Ике мең ел дәвамында, Помпей халкы коточкыч үлем белән һәлак булган: кайберләре Везувий вулканыннан чыккан агулы газлардан һәм көлдән тончыгып үлсә, икенчеләре кайнап торган лава астында калган, дип исәпләнде. Битләрен куллары белән капларга маташкан кешеләрнең катып калган сыннары аларның соңгы газаплы минутлары булганлыгына дәлил буларак каралды. Ләкин бер тикшеренү нәтиҗәләре бу фикерләрнең барысын да астын өскә китерде. Чынлыкта исә бу көнне нәрсә булган соң?
Үлемнең алты дулкыны
Везувий вулканы безнең эраның 79нчы елында ата башлый. Башта кратердан көл һәм ташлардан торган галәмәт зур багана күтәрелә, аннары шәһәр өстенә эсседән эрегән һәм һавада катып өлгергән, зурлыгы борчактан әстерхан чикләвегенә кадәр булган вак таш яңгыры ява башлый. Кайберәүләр шуннан да һәлак була, әмма күпчелек йортларына кереп качып өлгерә.
Эруптив колонна, ягъни газлардан, көлдән, пемзадан, тау токымнарыннан торган күп километрлы багана атканнан соң чын-чыннан мәхшәр башлана. Федерико II исемендәге Неаполь университетының Джузеппе Мастролоренцо җитәкчелегендәге вулканологлар төркеме ачыклаганча, Везувий вулканы таулардан агып төшкән лава агымын, көл һәм пемзаларны алты тапкыр ата. Аларның баштагы өчесе Помпейның төньяк-көнбатыш диварлары алдына кадәр килеп җитә, ә дүртенче агым (галимнәр аны S4 дип атаган) шәһәр өстенә ябырыла.
Өч сантиметр көл
Дүртенче агымның парадоксы тикшеренүчеләрне дистәләрчә еллар буе аптырашка сала: шәһәр территориясендә ул нибары... өч сантиметр калынлыкта булган катлам калдыра. Бу, башка вулканнар белән чагыштырганда, юк дәрәҗәсендә! Биналар да зыян күрмәгән диярлек, ләкин нәкъ менә S4 ким дигәндә 650 кешенең үлеменә сәбәпче булган.
Компьютерда модельләштереп карау күрсәткәнчә, дүртенче агым сәгатенә 100 чакрым тизлек белән килгән һәм биеклеге 18 метр тәшкил иткән. Помпей вулкан авызыннан ун чакрымда булган, дулкын көче диварларны җимерерлек булмаган, көл дә алай ук күп түгел, шулай булгач, мондый шартларда кешеләр исән калырга тиеш иде бит!
Позалар ачыклык кертә
Әлеге сорауларга җавап табарга катып калган гәүдәләр, дөресрәге, аларның гипс күчермәләре, ярдәм итә. Югарыда телгә алынган вулканологлар төркеме дүртенче агым катламы астында сакланып калган 650 кешенең үлемне нинди позаларда кабул иткән мизгелләрен тикшергән.
Нәтиҗәләр шаккатмалы була: мәрхүмнәрнең 73 проценты мизгел эчендә – китеп барганда, утырып торганда, ашаган вакытта, хәтта сөешеп ятканда катып калган. Галимнәр әйтүенчә, кайбер кешеләр хәтта егылырга да өлгермәгән...
“Эсселектән алган шок мускулларны мизгел эчендә катырган, “мәет спазмы” дип аталучы бу халәт корбаннарны алар кайнар көл белән очрашкан моментта нинди позада булса, шул рәвештә катып калырга мәҗбүр иткән”, – ди тикшеренүчеләрнең берсе, доктор Пьерпаоло Петроне.
Сөякләр белән тәҗрибә
Шәһәр халкының нинди температурага дучар булуын ачыклау максатында галимнәр лаборатор тәҗрибә үткәргән: алар бүгенге кеше һәм ат сөякләрен Везувий агымнары температурасына туры килгән диапазонда – 100дән 800 градуска кадәр кыздырган. Мондый процесс барышында сөякләрнең төсе үзгәрә. Помпейлыларның алар аксыл-сары төстә булган, тикшеренүчеләргә шундый ук төскә ирешү өчен сөякләрне 250-300 градуска кадәр кыздырырга туры килгән.
Бу температураны өстәмә рәвештә теркәп раслар өчен башка табылдыкларны да мисалга китергәннәр, болар – күмергә әйләнеп бетмәгән агач әйберләр, ризык кисәкләре, кургаштан ясалган кашык-чәнечкеләр (аларның да эрү температурасы – 250 градус тирәсе).
Тәмугта унбиш минут
Соңрак үткәрелгән тикшеренүләр ике мең ел элек булган хәл-вакыйгалар картинасын тагын да тулыландырган. 2021 елда Бари университеты галимнәре Геофизика һәм вулканология институты һәм Британия геология хезмәте белән берлектә үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. “Үлемечле болытның температурасы 100 градустан артык булган һәм ул углекислый газдан, хлоридлардан, кызган көлдән һәм вулкан пыяласыннан торган”, – ди Везувий обсерваториясенең өлкән гыйльми хезмәткәре Роберто Изайя.
Компьютер моделенә ярашлы, бу кайнар болыт шәһәрне 10-15 минут эчендә каплап алган. “Тәмуг болыты эчендәге бу 15 минут кешеләргә мәңгелек булып тоелгандыр. Халык нәрсә булганын да аңлап өлгерә алмаган. Помпейлылар җир тетрәүләргә күнеккән була, ләкин вулкан атуларга түгел, шуңа да алар мондый көтелмәгән хәлгә әзер булмый һәм, нәтиҗәдә, кайнар көл болыты астында кала”, – дип аңлата Изайя.
Урамнарда һәм йорт эчләрендә температура 300гә һәм аннан да артыкка күтәрелә, бу исә шәһәр халкын берничә секунд эчендә юк итәргә артыгы белән җитә...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa