Менә инде тарихыбыздагы күптән көтелгән еллар чиге дә, аның артыннан килгән каникуллары да, хәтта ил халкының бавырын соңгы тапкыр ныклыкка сынаган, дөньяда безнең илдә генә булган үзе Иске, үзе Яңа ел да артта калды. Кыш бабай боланнар җигелгән чанасының бер почмагына күчтәнәч итеп бирелгән шешәләрен кочаклап кереп ятты да, дилбегәне оныгы Карсылуга тоттырып, киләсе Яңа елга кадәр кызыл тунын өстенә ябып, бөгәрләнеп ятты. Ә бахыр Карсылу, әллә картәтисе, әллә ниндидер башка туганы булган кызыл борынлы бу сәер карт өчен борчылып, боланнарны куды да куды...
Ә чынлыкта кем соң ул Карсылу? Аның нәсел-нәсәбе кемнәр, шәҗәрәсе нинди серләр саклый?
Карсылу – урыс мәдәнияте өчен уникаль әкият персонажы һәм Кыш бабайның даими юлдашы, ярдәмчесе. Ләкин аның тумышы, килеп чыгышы, туган-тумачасы сер белән тулы. Моның җавабы халык әкиятләренең катлаулы чуалышлары, ХХ гасырның нәфис әдәбияты һәм сәясәте артына яшеренгән.
Кыш бабай белән Карсылуның нәсел мөнәсәбәтләре вакытлар үткән саен үзгәреп торган. Тикшеренүче Александр Афанасьев урыс халык әкиятләреннән язып калдырганча, Карсылу – балалары булмаган крестьяннар Иван карт белән Марья карчык кардан әвәләгән кыз. Ул тарихларда Кыш бабай турында сүз дә юк әле.
Икенче версиягә ярашлы, кайчандыр бөек Салкын Бабай кышкы бәйрәмне бик каты итеп билгеләгән, әйе, нәкъ безнеңчә бик мулдан ашап-эчеп. Шулай ук ару гына сыйланган сөеклесе
Җилбәзәк Буран белән икесеннән соңрак Кар малае туган. Теге вакытта ата-анасы айнык булмаганлыктан, малайның акылы бераз мәзәгрәк, ләкин күңеле яхшы, ачык, йомшак булып туган. Ул, әтисеннән аермалы буларак, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй өнәмәгән, ә тәм-томнан туңдырма ашарга яраткан. Үсеп буй җиткергәч, Кар малае Кызыл Яз кызын очраткан, аларның гаиләсендә Карсылу туган. Яз кызы да җиңел холыклы булганлыктан, ул Карсылуны тәрбияләүдә катнашмаган диярлек, аны әтисе, картәтисе белән картәнисе карап үстергәннәр. Менә шундыйрак шәҗәрә...
Соңрак драматург Александр Островский “Карсылу” дигән пьесасында аны Салкын белән Кызыл Язның кызы итеп тасвирлый. Бу әсәрдә Карсылу язгы ритуал вакытында Кояшка карата мәхәббәттән эреп һәлак булган трагик образга әйләнә. Өстәвенә, күңелле балалар бәйрәме өчен фаҗигале язмышлы кыз бик барып та бетми. Шуңа күрә 1937 елда Мәскәүнең Союзлар йортында компартия рөхсәте белән беренче тапкыр оештырылган сәясиләштерелгән (чыршы очында, әлбәттә, кызыл йолдыз мотлак булырга тиеш!) Яңа ел бәйрәмендә Карсылу Кыш бабайның оныгы буларак чыгыш ясый. Һәм нәкъ менә шушы образ безнең өчен рәсми һәм гадәтигә әйләнеп китә дә инде!
Культуролог Елена Душечкина аңлатуынча, Карсылу фольклор принципларына ярашлы “үзгәреш кичерә”: Кыш бабай өчен ул кызы була алмый, чөнки картның инде комы коелган, шуңа бабакайга бу кыз бала оныгы буларак кына туры килә. Өстәвенә, онык статусы җылырак мөнәсәбәтләрне күздә тота, гади дә, дәүләтнең яңа бәйрәмендә социаль-сәяси ихтыяҗларга да җавап бирә.
Совет чорында формалашкан һәм бүгенге замандагы бәйрәм традицияләрендә дә дәвам итүче Карсылу образы – ул гади генә онык та түгел, ә үз роле булган мөһим һәм үзаллы персонаж, Кыш бабай белән беррәттән, тулы хокуклы төп фигураларның берсе, картәтисенең алыштыргысыз юлдашы, ярдәмчесе, уң кулы. Бабакае инде карт булганлыктан, ул аңа арытаба нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә ипләп кенә әйтеп тә тора, киңәшен дә бирә, балаларга бүләкләр тарата, аларны әйлән-бәйлән уйната, тылсымлы дөнья белән сабыйлар арасында арадашчы булып тора.
Аның холкында да бернинди кире, тискәре, негатив сыйфатлар юк, ул яхшылыкны, изгелекне, ярдәмчеллекне, үзе бер илаһилыкны гәүдәләндерә сыман. Шуңа да аның киемендә ак белән зәңгәрсу төсләр өстенлек итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Көнбатыштагы Санта-Клаусның Карсылу кебек оныгы, фәрештәсе һәм ярдәмчесе дә юк. Миссис Клаус – ул хатыны, ә яшь, чибәр, юмарт юлдашы түгел. Бу безнең Карсылуыбызны бары тик үзебезнең Яңа ел феномены итә.
Шулай итеп, Карсылу мифологик яктан түгел, ә мәдәни-тарихи яктан караганда Кыш бабайның оныгы булып тора. Бәйрәм мохитендә аның образына булган ихтыяҗ шулкадәр зур һәм көчле ки, ул хәтта әкияттәге фаҗигале героинядан бүгенге көнгә зур үзгәрешләр кичереп, иң серле, әкияти, тылсымлы бәйрәмебезнең яраткан, тормышны яратучы, юмарт, шат күңелле хуҗабикәсенә әверелде.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).