Изге Валентин, яки Гашыйклар көне үтте. Узган гасырның 90нчы елларыннан соң илебездә гадәти булмаган һәм гаҗәеп үзгәрешләр күп булды. Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да төрле товарлар гына түгел, хорафатлар да, мода да, мавыгулар да, акылны томаларга тырышучы ялган кыйммәтләр дә, дин белән һич кенә дә уртаклыгы булмаган секта яисә сәер табыну объектларын уйлап чыгарган агымнар да күп кертелде. Түбәндә сүз яшьләр арасында бик популяр булып киткәне – Гашыйклар көне турында.
Матур легенда
Рухани Валентин борынгы Рим империясендә гашыйкларны парлаштырган вакытта, ягъни III гасырда, готлар белән сугыш башлана, ир-егетләрнең барысын да армиягә ала башлыйлар. Ләкин яшь ирләрнең – хатыннарыннан, ә гашыйкларның сөеклеләреннән аерыласы килми. Моңа ачуы нык кабарган император никахлаштыруларны туктатырга фәрман бирә. Әмма бу приказга Валентин буйсынмый һәм яшьләрне өйләндерүен дәвам итә, моңа император Клавдий ярсып чыга һәм, нәтиҗәдә, 269 елда Валентин кулга алына, 14 февральдә җәзалап үтерелә.
Иртәгә хөкем карары башкарылачак дигән көнне ул сөйгәненә – төрмә начальнигы кызына хат яза, анда Валентин сөеклесе белән хушлаша, мәхәббәте өчен рәхмәтле булуы турында белдерә һәм “Синең Валентиның” дип имза куя. Нәкъ менә шушы факт Изге Валентин көнен киң билгеләп үтүгә башлангыч сала...
Болар барысы да бик матур тарихка охшаса да, чынлыкта исә бу – нибары легенда. Беренчедән, чиркәүдә никахлашу Урта гасырларда гына (V-XV гасырлар) формалаша, шулай булгач, рухани Валентин үз заманында яшьләрне әле берничек тә никахлаштыра алмаган. Болардан тыш, үзен Ходайга хезмәт итүгә багышлау турында карар кабул иткәнче өйләнмәгән булса, ул өйләнергә дә тиеш булмаган, шуңа күрә төрмә начальнигы кызы да – әкият. Ә әкият булмаса, бу Валентин я хатыны өстеннән йөргән, я диненә хыянәт иткән булыр иде.
Антик Луперкалий
Ә гашыйклар бәйрәменең моннан да иртәрәк чоргы тарихы Борынгы Римда ук башлана. Луперкалий – иген, җиләк-җимеш уңышы, мәхәббәт алиһәсе һәм мал көтүләрен яклаучы иләһ Фавн хөрмәтенә оештырылган бәйрәм.
Борынгы Римда балалар үлеме бик күп була, шуңа әлеге проблеманы хәл итәр өчен, имеш, римлылар баласыз хатыннарны камчы белән сугып җәзалау йоласын кертә. Түлсез хатыннар анда каргалган дип исәпләнгән, ә камчы белән суккалау андыйларның, имеш, җенен куган, авырга калу һәм бала тудыру сәләтен биргән.
Рим шәһәренә нигез салган Рамул белән Рэмны ана бүре имезеп үстергән урын изге дип исәпләнгән һәм шунда 15 февральдә әлеге бәйрәм билгеләнгән. Луперкалий вакытында йорт хайваннары корбан ителгән, ә аларның тиресеннән камчы үреп ясалган.
Бәйрәмнән соң яшь ир-егетләр, шәп-шәрә килеш шәһәр урамнары буйлап үтеп, шул камчылар белән очраган бер хатын-кызны суккалап йөргән. Әлеге сугуларны хатын-кызлар бик теләп, рәхәтләнеп кабул иткән, чөнки бу ана булу бәхете китерәчәк дип ышанганнар.
Мәхәббәт маркетингы
Гашыйклар көненең хәзерге заманда бәйрәм ителү рәвешенә, һәрвакыттагыча, Америкада XIX гасырда нигез салына. Аны ил почтасының маркетинг хезмәте менеджерлары уйлап чыгара. Авыр кризистан соң күп акча кирәк була, аны халык үз теләге белән бирердәй акция аша җыеп алырга карар итәләр, моның өчен кеше башкалардан читтә кала алмаслык сәбәп кирәк була. Йөрәк рәвешендә ясалган, изге Валентин тарихы һәм ярату сүзләре язылган матур открыткалар шулай пәйда була. Мондый открыткаларны сатудан кергән акчалар, шулай итеп, миллионнарча доллар белән исәпләнә.
Реклама индустриясе мондый шикле символларны көчләп тагуда бик нык алга китте. Кешеләрне гамәлләр кылуга көтүдәге мал инстинкты алга этәрә, шуңа бик күпләр, уйланып та тормастан, 14 февральдә кибетләргә йөрәк рәвешендәге открыткалар артыннан чаба, шуның белән “мәхәббәт рекламасына” үз өлешен кертә. Шулай итеп, гади кешеләрнең сөю һәм тугрылык теләүдәге ихлас омтылышлары хәйләкәр һәм комсыз бәндәләрнең изге хисләрне керем чыганагына әйләндерү омтылышы белән буталып бетте.
Чын мәхәббәт – барыннан да элек, әхлакый һәм җисми сафлык, тәкъвалык, тугрылык ул. Бүген чын сөю һәм мәхәббәт ниндидер матур бәйрәм сылтавы аша гыйшык уйнау белән алмаштырыла. Сөюеңне белдерү өчен ниндидер бәйрәм кирәкми дә, елның бер көнендә түгел, ел буе, гомер дәвамында яратырга кирәк, шул гына.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).