-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
15 март , 19:55

Яшәешнең биш могҗизасы

Аларга җавапны хәтта галимнәр дә таба алмый.

Яшәешнең биш могҗизасы
Яшәешнең биш могҗизасы
Кешелек дөньясының алга китүе искиткеч нәтиҗәләр белән билгеләнә: адәм баласы Айда үзенең эзләрен калдырып кайтты, табиблар безнең генетик кодны бүлгәләп өйрәнә башлады, компьютерлар шахмат генийларын рәхәтләнеп җиңә. Менә-менә тагын бераздан без бөтен галәмне “сүтеп ыргытырбыз” кебек, ләкин алай түгел икән шул әле! Яшәешебездәге кайбер сорауларга хәтта Нобель премиясе лауреатлары да җилкә сикертеп кенә куя. Әйдәгез, бүген шул табышмакларның бишесен – дөнья галимнәре дистәләрчә ел дәвамында җавап таба алмаганнарын карап үтик.

Беренчесе. Нигә йоклыйбыз?

Беренче карашка, барысы да гади һәм аңлашыла кебек: ял итәр өчен йоклыйбыз, нәрсәгә инде баш катырырга? Ныклабрак уйлап карасаң, аптырашта каласың. Борынгы ата-бабаларыбыз йокларга ятканнан соң бернинди дә яклаучысыз калган: йоклаганда кыргый хайваннардан да качып котыла алмыйсың, ризык эзләп тә чыгып китмисең, балаларың турында да кайгыртып, хәстәрләп, яклап-саклап булмый. Исән калу өчен үзе бер фаҗига бит бу йокы! Ни өчен эволюция безне мондый бәйлелектән коткармаган? Бәлки, без белеп бетермәгән башка, тирәндәрәк яткан сәбәпләре бардыр?
 
Галимнәр исәпләп чыгарганча, йокы вакытында безнең хәтер ныгый, иммунитет көч туплый, баш мие көндезге хис-кичерешләрне анализлый, тәртипкә сала һәм хәтта стресслардан котылырга ярдәм итә. Ләкин болар барысы да процесс, ә “ни өчен” дигән сорауга җавап түгел. Нигә баш мие, башка органнар кебек, моны көндез үк эшләп бармый? Нигә бөтенләй һушны югалтып ятарга, вакыт-вакыт тукталып калып кына эшләнми?
Тагын да шаккатмалысы – бу дөньяда барысы да йоклый: хайваннар да, балыклар да, үрмәкүчләр дә, хәтта чебеннәр дә. Кошлар очып барганда да черем итеп ала! Һәм иң сәере – баш мие булмаган бер күзәнәкле җан ияләренең дә активлык һәм ял вакытлары бар. Әллә йокыда баш миенең катнашлыгы юкмы? Бәлки, ул бөтенләй башка нәрсәдер, фундамен­тальрәк күренештер?

Икенчесе. Галәм нәрсәдән тора?

Без күргән йолдызлар, планеталар, галактикалар – Галәмнең нибары 5 проценты. Калган 95 проценты – кара материя һәм кара энергия. Алар күренми дә, тотып та карап булмый, яктылыкны да чагылдырмый. Күпчелеге безнең күзләрдән яшерелгән бу дөньяда без ничек яшибез соң? Ләкин без аларның барлыгын беләбез, ә каян беләбез?
 
Галактикалар, йолдызлар, планеталар бик тиз хәрәкәт итә, секундына фәлән километр тизлектә, димәк, галәмдә гадәти генә материя булса, алар әллә кайчан бәрелешеп, тузанга әйләнеп бетәр иде, ә алар әйләнеп йөри бирә. Димәк, күзгә күренмәгән ниндидер көч аларны тотып тора, тәртипкә сала, бөтен хәрәкәткә идарә итә! Әнә шулмы ул кара материя?
Ә нәрсә соң ул, үзе нинди кисәк­чекләрдән тора? Нигә галимнәр аны берничек тә терки алмый? Бәлки, физиканы, гравитацияне без бөтенләй дөрес аң­ламыйбыздыр?

Өченчесе. Нәрсә ул аң?

Әле син шушы язманы укып утырасың һәм аңлыйсың: син – бу син, шулай бит? Ә ул син, ягъни “мин”, каян килеп чыга? Баш миендә импульслар сикерешә, аны галимнәр үлчи, андагы активлыкның карталарын сурәтли, ачу килгәндә яисә хыялга бирелгәндә минең теге яисә бу өлеше активлашып китә. Ләкин ул сигналларда шатлык, газап, илһам кайда, алары каян килеп чыга? Бу – аңның аңлашылмаган халәте.
 
Без ясалма интеллект уйлап таптык, ул йөзебезне таный, текстлар яза, уйный белә, ләкин аның “мин” дигән нәрсәсе юк, ул бернәрсә дә сизми, тоймый. Баш мие – ул матди әйбер, аны кискәләп тә өйрәнәләр, ә аң – ул синең шәхси тәҗрибәң, хәтерең, аны аңлап, анализлап, фикер­ләп кенә була. Ул тәҗрибә хәтер баш мие­нең кайсы, нинди “киштә­сенә”, “поч­магына” яше­ренгән? Ул хәтердән газаплану, үкенү хисе ничек килеп чыга ала?
Кайбер галимнәр фи­ке­ренчә, аң баш миеннән түгел, ә, гравитация кебек үк, Галәмнең бер үзен­чәлеге. Алай булса, без үзебез турында да бик аз беләбез булып чыга. Ул аң, бәлки, һава кебек үк, безнең тирә-ягыбыздадыр?

Дүртенчесе. Нигә вакыт алга гына бара?

Без туабыз, үсәбез, картаябыз. Кирегә юл юк, вакыт кирегә акмый. Ләкин бит физика законнары, нигездә, киресенчә дә эшли. Әмма барысы да энтропиягә – хаос микъдарына бәйле. Бүлмә чистамы? Шул килеш калдырып торсаң, анда бераздан тәртипсезлек башланачак, ә яңадан тәртип урнаштырыр өчен тырышырга кирәк булачак. Энтропия арта һәм ул вакытны бөтен галәмдә алга куа.
 
Үткәннәр, бүгенге һәм киләчәк тезелешеп торалармы? Бу теориядән баш әйләнә башлый. Без алар аркылы үтеп кенә китәбез. Ә нигә алар бер үк вакытта түгел? Ә, бәлки, галәм киңлеге акмыйдыр, ул бербөтендер? Болар хакында уйласаң, тормышка да башкача карый башлыйсың...

Бишенчесе. Җирдә тормыш ничек барлыкка килгән?

Җирдә бүген тормыш кайнап тора, ә бит кайчандыр планета үле булган. Үле ничек терегә әйләнгән? Бу абиогенез – иң төп серләрнең, могҗизаларның берсе.
Популяр гипотеза буенча, Җирдәге тормыш, имеш, химик матдәләр океанындагы “шулпада” яралган. Я булмаса, ул Җиргә метеоритлар белән килеп төшкән. Ә, бәлки, без күз алдыбызга да китермәгән шартларда яралгандыр. Галәмдә башка урыннарда да тормыш булса, ул кайда? Ә булмаса, шул караңгылык эчендә без япа-ялгыз! Хәтта куркыныч та булып китә...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас