең кызыксынуыбызны ныграк уятты. Анда яшь кенә хатын җирләнгән иде. Күренеп тора – күптән түгел генә вафат булган, анда бакчадан гына алып килеп, бик матур тере чәчәкләр күчереп утыртканнар. Сашка шуларның берничәсен алып, Катькага тизрәк сәламәтләнүен теләп бүләк итик, диде. Мин, әлбәттә, моңа каршы булдым, бу эшнең хәерле түгеллеген дә әйтеп карадым, ләкин ул тыңларга да теләмәгәч, мин дә ризалаштым.
 
Кабергә сигез чәчәк утыртылган иде, шуларның өчесен алдык. Без кайтканда Катька йокларга яткан иде, шуңа чәчәкләрне әнисенә биреп киттек. Кызына игътибарлы булганыбыз өчен рәхмәт әйтеп, ул аларны Катька яткан карават янындагы вазага утыртырмын, диде.
 
Икенче көнне Сашка белән очрашкач, без Катьканың хәлен белергә киттек. Менә шатланып елмаеп килеп чыгар, дигән өмет белән ишекләрен шакыдык, ләкин аннан елаудан күзләре кызарып беткән әнисе килеп чыкты. Без куркуга калдык, нәрсә булуы хакында сораштык. Аның сөйләвенчә, иртән кызы янына кергәч, аның йок­лавын, ләкин сулыш алмавын күргән, шундук уята башлаган. Катька уяну белән бернинди сәбәпсез истерика башланган, әнисе тынычландыргач кына һушын җыя алган.
 
Дустыбыз яткан бүлмәгә кергәч, аның да озак елаудан шешенеп беткәнлеген күрдек. Без тынычлындыргач, йөзендә елмаю чагылып кит­кәндәй булды. Шулчак мин чәчәкләргә карадым һәм шаккаттым: алар кап-кара булып көйгән иде! Әлеге хәлдән соң без Сашка белән бик озак үзебезне гаепле санап йөрдек, ләкин Катькага бу хакта сөйләргә курыктык...”

Әрвахлар ияреп кайткан...

“Ул чакта Владивостокта яши идем әле. Ахирәтем Маша белән икебезгә дә 18 яшь, икебез дә “төн убырлары”, ягъни төнлә шәһәр урамнары буйлап йөрергә бик яратабыз. Баштагы мәлләрдә бик куркыныч булса да, мәрхүмнәрдән түгел, тере кешеләрдән куркырга кирәк, дигән гыйбарәне искә алып, кыюланып, кайчагында иске зиратка да баргалыйбыз. Ә ахирә­темнең үзенчәлекле сәләте бар: ул якын-тирәдә әрвахлар барлыгын тоя белә. Моңа ышануы кыен, әлбәттә, әгәр үзем шундый хәлгә шаһит булмасам, мин дә ышанмас идем...
 
Шулай зират буйлап төнлә тагын бер йөреп чыкканнан соң юлыбыз үзен­чәлекле объект – өчесе дә бертөрле тәре­ләр (халык аларны “игезәк тәреләр” дип йөртә) яныннан узды. Шунда Маша аларның берсенә кагылып карарга булды, мин читтәнрәк күзәтеп торам.
 
Дустымның шулар­ның берсенә кагылуы булды, ул бераз шыгырдап селкенеп торды да гөрселдәп җиргә ауды! Без катып калдык. “Хәерлегә түгел бу! – диде Маша. – Тизрәк таярга кирәк моннан! Артыңа борылып карама”! Бер-беребезне җитәкләп, тизрәк минем подъездга таба чаптык.
 
Шундагы эскәмияләрнең берсенә утырып, бераз тынычлангач, подъездга кереп, мин 3-4нче катлар арасындагы таш баскычка утырдым, Маша тәрәзә янына барып басты. Баштан кичкән­нәрне сөйләшеп торганда мин тәрәзәдә ниндидер шәүлә чагылуын күреп калдым, димәк, ул минем артымда! Тиз кенә борылып караганда, әлбәттә, анда беркем дә юк иде, яңадан тәрәзәгә карасам – бу юлы инде анда ике шәүлә селкенүе чагылып тора! Йөземнең кинәт үзгәрүеннән Маша минем дә ни-нәрсә күрүемне аңлап алды. “Син дә аларны күрдеңме? Ә мин аларның янәшәбездә булуларын зиратта ук сизгән идем, сине куркытырга гына теләмәдем!” – диде ул.
 
Әлеге хәлләрдән соң мин зиратларга төнлә башкача бармадым, әрвахлар һәм өрәкләр турындагы сөйләшүләрдә катнашмаска тырыштым. Алар турында уку, сөйләнү – бер, ә үзең күрү, очрашу бөтенләй башка икән шул...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас