-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
20 декабрь 2025, 17:50

Кимсетелгән кыз үче

Нижегородка карчыгы нинди каргыш җибәргән?

Кимсетелгән кыз үче
Кимсетелгән кыз үче
Яшьлегемдә дусларым арасында бертуган­нар – агалы-энеле якын танышларым бар иде. Абыйсы Вәкил буе ике метрга якын баһадир, яңак сөякләре калкып торган сөйкемсезрәк, иңнәре үзе бер колач, аксыл чәчле пәһлеван булса, энекәше Вәсил исә абыйсының капма-каршысы иде: табигать аңа бик тә сөйкемле, хәтта чибәр, чалымнары дөрес, пропорциональ йөз-кыяфәт биргән, кара кашлары исә карлыгач канатлары кагынган кебек, яшел күзләре куе бәрхет керфекләре арасына яшеренгән...

Вәсил исә абыйсы Вәкилгә тышкы кыяфәте белән дә, холкы белән дә һич кенә дә охшамаган. Аннан аермалы буларак, хатын-кыз мәсьәләсендә йөрем­сәкнең йөремсәге булды, кызлар аңа үзләре ябышып бара иде, берсе дә якынлыктан баш тартмады. Артык чыгымнар да түкмәде ул, күңелләрен күрер өчен бүләк аласы булса да, күп дигәндә шул бер плитка шоколад алгандыр. Анысы да хушлашыр алдыннан биреп китәргә генә...
 
Шулай да башлары әйләнгән кыз-кыркынның барысына да алай тиз генә алдану, хисләре кимсетелү ошап бетмәгән, күрәсең. Күңелсез вакыйгаларга тарыган агалы-энеле бертуган­нарның танышлары соңрак уйлавынча, рәнҗетелгән кызларның берсе сихерче-бозымчыга мөрәҗәгать иткән булырга тиеш. Ул елларда Уфаның Нижегородка бистәсендә андый көчле им-томчылар яши иде әле...
 
Кыскасы, барысы да Яңа ел алдыннан оештырылган мәҗлестән башланды. 80нче еллар азагы иде. Агалы-энеле бертуганнар (энесенең ул вакытка сөекле хатыны белән кечкенә улы бар иде инде) туган-тумачасын һәм безне – иң якын дусларын Вәсилгә әти-әнисе сатып алырга ярдәм иткән агач йортта Яңа ел каршыларга чакырдылар. Барысы да каршыдагы телевизордан бәйрәм тапшыруларын карый алсын өчен диван янына бөтен кунаклар сыярлык итеп озын өстәл суздык. Компания дистәләп кешедән генә торганлыктан, өстәлнең бер ягына барыбыз да сыеп беттек.
Бәйрәм тантанасы кәефе булсын өчен кемдер шәм кабызырга тәкъдим иткәч, Вәсил, хуҗа буларак, серванттагы бардан кара таштан ясалган чәшкеләргә утыртылган куе шәмәхә төстәге ике юан шәм тартып чыгарды. Дөрес, алар яңа түгел, кайчандыр яндырып каралган иде инде. Ләкин ул шәмнәрне кемнәр бүләк иткәнен хуҗалар искә төшерә алмады. Кыскасы, моңа әллә ни әһәмият биреп тормастан, бәйрәм итә башладык.
 
Телевизорны күптән түгел генә барлыкка килгән каналга көйләп куйдык. Бу шәп каналны халык бик яратты, чөнки анда поп-музыка концертларын да, боевикларны да, ужастикларны да, ә төннәрен хәтта эротика да күрсәтәләр, ә бу кичтә мистика бара иде...
 
Күпсанлы тостларның берсе әйтелгәндә кемдер кычкырып җибәрде: “Карагыз әле, безнең өйне күрсәтәләр!” Барыбыз да экранга капландык, ә анда камера ярымкараңгылыкта без утырган бүлмәне акрын гына әйләнеп күрсәтә: могҗиза! Ләкин анда беркем дә юк, мебельле буш бүлмә генә. Объектив китап киштәләренә барып җиткәч, кинәт ниндидер шапылдаган тавыш ишетелде, барыбыз да сискәнеп куйдык, берничә секундтан киштәдән чыннан да бер китап килеп төште! Аннары телевизорда мич пәйда булгач, бүлмәбездәге чын мичтә тыныч кына йокымсырап яткан песи кинәт сикереп торды да, яман фырылдап-ысылдап, почмакка ташланды, шкаф астына кереп качты һәм ике ялтыр төймә кебек күзләре белән шуннан карап тора башлады.
Камера тып-тын калган бүлмәбез буйлап “сәяхәтен” акрын гына дәвам итте. Ул чын бүлмәдәге кебек кәккүкле стена сәгатенә якынайды, тик телевизордагы сәгать йөрми иде, ә безнеке текелдәп тора. Ләкин шулчак безнең сәгать эчендә кинәт кенә нидер чертләп куйды, аннары кәккүк ишеге ачылып китте дә аннан кошчык килеп чыкты, “Ку!..” диде дә катып калды, сәгать тә туктады.
 
Бераздан экрандагы сурәт алмашынды һәм почмактагы ярымкараңгылыкта тик кенә торган сәер фигурага якынлашты, ә чын бүлмәбездә анда бизәл­гән чыршы тора иде. Кинәт телевизордагы кара шәүлә читкә ташланды да юк булды, ә безнең чыршы калтыранырга тотынды, аннары өстәлдәге шәмнәр бер-бер артлы сүнде. Бераздан зәңгәр экранда без карый башлаган кино дәвам итте...
 
Әле генә күргәннәр турында өстәл артында сөйләшүләр озак бармады, бер-бер артлы әйтелгән тостлар “мистик киноны” оныттырды. Кызганычка каршы, болар әле башы гына булган икән...
Күп тә үтмәстән Вәсил һичкайчан бул­маганча эчә башлады, бераздан абый­сы Вәкил дә аракыга чумды, еш кына айнытырга аларны скорый алып китте. Ике ай тирәсе үткәч, кечесен урамда очраттым – кайчандыр хатын-кызларның башын әйләндергән чибәр ир-егетне танымый тордым, нык бетеренгән иде, карап торырлыгы да калмаган. Җәй көне абыйсын да күрдем, ЛТПга дәваларга салганнар. Аның сөйләвенчә, Вәсилне сугышкан өчен колониягә озатканнар. Кыскасы, тап-таза ике ир-егетнең язмышы ярты ел эчендә бер сәбәпсез челпәрәмә килгән...
 
Якынча өч елдан шәһәрне фаҗига тетрәндерде: Вәкил исерек баштан энесен суйган! Оперлар җинаять урынына килгәндә өстәлдәге буш аракы шешәләре янында без кайчандыр Яңа ел каршылаганда яндырган шәмнәрнең берсеннән куе кызыл балавыз өстәлгә оешкан кан кебек җәелеп аккан, икенче шәмнең төпсәсе генә янып утырган, идәндә шундый ук куе кара кан эчендә Вәсил яткан...
 
Әлеге хәлләрне соңыннан йөрәк хисләре йөремсәк Вәсил тарафыннан кимсетелгән кызларның берсе үче дип фаразладылар...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас