Кодрәтле алиһәләр, пот-идоллар һәм искитмәле пирамидалар кешелек дөньясын меңәр еллар буе сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Борынгы мисырлылардан калган бай мирастан файдаланып, галимнәребез аларның көндәлек тормышы турында җентекле мәгълүмат туплый һәм ачыклый алды. Шулар нәтиҗәсендә тикшеренүчеләр аларның шул замандагы язма текстларын уку, нинди йортларда яшәвен, нинди ризыклар ашавын һәм эчүен ачыклау, каберлекләренә күз салу һәм мумияләрен тотып карау мөмкинлекләренә ия булды. Шул ук вакытта аларның бик күп серләре ачылмыйча кала әле. РБК Life, шул тарихи комарткыларны өйрәнеп, Борынгы Мисыр хакында кызыклы җиде фактны җыйган.
Алар бизәнергә яраткан
Мисырлылар матур күренергә тырышкан. Американың Юта Табигый-тарих музее хезмәткәрләре сөйләвенчә, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да эстетик, ритуал һәм дәвалану максатларында косметикадан бик еш файдаланган, моның өчен алар төрле матурлык ритуаллары һәм макияж техникалары уйлап тапкан. Мәсәлән, Урта патшалык чорында (4 меңләп ел элек) байбичәләр тән тиреләрен кәшәләтеп кырып чистарткан, битләрен дымландыручы битлекләрдән файдаланган, хәтта бал һәм шикәр катнашмасы белән эпиляция ясаган.
Күз кабаклары һәм керфек төпләре өчен малахиттан һәм башка минераллардан ясалган яшел косметика ул чакта модада була. Су белән буталган кызыл буяуны битләренә һәм иреннәренә кечкенә пумала белән сөрткәннәр.
Теш пастасын уйлап тапканнар
Мисырлыларның тешләре белән дә проблемалары булган, әлбәттә. Ризыкка эләккән ком бөртекләре эмальнең тиз тузуына китергән. Ул чакта стоматологлар булмаганлыктан, тешләр матурлыгы өчен үзләренчә тырышканнар. Берничә мумия янәшәсендә мисвәкләр, теш щеткасына охшаш әйберләр табылган.
Теш пастасын да алар уйлап тапкан дип фаразлана, аны үгез тоякларыннан ясалган порошоктан, яндырылган йомырка кабыгыннан, көлдән һәм бераз пемза кушып ясаганнар.
Клеопатра мисырлы булмаган
Мисыр патшабикәсе Клеопатра милләте буенча мисырлы булмаган. Ул Александр Македонскийның үлеменнән соң Мисырда патшалык иткән грек-македон династиясенең соңгы вәкиле булган, дип баралар. Ул бик сәләтле, акыллы, нык сөйкемле була, ләкин кирәк чагында рәхимсезлек тә күрсәтә белгән.
Клеопатраның ата-бабалары Мисырга Грециядән күченеп килә һәм анда якынча 300 ел яши. Патшабикә гаиләдә мисыр (копт) телен үзләштергән бердәнбер кеше була. Тагын берничә тел белә. Ләкин Мисырда туып-үссә дә, урындагы халык өчен ул барыбер гречанка булып кала.
Меңнәрчә потка табынганнар
Борынгы мисырлылар 2 меңнән артык идол-потка табынган. Аларның һәрнинди һәм очрак өчен үз аллалары була: төрле хәвефләрдән дә, көнкүреш эшләренеке дә. Һәм тормышта баланс саклар өчен барысына да табынырга кирәк булган.
Мисыр иләһләренең күпчелеге антропоморф булган, ягъни аларны, гадәттә, яртылаш – кеше, яртылаш җәнлек-хайван (ир-ат – Кентавр дигән сүз, ир башлы ат) итеп сурәтләгәннәр. Мәсәлән, ибис (мисыр челәне) башлы Тот – язу-сызу һәм гыйлем, ә лачын башлы Гор патша хакимияте алласы булган.
Рәхәтләнеп ашап-эчкәннәр
Мисырлылар үзләренең күпсанлы аллалары хөрмәтенә мул табынлы мәҗлесләр оештырган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, ризыклары күптөрле майларга бай булган, ул жир-майлар кан тамырларына утырган. Бу хакта мумияләргә ясалган рентген сурәтләре дә ачык сөйли, аларда артерияләрнең тыгылуы һәм йөрәк чирләре аермачык күренеп тора.
Рәссамнар аларны зифа буйлы, төз гәүдәле, матур атлет итеп тасвирласа да, фиргавеннәре дә артык симезлек белән җәфаланган. Алар сыраны һәм шәрабны күп эчкән, икмәкне һәм баллы ризыкларны күп ашаган. Артыгын ашау хәлле яшәүнең бер күрсәткече, дип исәпләүләре дә ихтимал.
700дән артык иероглифтан файдаланганнар
Борынгы мисырлылар иероглифлар белән язган. Асылда, алар – хәрефләр түгел, ә кечкенә рәсемнәр. Текстны кайвакыт айлар буе язганнар, аның каравы, ул бик катлаулы булса да, матур килеп чыккан.
Гадәти грамматикадан аермалы буларак, аларда тыныш билгеләре һәм сүзләр арасында бушлык булмаган. Һәрберсе аерым мәгънәле 700дән артык иероглиф кулланганнар.
“Теге дөнья”га ышанганнар
Алар тормышны яраткан, әмма үлем халәте һәм “теге дөнья” мисырлыларны тагы да нык кызыксындырган. Шуңа да, мәсәлән, фиргавеннәр каберендә мәет белән янәшә “теге дөнья” өчен кирәк булу ихтимал савыт-саба, косметика, бизәнгечләр, хәтта шәраб калдырганнар.
Үлем икенче дөньядагы мәңгелек бәхеткә күчеш чоры буларак каралган. “Әйбәт кеше” булсаң, сиңа – оҗмахка туры юл. Кыскасы, әлеге вакыттагы кебек: гөнаһ кылма, алдашма, үтермә, әхлак кануннарын үтә. Танышмы? Болар барысы да якынча 3500 ел элек “Мәрхүмнәр китабы”нда язылган булган.
Бу дөньяда бернәрсә дә үзгәрми...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).