-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
12 декабрь 2025, 20:35

Жилетка кыстырылган кул

Нигә Наполеон да, Сталин да шул рәвешле басып торырга яратканнар?

Жилетка кыстырылган кул
Жилетка кыстырылган кул
Кемнеңдер, Такташның Мокамае сөйләгәнчә, зурлар кебек кулны артка куеп, таптап йөри идек болынны, дип әйтерлеге бардыр, икенчеләр ике кулын да кесәсенә тыгып, “руки-брюки” йөрергә ярата, өченчеләр, уңга-сулга селтәнгәләп, печән чапкан кебек йөри. Карап торсаң, ничә кеше – шулчаклы кыяфәт, шулкадәр атлап йөреш, кулларны болгап атлау...

Наполеонның 1812 елда төшерелгән киң билгеле портретын хәтерлисезме? Император кабинетында басып тора, әллә Европаның язмышы турында уйга баткан, әллә башка нәрсәләр хакында уйлана, ә уң кулы жилетына тыгып куелган. Без бу позаны бөеклек, дан-шөһрәт билгесе буларак кабул итәргә күнеккәнбез. Әмма хакыйкать күпкә гадирәк һәм анда бернинди дә бөеклек юк. Бу кыяфәт, поза артында... авырту яшеренгән. Чын-чыннан физик авыртыну. Наполеонның ашказанында ике җәрәхәт (язва) була, өстәвенә, даими сару кайнау...
 
Ә Сталинның бер кулы балачакта алган травмадан соң кыскарак булып кала, ләкин әлеге очракта кулын жилетына тыгып куюы медицина белән бәйле түгел, хикмәт символизмда һәм психологиядә. Эш шунда ки, бу ишарә борынгы заманнарда яхшы һәм матур кыяфәт манерасы булып исәпләнгән, соңрак власть символы булып киткән, ә бүгенге көннәрдә психологлар аны “контроль ишарәсе” буларак аң­латмакчы. Ә бит Карл Маркс та, Джордж Вашингтон да, Моцарт та рәссам алдына бер кулын жилетына кыстырып басканнар. Ә нигә бүгенге түрәләр, сәясмәннәр моннан баш тарткан? Боларның сере нәрсәдә?

Антик ораторлар, инглиз джентльменнары

“Жилеттагы кул” позасының тарихы Франциядә дә, гомумән, Европада да түгел, ә Борынгы Грециядә башланган. Безнең эрага кадәр 346 елда оратор Эсхин халыкка сөйләгәнчә, “әдәпле кеше базар сатучысы кебек кулларын болгап-бутап түгел, ә бер кулын хитонга (кыска җиңле күлмәк ише кием) кыстырып сөйләргә тиеш”. Перикл һәм Фемистокл исә моны норма, тәрбиялелек һәм үз-үзеңне контрольдә тоту билгесе дип исәпләгәннәр.
 
Ике мең елдан соң бу моданы британиялеләр тергезә, 1738 елда Франсуа Нивелон “О благородном поведении” дигән китабында язганча, “жилеттагы кул” позасы “ир-егетләрчә кыюлыкны, уртача тыйнаклык”ны символлаштыра. Англия аристократлары бу идеяне эләктереп ала һәм, озак та үтмәстән, алар рәссамнар алдында бер үк позада басып тора башлый.
Ә нигә соң кулны жилетка кыс­тырганнар, бер дә Ленин кебек кесәгә тыкмаганнар? Сәбәбе – XVIII-XIX гасырларда кулны кесәгә тыгу юньсезлек күренеше булып саналган һәм кыяфәтнең пөхтә­леген бозган, шыксыз, килбәтсез төс биргән. “Жилеттагы кул” позасы исә, киресенчә, гәүдәне турайткан, горурлык һәм тотрыклылык тәэсире калдырган.
Шулай итеп, 1750 елда бу мода Франциягә дә килеп җиткән. Әлеге ил эстетлары билгеләвен­чә, мондый позада кул, түш һәм баш шартлы өчпочмак хасыйл итә һәм кешегә ныклы һәм төз-тигез, какшамас форма бирә. Нәтиҗәдә, инглиз тыйнаклыгы буларак тарала башлаган поза француз Наполеонның визит карточкасына әверелә.

Наполеон: язвалар, геморрой һәм мода

Наполеонның иң билгеле портреты – рәссам Жак-Луи Давид сурәте. Парадокс – император беркайчан да аның алдында позада басып тормаган, рәссам аны хәтердән язган, ә инде портретны Бонапартның үзенә күрсәткәч, ул бик зур канәгатьлек белән: “Сез мине аңлагансыз, кадерле Да-вид!” – дигән.
 
Чынлыкта исә Наполеонның кулын жилетка кыстырып торыр өчен сәбәпләре җитәрлек булган. Тарихчылар һәм табиблар раславынча, ул ашказаны җәрәхә­теннән җәфаланган, ә гомере ахырына, бәлки, яман шеше дә булгандыр. 1821 елда мәетен ярып карагач, аның ашказанында ике язва булуы ачыклана. Гомеренең соңгы айларында ул “каһвә сыекчасы” косудан, сары чиреннән, хәлсезлектән һәм кабырга асты даими авыртудан интегә. Исәпләүләренчә, кулының җылысы һәм эчкә бераз басыбрак торуы авыртынганда ярдәм дә иткәндер. Хезмәтчеләре сөйлә­венчә, Наполеон бик тиз өшүчән булган, шуңа эссе ванна керергә яраткан, бу да ашказаны һәм кан әйләнеше проблемалары турында сөйли.
Ватерлоо янындагы сугышта ул... геморрой аркасында җиңелә. 1815 елның 18 июнендә бу чиренең өянәге шулкадәр көчле була ки, ул атына атлана, фәрманнар бирә алмый. Империя шулай таркала.

Сталин: балачак травмасы һәм какшамаслык образы

Сталинның барлык рәсми портретларына карасаң, уң кулы һәрвакыт диярлек мундир эченә яшерелгән. Монда медицина сәбәпләре дә бар, диләр. Балачагында ул арбадан егылып төшә һәм кулбаш сөяген сындыра, ул дөрес ялганмый һәм, нәтиҗәдә, кыскарак булып кала, начар бөкләнә, мускуллары зәгыйфь­ләнә.
 
Ләкин бу очракта поза нигезен­дә күбрәк стиль һәм психология ята. Бу – бик уйланылган визуаль битлек. Бу ишарә контрольне тоемларга һәм тыныч булырга ярдәм итә. Шул ук вакытта үзен башка бөек полководецлар (шул исәптән Наполеон) белән бер сафта тою хисе бирә, халык алдында кирәкле образ тудыра – лидер, тимер холык, рух ныклыгы, какшамаслык.
Бүген инде бу ишарә тарихта торып калды. Дөнья үзгәрде: телекамералар һәм социаль челтәр­ләр лидерлардан ачык кул учларын күрсәтүне таләп итә: бу – ачыклык билгесе, кеше бернәрсә дә яшерми, эчендәге тышында, дигән сүз.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас