+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Серле сериал
21 март , 18:25

Күзгә күренәме, тоеламы, саташумы?

Әлегедәй хәлләрне берничек тә аңлатып булмый...

Күзгә күренәме, тоеламы, саташумы?
Күзгә күренәме, тоеламы, саташумы?
Гаҗәеп сәламнәр сезгә! Гәзит укучыларыбыз соңгы айларда язып җибәргән мавыктыргыч вакыйгалар, маҗаралар турындагы язмалар да шактый җыелып киткән икән. Бүген шуларның иң кызыклылары белән танышып үтик әле.

Сабый шәрә карт күргән

Без элегрәк тауларда яшә­дек, анда тагын да биектәрәк, ераграк урнашкан һәм тирәннән бәреп чыккан чишмәләр бар иде. Шунда эшләп киткән геологлар, торба сузып, ике бассейн ясаган, шуларның берсен­дә нык эссе су булса, икен­чесендә, салкыны белән кушылып, коеныр өчен таманча су җыела. Алар радон газына бай сихәтле ванналар булып, анда ревматизм һәм шуның ише башка чирләре булган кешеләр күп йөри иде. Сәбәбен үзем дә белмим, ләкин, яшь кыз бала буларак, мин анда барудан һәрвакыт курыктым һәм чакырулардан баш тарттым.
 
Бер көнне безнең ике күрше гаилә шунда китте. Ничек тиз генә җыенып киткән булсалар, шулай ук тиз, ләкин инде котлары очып кайтып та җиттеләр. Күрше хатыннарының берсе безгә керде дә әниемә сөйли дә башлады.
 
– Барып җиттек тә ванна керә башладык, ә биш яшьлек кызым якын да килми, чөнки анда шәрә бабакай безгә карап басып тора, ди. Бала-чага фантазиясе, дип, башта ышанмадык, ләкин кызым бер таш янына җитәкләп алып барып, әнә ул анда качып тора, дип төртеп күрсәтә башлагач, баланың алдашмавына ышанмас җиремнән ышандым да эсселе-суыклы булып киттем! Чөнки сабыйлар күзе без күрмәгәнне дә күрә, дигәннәрен ишеткәнем бар иде! Шуңа тиз генә җыендык та кайтып сыпырдык...
Әлеге хәлдән соң күрше­ләребез анда башкача бер тапкыр да бармады.

Мәрхүмә кызы юатырга кайткан...

Безнең йортта яшәүче күрше­без Кәбирәнең унҗиде яшьлек кызы машина астында калып, һәлак булды. Әлеге хәлдән соң аның акылы бераз җиңеләйде, шуңа ул сөйләгән­нәргә бик ышанып бармыйлар иде. Нәрсә булган соң?
 
Кызының “Линда” кушаматлы овчаркасы була. Мәрхүмәне җирләгәннән соң бу ике җан иясе бер-берсенә бик якыная, ләкин ананың күңеле һаман сыкрый. Төннәрнең берсендә елап ятканда хатын кемнеңдер ишектәге йозакны ачарга маташуын ишетә. Шул мизгелдә үк Линда сикереп тора да коридорга чаба. Юк, чапмый, ә уктай атыла. Һәм шунда башлана да инде!.. Эт асраган кеше озак күрешмәгәннән соң эт белән хуҗаның ничек очрашуын бик яхшы белә...
 
Кәбирә үз уеннан үзе куркып шакката, хәтта диваннан да тора алмый, ә коридорда ыгы-зыгы дәвам итә. Аннары, хатын сөйләвенчә, ул инде үзе яткан залга кемнеңдер кергәнен, янына килгәнен сизә һәм ул аның... кызы икәнлеген аңлый! Ә эт шатлыклы шыңшуын, сикерүен, сырпалануын дәвам итә. Бахыр ана тын гына елый, күзгә күрен­мәгән әрвах белән сөйләшмәкче була, тик берни дә әйтә алмый...
 
Бераздан ул үзенең башыннан сыйпаганны тоя, аннары Линда хуҗасын ишеккә кадәр озатып куя да шунда кала, залга башкача керми...
Кәбирә сөйләвенчә, фатир тынып калганнан соң ул коточкыч арыганлык тоя һәм 12 сәгать уянмыйча йоклый. Аннары, ни гаҗәп, ашыйсы килеп уяна һәм шуннан соң гына хәсрәте бераз басылгандай була...

“Үземне читтән аермачык күрдем...”

Берәдәк эт-песиләр приютында эшли идем. Аларны безгә табып алучылар төрле хәлдә, имгәнгән килеш тә китереп тапшыра. Төнге өчләрдә үземнең бүлмәмдә куна калдырылган песинең яраларын эшкәрттем дә йокларга яттым.
 
Йокымсырый гына башлаганда үзара сугышып киткән ике песинең чыр-мыр килгәне ишетелде. Юрган астыннан чыгып, ай яктысында гына икенче бүлмәгә тегеләрне аерырга киттем. Сугыш чукмарларын сүгә-сүгә ике якка куып җибәрдем дә бүлмәмә юнәлдем.
 
Пыяла ишек янына килсәм, караватта... үземнең йоклап ятуымны күрдем, ә баш очымдагы мендәрдә теге песи ята! Катып калдым һәм уйларга тырышам: “Анда кем ята? Ә мин кем? Шундый төшме бу, юньләп йоклап та китмәгән идем бугай бит?” Фикерем чуалды, менә хәзер һушымны югалтырмын кебек. Борылдым да тәрәзә янына бераз фикер тупларга киттем. Ләкин бүлмә уртасында хәлем бетеп егыла башладым, тик егылмадым, идәннән бер метрда һавада асылынып калдым. Башта бер генә уй: “Я, арытаба ни була инде?”
Шулвакыт кемдерме-нәрсә­дерме мине билемнән тотып алды да йокы бүлмәмә таба һавада йөздереп алып китте, аннары мине... минем өстемә салды. Йөрәгем сикереп чыга дип торам!..
Шуннан соң мин тиз генә тордым да утны кабыздым. Бер­аз һуш җыеп утырганнан соң, барыбер йоклап китә алмаячагымны аңлап, каһвә ясарга тотындым, аннары эт-песи чәр­кәләрен юа башладым, яктыргач исә этләрне урамда йөртергә алып чыгып киттем. Көне буе, бик борчылып, берәр нәрсә буласын көтеп йөрдем, үзем белән булган хәлне аңларга тырыштым: гомумән, нәрсә булды соң бу?

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас