Бу вакыйгалар ерак 2009 елда булды, ул чакта мин, эш юклыктан, зур булмаган бер фирмада риэлтор булып эшләдем. Хезмәт урынымнан, мул булмаса да, тотрыклы оклад түләнгәч, шушы вазыйфаны вакытлыча булса да башкарырга алынуым аңлашыладыр. Шулай итеп, мин маклер булып киттем.
Эш урыным Уфадан бик ерак булмаган бер шәһәрдә иде, анда автобус белән йөрергә туры килде. Безнең агентлыкка төп керемне “кара сделкалар” китерә иде. Җитәкчебез Ирина Михайловна шундый рейдер басып алулары һәм торак булмаган милек белән төрле махинацияләр нәтиҗәсендә ару гына байлык туплап өлгергән иде инде.
Аңардан тыш, офисыбызда Дима белән Павел исемле егетләр дә эшләде, аларның милициядә һәм башка структураларда танышлары күп булды. Болар, нигездә, алкашларны, наркоманнарны яшәгән фатир-бүлмәләреннән чыгарга, күченергә күндереп, кайвакыт куркытып, аларга алмашка “Кукуево” авылында аерым йортлар вәгъдә итү белән шөгыльләнде. Иске яисә ярымҗимерек алачык эләктерә алганнары бик бәхетле дә булгандыр, чөнки күп очракта ул алкоголиклардан берникадәр акча яисә берничә шешә аракы биреп котылдылар, шуңа күпләр, шешә кочаклап, урамда калды.
Диманың матур яшәргә яратучы чибәр хатыны Лена да офиста эшләде. Башта ул “кара” эшләргә катнашмады, ләкин акча ярату тора-бара аны да бу эшкә җәлеп итте. Секретарь Ирина барлык махинацияләрне дә белеп тора иде, алар турында миңа да соңыннан ул сөйләде.
Ә бәян итәсе вакыйгалар егетем Артемның коммуналкадагы үз бүлмәсен сатарга җыенуыннан башланып китте. Бер як күршесе – өендә шәрә йөрергә яратучы, кече йомышын да раковинага гына бушатучы, мәңге юынмаган һәм айнымаган алкаш, икенчесе – яшь балалы ялгыз чегән хатыны Ида. Мондый шәп мөмкинлектән файдаланып, безнең әшнәләр аларны бушатып, берләштереп, берәр фирмага офис итеп сатарга булды.
Миңа клиент тапкан өчен түләделәр дә, коллегалар теге ике күршене “эшкәртергә” кереште. Алкаш аракыга була шундук ризалашкан, ә менә чегән хатыны бернинди үгетләүләргә дә риза булмаган, шуңа аны шактый гына куркытырга туры килгән. Нәтиҗәдә, егетем үзенә тиешлесен алды, тегеләр исә урамда торып калды...
Өйсез-йортсыз калган кешеләрне кызганып, мин, ярдәм сорап, Димага мөрәҗәгать итеп карадым. Аның сүзләре мине шаккатырды. “Алар – кешеләр түгел. Без үзебезгә тиешлесен генә алабыз. Минем хатынымны матур киендерәсем, үземнең дә матур итеп яшисем килә, минем өчен андый кешеләр – чүп, аяк астындагы пычрак кына!” – диде ул.
Соңгы көннәремне эшләп йөргәндә офиска карт кына бер чегән хатыны килеп керде һәм, сәлам дә алмыйча, турыга җитәкчебез Ирина Михайловнага мөрәҗәгать итте: “Ида да, баласы да үлделәр, аларның үлеме сезнең намусыгызда. Сез кеше милкен генә түгел, аларның гомерләрен дә аласыз. Моның өчен үзегез дә, балаларыгыз да җәзасын алачак!” Чегән карчыгы шулай диде дә кырт борылып чыгып та китте.
Чегән каргышын оятсыз коллегаларым җитди кабул итмәде, көлешеп кенә алды. Тиешле ике атна үтүгә мин аннан киттем. Егетем Артем белән дә озакламый аерылыштык, ул шәһәрчеккә дә мин башкача барып йөрмәдем, Уфада эш таптым. Шулай да өч еллап үткәч, анда барып чыгарга туры килде, шунда секретарь Ирина белән очраклы гына күрештек, мин киткәннән соң булган хәлләр турында ул сөйләде.
Чегән карчыгы килеп китүгә бер ай дигәндә Ирина Михайловнаның эчмәгән, тартмаган, спорт белән шөгыльләнгән тап-таза улында табиблар йөрәк чире тапкан. Аны чит ил клинакаларында дәвалар өчен әти-әнисе машиналарын да, коттеджларын да, алтын-көмешләрен дә, ахырда фатирларын да саткан, ләкин кыйммәткә төшкән дәваның файдасы булмаган, егет ярты елдан үлгән. Бердәнбер улы вафатыннан соң әнисе акылыннан язган, әтисе яшь кәләш алып кайткач, акылы зәгыйфьләнгән хатынны өеннән куып чыгарган. Бераздан ул машина астына эләккән, ә, бәлки, үзе ташлангандыр...
Шул вакытларда Диманың хатыны 6-7 айлык авырлы булган. Әлеге чорга хас халәттән тыш, яман төшләр күреп саташкан, аларда аны бала күтәргән яшь чегән хатыны эзәрлекләп җәфалаган. Баласын имин генә тудырганнан соң да ул сабыен яратмаган, төнге клубларга, рестораннарга, затлы кибетләргә йөргән. Шундый бер сәүдә үзәгенә кереп киткәндә ул баласын машинасында калдырган, ә чыгуына бала да, кыйммәт машина да булмаган. Бераздан аның баласын буып үтерелгән килеш чүп савытында тапканнар. Дима моны гафу итмәгән, хатынын үтергәнче тукмаган, үзен пычак кадап үтергәннәр...
Әлеге хәлләрдән соң Диманың әшнәсе Павелның коты очкан, тиз арада фатирын сатып, хатыны Валяны һәм ун яшьлек улын алып, Уфага күченеп киткән. Ләкин аның гаиләсен бу да коткармаган, хатынын да, улын да төшләрендә теге чегән хатыннары бастырган. Бераздан Валя урамда улы белән йөргәндә алар янына ниндидер чегән хатыны килгән һәм ана белән малаен башкача беркем дә күрмәгән, озакламый Павел үзе дә автоавариядә һәлак булган...
Бу хәлләр, бәлки, фаҗигале вакыйгаларның бер-бер артлы тезелешеп, туры килүе генәдер, үч-каргышлардан сәбәп эзләргә ашыкмыйк. Бер генә нәрсәне һич шикләнмичә әйтергә була: син кылган явызлык кайчан да булса барыбер үзеңә әйләнеп кайта ул!
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).