-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
8 март , 22:20

Алар сөяр өчен яратылган!

“8 Март көнне бер егет белән китеп барабыз. “Бу – мәгънәсез бәйрәм, аның белән сине котларга җыенмыйм да!” – дип куйды. Ачуым чыкты, ә бит тирә-якта күңелле итеп гашыйклар йөри, кызлары чәчәк гөлләмәләре, кәнфит каплары тоткан... Мин игътибарга лаек түгелмени?!"

Алар сөяр өчен яратылган!
Алар сөяр өчен яратылган!
Җир шарында иң серле җан ияләре булган гүзәл затларыбызга бәйрәм уңаеннан

Хатын-кызларның барысы да 8 Мартка нинди дә булса бүләк, чәчәк гөлләмәсе яисә башка төрле игътибар көтә. Ләкин ул ир-егетләр өчен дә бик мөһим дата, чөнки безне кечкенә чактан ук бу көнне кызларыбызны төрлечә хөрмәтләргә, котларга, күңелләрен күрергә өйрәтеп үстерделәр. Әмма бу һәр ир-егетнең кулыннан килә торган нәрсә түгел шул. Шуңа да алар бу бәйрәмдә сюрпризларның шатлыклысын да, бик үк күңелле булмаганнарын да ясарга мөмкин. Яз, матурлык, гүзәллек, мәхәббәт, сөю-сәгадәт көне алдыннан без гәзит укучыларыбыз игътибарына шуларның төрлесеннән бер гөлләмә җыйдык.


“Бәйрәм алдыннан егетемә: “Мимоза алсаң, миңа башка бернинди дә бүләк кирәкми”, – дип әйтеп куйдым. Бик аптырап карап куйды, шулай да аңлады бугай. Менә 8 Март җитте, ә ул лаләләр, открытка һәм шоколад күтәреп килгән. Рәхмәт әйттем дә мимоза гына сораганымны исенә тө­шердем. Зур күзләрен тагын шардай итеп карап торды да бу, гафу үтенеп, чыгып китте. Ярты сәгатьтән кайтып керде, ниндидер кибет төргәге тоткан. Ачып карасам, “Мимоза” салаты! Ирләр конкретика ярата, дигәннәрен ишеткәнем бар иде, әлбәттә, ләкин бу кадәресен көтмәгән идем...”
 
“Студент чакта төркемдәш кызларның барысына да бәйрәм алдыннан чәчәкләр бүләк иткәннәр, мактанышып йөриләр, миндә генә юк. Ярар, дидем, үзем дә оештыра алам мин аны! Лекциягә матур букет белән килеп кердем, һәммәсе шаккатты, кемнән, дип сорашалар. Бер чибәр принцтан, мәйтәм. Шул вакытта аудиториягә укытучы килеп керде дә, шаккатып, миннән сорый: “Кызым! Нигә син монда кичә әтиең миңа бүләк иткән букетны алып килдең?” Әйе шул, әнием университетта укытучы булып эшли иде. Шундый матур алдашуны бозды!..”
 
“8 Март көнне бер егет белән китеп барабыз. “Бу – мәгънәсез бәйрәм, аның белән сине котларга җыенмыйм да!” – дип куйды. Ачуым чыкты, ә бит тирә-якта күңелле итеп гашыйклар йөри, кызлары чәчәк гөлләмәләре, кәнфит каплары тоткан... Мин игътибарга лаек түгелмени?!
 
Чәчәк кибете яныннан үтеп барганда тиз генә йөгереп бардым да бер ботак мимоза сатып алдым һәм егетемә: “Ой, бу миңамыни? – дигән булдым. – Чәчәгең өчен рәхмәт, кадерлем! Ләкин килә­чәккә әйтеп куям: миңа розалар ныграк ошый!” Шулкадәр шаккат­кан чырайны күргәнем юк иде әле!”
 
“Студент чакта акчага кысмыр бер егет белән аралаша идем. 8 Мартка ул миңа үз куллары белән соры картоннан “8” саны рәвешендә кисеп ясаган коробка бүләк итте. Ул тегәрҗеп белән уралган, читләре кызыл пасталы ручка белән сызгаланган, эченә шул паста белән өч чәчәк сурәте төшерелгән һәм сигез кәнфит салынган. “Кәнфитләр күбрәк иде, без аларын коробка ясаганда күршем белән ашадык”, – ди. Мин аңа, ул чакта тәрбияле кыз буларак, рәхмәт кенә әйттем. Хәзер булса, мин ул коробканы аның башына кидерер идем!”
 
“Җиде яшьлек чагымда мин, кечкенә кыз бала, бәйрәм алдыннан урамда акча таптым да шуңа сөекле әниемә чәчәкләр алырга булдым. Өч лаләгә җитте. Өйгә кайтып, иртүк торуым һәм берүзем шәһәр базарына барып кайта алуым белән горурланып, әниемә шул чәчәкләрне суздым. Ә ул, аны иртән үк уятканым өчен ачуланып, миңа кычкырынырга тотынды... Минем әнием әйбәт ул, ләкин барыбер рәхмәт әйтмәде. Инде күп еллар үтсә дә, үпкәм әле дә онытылмый...”
 
“Ахирәтемнең 8 Мартта роддомда ятканда бала тудырыр вакыты җиткән. Табиблар юк, барысы да үз бүлмәләрендә бәйрәм итеп утыра, ә баланың инде башы күренгән. Ул, ботларын аерып, пингвин кебек алпан-тилпән атлап, коридорда табибларны эзләп йөри...
 
Шул вакытта ул бер студент егетне очрата да аны бала тудыру бүлмәсенә өстери. Бахыр егет, каушаудан мондый чакта нәрсә эшләргә кирәклеген дә онытып, зеленка ала да ахирәтемнең бөтен яраларын зеленка белән буяп чыга – имеш, микроблардан зарарсызландыра. Даруның яндыруына түзә алмаганлыктан, ахирәтем аңа: “Шул җиремә салкын тының белән өр!” – дип кычкыра. Маңгаен, танавын тери-тери өрә инде теге мескен, кая барсын. Нәтиҗәдә, сау-сәламәт малай туа, аңа теге студент хөрмәтенә аның исемен куша­лар...”
 
“Дустым Ваһап берничә ел элек бик катлаулы хәлгә тарыган. Бүләк сайлап баш катырмас өчен ул хатын-кызларына акча гына биреп котылырга уйлаган: сигез яшьлек кызына – 100, хатынына һәм әбисенә 2 меңәр сум тоттырган.
 
Йөзлекне күрүгә кызы елап җибәргән. Аны көч-хәл белән юатып, Ваһап баласы елавының сәбәбен сорашкан. “Ел саен йөзәр сум биргән булсаң, мин быел 800 сумга үземә ошаган әйберне алган булыр иде-е-емм! Ә хәзер бө­тенләй бүләксез калды-ы-ыммм!” – дип үксегән тегесе.
 
Хәлне ничек тә төзәтергә, баланың күңелен күрергә кирәк! Шунлыктан Ваһап тиз генә кесәсеннән акчасын тартып чыгарган да кызына җитмәгән 700 сумны сузган. Сабый, шатлыктан сикергәләп, кибеткә барырга тиз генә киенә дә башлаган.
 
Кызы чыгып китүгә Ваһап, катлаулы хәлне җайга салуына шатланып, диванга аркасын терәп, җиңел суларга да өлгермәгән, артында акырып елаган тавышлар ишеткән. Коты очып борылып караса, хатыны белән әбисе, икешәр меңнәрен тотып, икәүләшеп кычкырып елап торалар икән!..”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас