Күп кенә мөселман халыкларында 2000 елларда туган кыз балаларга Диана яисә Алина исемнәре кушылган. Бүген игътибарны шуларның икенчесенә юнәлтик әле. Аңа мода яңа меңьеллык башында аеруча популяр булган татар гимнасткасы Алина Кабаевадан башланып китте. Шул шаукымда искиткеч талантлы фигуристка, дөнья чемпионы Алина Заһитовага исем кушалар. Дөньякүләм шаулаган шәхесләр! Нигә соң татарлар нәкъ менә шушы исемне аеруча ярата, моның сере нидә?
Соңгы елларда ул безнең илдә шулкадәр киң таралды ки, кайберәүләр аны хәтта славян исеме дип кабул итә башлады. Мондый очракларда аның, гадәттә, Олеся/Алена парына барып тоташуы турында белдерергә яраталар. Ләкин бу исемнәр чит илдән кергән Елена белән соңрак ассоциацияләнә башлый, өстәвенә, алар “олениха”, ягъни ана болан дигән сүздән килеп чыккан.
Башка фикер яклылар исә, киресенчә, бу исемне мөселманнарныкы дип исәпли. Бу очракта алар аны гарәпләрдә киң таралган “Али” (Гали) исеменнән башланган дип бара. Тәрҗемә иткәндә, ул “югары, бөек, асыл, кыйммәт, аксөяк” дигәнне аңлата. Мондый исемнең хатын-кыз варианты чынлап та бик мөмкин, чөнки аларның гарәпчә яңгырашы, язылышы, Европадагы кебек үк, “а” хәрефенә тәмамлана. Ләкин гарәпләрдә “Алина” исеме очрамый, шуның өчен дөресрәк версия мондый булырга тиеш: Алина исеменең тамырлары Көнбатыш Европа илләреннән булуы ихтимал. Ә аның бездә күпләп таралуына 1920-30 еллардагы театрлар, аларда уйналган чит ил спектакльләре йогынты ясаган булырга тиеш, чөнки татар театры да шул елларда зур күтәрелеш чоры кичерә.
Шунысын да өстәргә кирәк: чит ил әйберләренә, исемнәренә мода безнең илдә ул елларда гына түгел, ә һәрвакыт булды, исем белән мисаллар туры килгән генә булырга тиеш. Ул яклап караганда да совет чорында илебездә бик күп яңа исемнәр уйлап чыгарыла, мисалга шул ук революцияне икегә бүлеп, “Рева” белән “Люция”не генә алып карау да җитә.
Революцион рух белән сугарылган күп кенә большевиклар балаларына лозунг һәм кыскартулардан – “Даздраперма” (Да здравствует первое мая), “Ким” (Коммунистический интернационал молодежи), “Даздрасмыгда” (Да здравствует смычка города и деревни), “Кукуцаполь” (Кукуруза – царица полей), “Дотнара” (Дочь трудового народа), техник прогресс ягыннан – “Электрина”, “Дрезина”, “Трактор”, “Маузер”, юлбашчылардан – “Мэлс” (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин), “Вил”, “Владлен”, “Вилен”, “Нинель” (Владимир Ильич Ленин), “Тролебузина” (Троцкий, Ленин, Бухарин, Зиновьев), даталар буенча “Ноябрина”, “Октябрина”, “Апрелина” дигән исемнәр кушып бетерә. Әлбәттә, ул балаларның күпчелеге үсеп җиткәч исемнәрен, паспортларын алмаштыра.
Ә менә татарлар (югарыда китерелгән кайбер исемнәр, әлбәттә, аларда да була, ләкин боларын искәрмә дип карарга кирәк) бу модага бик иярми, ә менә читтән алынган күп кенә исемнәр безнең халыкка бердигән ябышып, яшәп, күнегелеп китә. Шундыйлардан, мәсәлән, Марсель, Ренат, Рудольф, Альберт, Артур, Марат, Эмиль, Камилла дигәннәрен үз балаларына татарлар гына куша.
Бүген без сүз алып барган Алина да шул ук сериядән. Ул иске германча “Адель” исеменнән (мәгънәсе югарыда китерелгән Али белән аваздаш), дөресрәге, аның латинча Аделаида, Аделина формасыннан ясалган. Халык кеше исемнәрен кыскартып дәшәргә бик ярата (бездә ул Сәйфулла – Сәйпи, Сәйфи, Хәтмулла – Хәтми һ.б.), шуңа да Алина Аделинадан кыскартыла һәм үзаллы булып китә.
Бу исемне йөрткән билгеле шәхесләргә килгәндә, андыйлар да җитәрлек. Мәсәлән, XIX гасырда яшәгән рәссам Ренуарның хатыны Алина Шариго, француз суффражисткасы (феминизмның сәяси агымы тарафдары) Алин Валетт, француз рәссамы Алин Ревейо де Ланс... Ул заманнарда Русиядә бу исем әле бөтенләй очрамаган. Хәер, бер искәрмә бар – “Евгений Онегин”нан княжна Алина, ләкин ул да үзенең чын исеме урынына көнбатыштан алынганнан файдаланган әдәби персонаж гына, реаль шәхес түгел.
Ә Русиядә кызларга мондый исем кушу модасы 1930-40 елларда башлана. Аларга мисал итеп “Союзмультфильм” рәссамы Спешневаны, театр актрисалары Ланинаны, Покровскаяны китерергә мөмкин. Ләкин бу тенденция, ни гаҗәп, татарларда югалмыйча сакланып кала һәм татар кызлары, Олимпия чемпионнары: нәфис гимнастика буенча – Алина Кабаева, фигуралы шуу буенча Алина Заһитовадан соң яңа популярлык ала һәм башка милләт вәкилләренә дә тарала. Шундый ук модага мисалны “Алсу” исеме белән дә бәйләп китерергә мөмкин. 2000 елның маенда
“Евровидение” музыкаль конкурсында Русия исеменнән чыгыш ясап, инглиз телендә “Solo” җыры белән икенче урынны яулаган татар кызы Алсу да әлеге исемгә яңа сулыш өрде. Аңа кадәр дә бу исем халкыбызда киң таралган булса да, әлеге вакыйгадан соң ул тагын да популярлашып китте һәм шул елларда туган һәр бишенче кыз балага диярлек шушы матур исемне куштылар.
Заманында мәшһүр җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев үз исемнәрен популярлаштыруга көчле тәэсир иткән кебек, бүген замандашларыбызның казанышлары да халкыбызның исемнәр дөньясына, ягъни ономастикага, аның антропонимика бүлегенә бик зур йогынты ясый. Бүген бу исемлеккә, иманым камил, бөтен дөнья каршылыгын нәфис иңнәренә алып, кыю җиңеп баручы фигуристкабыз Камилә Вәлиеваның исеме дә өстәлер әле!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернет мәгълүматлары файдаланылды).