Киң билгеле җитәкчеләр һәм президентлар, галимнәр һәм уйлап табучылар, сәяхәтчеләр һәм сәясәтчеләр, иҗат һәм сәнгать әһелләре турында күп кенә легендалар бик күптән яшәп килә, ләкин алар тарихи чынбарлыкка туры киләме соң? Ә кешелек, болар хакында уйлап та карамыйча, һаман да шул мифларга ышанып яшәвен дәвам итә. Моның сере нәрсәдә икән?
Бөек шәхесләр
Император Нерон тарихка безнең эрага кадәр 64нче елда Рим шәһәренә ут төрткән һәм аның дөрләп янганын скрипкада уйный-уйный ләззәтләнеп карап торган сәер кеше буларак кереп калган. Ләкин бу факт бернинди кысаларга да сыймый: беренчедән, бу уен коралы әлеге вакыйгадан соң 1600 ел үткәч кенә уйлап табыла, икенчедән, янгын башланганда Нерон Римнан 48 чакрым ераклыктагы Антиядәге вилласында була. Тарихчылар аның кансызлыгын һәм җенси бозыклыгын билгеләсә дә, бу янгынга аның бернинди дә катнашлыгы булмый.
Наполеонны һәрвакыт кыска буйлы император, шуның аркасында яулап алу, җиңүләргә ирешү амбицияләре дә көчле булган, дип баралар. Чынлыкта исә аның буе 173 сантиметр тәшкил иткән, ә бу замандашларының уртача буеннан озынрак булган. “Бәләкәй капрал” кушаматы аңа буе өчен түгел, ә хәрби карьерасы башындагы кече званиесе өчен тагылган.
Фәнни ачышлар
Исаак Ньютон “бөтендөнья тарту көче” турындагы законын башына алма килеп төшкәннән соң ачкан, дигән сүзләрне белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Бу хактагы язма галим үлгәннән соң беренче тапкыр Вольтерның эссесында пәйда була, ә аңа кадәр бу легенданың чыганагы Ньютонның туганы кызы Кэтрин Кондуитт дип исәпләнә.
Томас Эдисон тарихта 1093 патент алган галим буларак билгеле, ләкин уйлап табуларының чын авторлары аның ярдәмчеләре булган. Хәтта аны данга күмгән электр лампочкасы да аңа чаклы уйлап табылган. Эдисон туганчы 40 ел элек үк инглиз галиме Хамфри Дэви күмер дугалы лампочка уйлап тапкан, арытаба аны башкалар еллар дәвамында камилләштергән. Төп проблема дуганың берничә сәгать кенә януы булган, ә Эдисонның лабораториясе берничә көн сүнмичә янучы дуга ясау ысулын тапкан.
Сәяхәтчеләр
Еш кына Христофор Колумбны моңа кадәр яссы дип исәпләнгән Җир шарының түгәрәк булуын исбатлаган беренче кеше дип баралар. Бу версия тәүге тапкыр язучы Вашингтон Ирвингның әсәрләрендә сәяхәтченең үлеменнән соң 500 ел үткәч телгә алына.
Чынлыкта исә планетабызның шар формасында булуы IV гасырда ук билгеле була. Болардан тыш, Колумб бервакытта да Американың материк өлешенә аяк басмый, Багам утрауларына гына барып җитә.
Фернан Магеллан беренче булып дөнья тирәли сәяхәт кылган кеше буларак билгеле, ләкин бу дөрес түгел: ул, юлның яртысын гына үтеп, Филиппинда һәлак була. Дөнья тирәли сәяхәтне аның ярдәмчесе Хуан Себастьян Элькано төгәлләп куя.
Австралияне капитан Джеймс Кук ачкан, дигән фикер киң таралган. Ләкин ул Сиднейга 1770 елда килгәнче үк континентта инде голландияле Абель Тасман белән Дирк Хартог, шулай ук инглиз пираты Уильям Дампир булып китәләр. Өстәвенә, материкның асаба халкы анда европалылар килгәнче инде 50 мең ел яшәгән була.
Кукка килгәндә, ул киң билгеле сәяхәте вакытында капитан түгел, лейтенант кына була, ә менә нәрсәсе хак: континентта ак тәнле кешеләр Куктан соң гына яши башлый.
Сэр Уолтер Рэли – Англия тарихында шәхесе тирәсендәге мифларга иң бай кешеләрнең берсе. Аның, илгә иң беренче булып бәрәңге һәм тәмәке керткән кеше, дигән даны да бар. Ләкин бу дөреслеккә туры килми: бәрәңге Англиядә Рэли “дан казанганчы” бер ел элегрәк игелә башлый, шуннан Европага тарала, ә тәмәкене Франциягә Жан Нико (“никотин” сүзе шуннан) 1560 елда алып кайта, шуннан ул Англиягә кертелә.
Мәдәният һәм сәнгать
Винсент Ван Гог бер генә картинасын сата алган, гомер буе ачлыктан интеккән һәм икенче рәссам Поль Гоген белән бик җитди бәхәстән соң кызган баштан бер колагын кисеп ыргыткан рәссам буларак билгеле. Тормышы фаҗигале тәмамланса да, картиналары юньләп сатылмаса да, чынлыкта ул ачлыктан интекми, укытучылык белән шөгыльләнә, сәнгать әйберләре сата. Сул колагын да төбеннән түгел, йомшагының бер өлешен генә кисә.
Һиндстанны Британия хакимлегеннән Махатма Ганди берүзе азат иткән, диләр. Аның роле, һичшиксез, зур, ләкин бу көрәштә ул ялгыз булмаган. Гандиның “Гражданлык буйсынмаучылыгы” теориясе бәйсезлек өчен көрәш ысулларының берсе генә була.
Джордж Вашингтон – АКШның беренче президенты, моны һәркем белә һәм... ялгыша. Америка революциясе вакытында Континенталь конгресс беренче президент итеп Пейтон Рэндольфны сайлый. Ул армия төзи, ә генерал Вашингтон аның башкомандующие итеп билгеләнә. 1781 елда Рэндольфны Джон Хэнкок алмаштыра, ул Американы Бөекбританиядән бәйсез дип игълан итә, ә Вашингтон Йорктаун янында инглиз армиясе өстеннән җиңү яулый. Шуннан соң сигез ел үткәч кенә хәрби герой даны таралган Вашингтон президент сайлауларында җиңеп чыга, ә чынлыкта ул АКШның 15нче президенты була.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).