Бүген без Мексикадагы La Isla de la Munecas утравына барып кайтырбыз. Ул читтән карап торуга тыныч кебек тоелучы, яшеллеккә күмелгән, куе үлән баскан булса да, урындагы халыкта аның яманаты бик киң таралган. Бу төбәк туристларны күпләп җәлеп итсә дә, анда булганнар башкача бу якларга аяк басмаска тырыша, чөнки биредә аларны агачларга асып куелган, йөзләре коточкыч гарипләндерелгән меңнәрчә курчак каршы ала. Күзләре чокып чыгарылган курчаклар утрау кунакларының һәр адымын күзәтеп тора, ә төннәрен, сөйләүләренчә, алар терелә һәм соңга калып йөрүчеләрне сазлыкка адаштырып алып кереп үтерә. Гап-гади курчаклар нәрсәсе белән куркыныч була ала соң? Үле курчакларның сере нәрсәдә?
Әлеге утрауның тарихы Мексиканың үзәгендәге Хочимилько шәһәрчеге янында үткән гасыр урталарында башлана. Монда ул вакытларда башкалар белән бик аралашып бармаучан Хулиан Сантана Баррера исемле бер кеше яшәгән, яшелчә-җимешләр үстереп саткан һәм шул кереме исәбенә көн күргән.
Көннәрдән бер көнне утраудан ерак булмаган каналда бала-чага су коенганда бер кызчык батып үлгән. Хулиан, әлбәттә, бу турыда ишеткән, ләкин әлеге фаҗигадән соң тормышы кискен үзгәрәчәген башына да китермәгән. Бераздан ул утравы янәшәсеннән акрын гына бер курчак агып баруын күргән, аны тартып чыгарган һәм өенә алып кайткан. Ул аның батып үлгән сабыйныкы булганлыгына шикләнмәгән, чөнки шул көнне үк курчак аңа... кыз бала тавышы белән эндәшкән.
Курчакның боерыгына буйсынып, Хулиан аны агачка асып куйган, шуның белән утраудагы куркыныч коллекциягә нигез салган. Кызчыкка бер генә курчак аз булып тоелган һәм ул шундый уенчыкларның тагын-тагын да күбрәк булуын таләп иткән. Бу курчактан котылу җиңелдән булмаган, күрәсең, фермер моңа омтылып та карагандыр, әмма үле кызчык аннан көчлерәк булып чыккан һәм озакламый Хулианны үзенә тәмам буйсындырган һәм үз приказларын үтәргә мәҗбүр иткән. Аңа уенчыклар күп кирәк булгач, фермер үстерелгән яшелчә-җимешләрен сатканда бәясен акча урынына теләсә нинди курчаклар белән алган: яңасы да, искесе дә, ватыгы да ярый – барыбер, ләкин курчаклата! Аңа үле кызчык тавышы шундый фәрман биреп торган.
Баррера шәһәр урамнары буйлап йөргән, чүплекләрдә актарынган, ташланган курчакларны җыеп алып кайтып, агачларга элгән. Бераздан урындагы халык фермерның үзеннән дә курка башлаган, ә көймәдә аның утравы яныннан йөзеп үтеп барган туристларның, агачларда асылынып торган кулсыз, аяксыз, күзсез, куркыныч курчакларны күреп, котлары очкан.
Мондый шыксыз курчаклар утравында бернинди кыю кеше дә, хәтта акча түләсәң дә, куна калырга җөрьәт итмәс иде. Анда Хулиан гына ялгызы яши һәм үле кызчыкның фәрманнарын үтәүне дәвам итә, өстәвенә, озакламый башка курчаклар да телгә килә башлый!
Шулай итеп, курчаклар саны көннән-көн арта бара, меңәрләгән булып китә, утрауда алар асып куелмаган бер генә агач та калмый, ә батып үлгән кызчык һаман да яңаларын таләп итә, Хулианның бөтен булмышын үзенә буйсындыра. Аптырагач, ул зур булмаган бер алачыкта мәрхүмә кызчык өчен храм кебек нәрсә оештыра, шулай итеп күңелен күрсә, үзен тынычлыкта калдырыр дип өметләнә. Ләкин бик ялгыша, нәтиҗәдә, көннәрдән бер көнне бахыр фермерны кызчык батып үлгән каналда җансыз килеш табып алалар. Мескенкәйне үз-үзенә кул салырга кызчык мәҗбүр иткәнме, курчаклармы – монысы билгесез, ләкин бахырның бу тарихы шулай бик күңелсез тәмамлана.
Хулиан үлә дә котыла, дигәндәй, ә агачларда асылынып торучы курчаклар кала. Кунакларны алар котсыз чырайлары белән каршы ала, күзләре чокып алынган буш тишекләре аша карап озатып кала. Меңнәрчә туристның һәрберсен алар зур игътибар белән күзәтә. Кем белә, шулай итеп алар, бәлки, үзләренә бөтен булмышын буйсындырачак чираттагы корбанын сайлыйдыр...
* * *
Бүгенге теманы каһәрләнгән курчак турындагы тарих белән тәмамлап куйыйк.
Аны Американың Флорида штатындагы Кей-Вест шәһәрендә оештырылган секта әгъзасы Чарльс Уинкокс 1922 елда ясый. Ул чакта аның курчаклары авыру балалардан әҗәлне куа дип ышанганнар. “Байло-бэби” дип аталган курчакны оста авыру кызчык Рози МакКинның әти-әнисе заказы буенча ясаган. Ләкин берничә көннән сабый барыбер үлгән, ә катып калган куллары нык итеп кысып тоткан курчакны аерып ала алмаганнар, шул килеш җирләгәннәр. Әти-әнисе кызның үлемендә курчак остасын гаепли башлагач, экспертиза үткәрер өчен каберне ачып карасалар, курчакны табутта тапмаганнар, оста да юкка чыккан...
Курчакны янә 12 елдан соң үлгән Розиның әнисе иске әйберләр лавкасыннан сатып алып кайта һәм кызының караватына куя. Берничә көннән баланың сау-сәламәт әтисе үлә, ә әнисе, акылдан язып, курчакны кочаклаган килеш тәрәзәдән сикерә.
Аннары бу курчак берничә ел Ки-Уэст шәһәре музеенда тора, ләкин аның хезмәткәрләре я машина астына эләгә, я ток сугып үтерә. Аннары сатанистлар музеенда янгын чыгып, ул бөтенләй янып бетә, ә “Байло-бэби”га бернәрсә дә булмый...
Курчак әле дә дөнья буйлап сәяхәт итә, диләр. Сак булыгыз, сезнең өегезгә дә килеп кермәсен!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).