Әгәр син йөзеңә иелгән йонлач чырайның якынлыгыннан яисә тәпие белән битеңне сыпырудан уянып китсәң, моның берничә мәгънәгә ия булуы ихтимал. Бу – мәче холкының капризы да, иркәләнүе дә, шаяруы да түгел, ә кеше белән мөнәсәбәтләренең бик тә аңлаешлы стратегиясе. Ни өчен ул синең битеңне кызыксыну, мендәр яисә иртәнге һөҗүм объекты итеп сайлый? Моның серләре нәрсәдә?
1. Җылылык магнит кебек
Песиләрнең уртача тән температурасы – 38,9 градус тирәсе. Бу аңа тәмле йокы өчен тотрыклы җылылык фоны бирә. Кеше тәне дә ярыйсы ук җылылык бүлеп чыгара, аеруча йоклаганда, горизонталь хәлдә булганда бит – иң җылы зоналарның берсе. Шуңа хуҗаның җылы битен яисә маңгаен терәлеп яту объекты итеп сайлау – песи өчен физиологик ихтыяҗ. Өстәвенә, якын кешесенең исе килеп торучы җылыткыч та әле ул.
2. Йөз – ышанычлылык билгесе
Хуҗаның башы янында ятып йоклау – аеруча якынлык һәм ышаныч билгесе дә. Кыргый табигатьтә песиләр, әгәр тулы хәвефсезлек тойгысы булмаса, башка мәче туганнары белән дә тыныч кына йоклый алмый.
Йорт мәчесе хуҗасының башы янына килеп урнаша икән, димәк, бу тулысынча ышану билгесе генә түгел, хәтта синең белән янәшәдә тирән тынычлык хисе тоюын да аңлата. Йонлач җан иясе сине саклау-яклау гарантиясе итеп исәпли. Ул мыегы белән синең яңагыңа ышкына, иягеңә маңгае белән төртеп-төртеп ала яисә башын муеныңа ук кереп тери... Бу кылыкларда, якынрак булу теләгеннән тыш, хуҗаны тану, ярату ритуалы да ята: син – үземнең кеше...
Песи, янәшәдә генә ятмыйча, битеңә үрелә, күкрәгеңә менеп таптана башлый икән, бу инде – контакт булдырырга тырышуның актив ысулы. Ул бер үк вакытта мияулап, битеңне ялап алмакчы, танавыңны “сөзмәкче” дә булып кыланса, болар – бер үк сценарий элементлары: үзенә игътибар җәлеп итәргә, диалогка керергә тырышу. Битеңә тәпие белән үрелеп, ул хулиганланмый, ә “Мин монда, мин бит сине сагындым, җавап бир инде!” – ди.
3. Феромоннар һәм шәхси биләмә
Песинең битендә шәхси феромоннар – тиеп киткән һәр әйбердә калучы матдә бүлеп чыгара торган бизләр бар. Әгәр песиең битеңә ышкына икән, ул сине дә үз биләмәсенең бер өлеше буларак билгели. Аның болай кылануы символик яктан да мөһим, эмоциональ функция дә үти. Берничә урында, әйбердә шундый хәвефсез нокталарны (ә хуҗасы – шуларның иң мөһиме) билгеләп чыгып, ул тирә-якның тотрыклы биләмә картасын булдыра.
4. Иртәнге ашка чакыру
Песиләр, гадәттә, кичке эңгер-меңгердә һәм иртәнге якта аеруча актив. Аларның кыргый туганнары нәкъ менә шул чакларда ауга чыга. Йорт песиләре дә шушы ритмны саклый: иртәнге 4-5тә уянып, алар активлаша башлый. Әгәр мәче ач булса яисә аралашу кытлыгы кичерсә, ул иртә таң белән үк хуҗасының битенә кагыла, мендәренә менеп утыра, “сөзешә” яисә кычкыра башлый.
Шул чакта хуҗасы торып ашатса, аның белән аралашса-сөйләшсә, ул инде моны җиңү дип кабул итә һәм бу гадәтен көн дә кабатлый башлаячак.
5. Бит – исләр үзәге
Исләрне яхшы сизүче җәнлекләр өчен алар юнәлеш-тараф билгеләүдә зур роль уйный. Чәчләр, тән тиресе һәм аеруча мендәр кешенең бөтен ароматларын үзендә туплый. Һәм шул исләр генә песи өчен хәвефсезлек һәм тотрыклылыкны аңлата.
Нәкъ менә шуңа да күп кенә песиләр, өйдә ялгыз калгач, стресстан котылу максатында хуҗасының диванына менеп ята, аның киемнәре арасына кача.
6. Ялау нәрсәне аңлата?
Песиләрнең үзара ялашуын “груминг”ның бер төре дип тә әйтеп буладыр, үзара якын кешеләр дә бер-берсенең киемен төзәтеп-матурлап куюы шушы төшенчәгә карый, бу – көчле, тотрыклы ышанычның, якын күрүнең бер чагылышы. Мәченең дә синең битеңнән ялап куюы – шул “үземнеке” диюнең бер күренеше, ышанычы, якынлыгын белдерүе. Кайчагында моның сәбәбе синең тән тиресеңдәге көчле һәм гадәти булмаган ис булырга мөмкин, мәсәлән, тир, крем, парфюм исе.
Кайчагында алар хуҗаларын үзләре ашаганнан соң яисә йоклар алдыннан да ялап куя. Сиңа бу нык уңайсызлык тудырмаса, мыраубикәңне алдыңнан тупас итеп куып төшерергә ашыкма, шул чагында әлеге үзара ышаныч та, уңай мөнәсәбәтләр дә сакланыр.
Песинең битеңә тырнаклары белән түгел, ә йомшак тәпие белән үрелүе – ярату билгесе, чөнки синең битең – аның өчен җылылык, тынычлык, яраткан исләр һәм эмоциональ аралашу чыганагы.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.