Темалар исә бүген реинкарнациягә, полтергейстка һәм безнең арада яшәүче ике аяклы хайваннарга багышлана. Алар аптырата да, куркыта да, уйландыра да...
“Мин зур чагымда танкта янып үлдем...”
Улыма өч яшь ярым булган чагында ул бик сәер хәлләр турында сөйли башлады. Берсендә йоклап китәр алдыннан елаганы ишетелде. Ирем белән янына килдек тә тынычландыра башладык. Ә ул болай ди:
– Зур булган чагымда мин, әти, синең кебек үк, офицер булдым һәм янып үлдем. Машинадан дустымны өстерәп чыгарырга тырышкан идем...
Шуннан соң ул чын танк (“озын борынлы машина”) турында сөйли башлады. Ул хәтта Кызыл Армиядә 1941 елга кадәр булган үзенең формасын, якасындагы кубикларның нинди булуын тәфсилләп тасвирлады. Минем картәти хәрби кеше иде, шуңа да ул форма турында мин фотолар буенча күз алдыма китерә алам. Ул кичтә улыбыз сөйләвенчә, башта ул танктан бер иптәшен тартып чыгара алган, аннары икенчесе артыннан кереп киткән, ләкин икесе дә янып үлгәннәр...
Без улыбызны булдыра алганча тынычландырдык, аннары ул йоклап китте кебек. Бүлмәсеннән чыккан гына идек, янә елау тавышы. Тагын кердек.
– Мин чик буенда хезмәт иткәндә минем ак атым бар иде. Ләкин безне үтерделәр! Әйе, мин чик буенда хезмәт иттем, шунда һәлак булдым...
Бу хәлләр 90нчы елларда булып, ирем белән реинкарнация турында азмы-күпме хәбәрдар идек инде, шуңа улыбыз сөйләгәннәрне тыныч кабул иттек. Ләкин... балабыз безгә бик кызганыч булды! Әлбәттә, аның безгә башка хәлләр турында да сөйләгәне булды, әмма шушылары хәтеребезгә нык уелып калды.
“Челтәр куркыныч итеп ыржайды...”
90нчы елларда без, япь-яшь гаилә пары, бер яшьлек кызыбыз белән бераз акча эшләү ниятендә бер поселокка күченеп килдек, вакытлыча бер агач йортта яшәдек. Ирем эшкә урнашты, мин бала белән утырам.
Өйдә шкаф булмаганлыктан, без, почмакка кадаклар кагып, шуларга эленгән киемнәрне челтәр белән каплап куйдык. Бер иртәдә кызым иртүк уянган да караватында елап басып тора. Мин, аны тынычландырып, янә яткырдым да чыгып китәргә дип борылдым һәм... катып калдым: теге челтәр урта бер җирендә ертылган да, ямьсез авызга охшап, ыржаеп карап тора! Аннары ирем уянды. Аннан: “Син төнлә торып, ялгыш тиеп ертмадыңмы?” – дип сорадым. Юк, төнлә тормадым, ди. Аңа ышанмадым, эштән арып кайткач, хәтерләмидер дип уйлап куйдым. Шул ук көнне мин челтәрнең ертыгын яхшылап тегеп куйдым.
Икенче иртәдә мин янә кызымның хәлен белергә караваты янына килдем. Шул чакта башымда “Челтәр!” дигән фикер чыңлап үтте. Борылып карауга тәннәрем чымырдап китте: нәкъ мин тегеп куйган урында ул тагын ертылган, коточкыч елмаюга охшаган ертык кына мыскыллап көлеп тора! Мин кычкырып җибәрдем, ирем сикереп торды, берни аңламый.
Әлеге хәлләрне берничек тә аңлата алмадым: өйдә эт-песи юк, кызым әле тәпи китмәгән, ирем үзенең катнашлыгыннан баш тарта. Аптырагач, без ул почмактан киемнәребезне алдык, ә челтәрне мин чыгарып ыргыттым...
Янә бер атна үтте, кызым йоклый, ирем эштә, мин бүлмәдә ялгызым гына утырам. Шулчак башымда тагын “Челтәр!” дигән сүз чыңлый башлады. Алдымда кухня тәрәзәсендәге челтәр генә бар. Карыйм, ул бөтен, ертыклары юк, ә теге сүз һаман аңымда бөтерелә. Шулчак челтәр җил искәндәге кебек астан күтәрелә башлады, аның астыннан тыны яртылаш чыккан шар тәгәрәп килеп чыкты да аякларым янында туктап калды!
Мин ул шарны кызыма алган идем, кабартып уйнаганнан соң каядыр юкка чыкты, нәрсәдер артына төшеп югалды. Ләкин әлеге мизгелдә ул аннан үзеннән-үзе килеп чыгып, аякларым янына тәгәрәп килә алмас иде! Котым очып, кычкырмакчы булам – тавышым чыкмый! Бераз һуш җыйгач, кызымны күтәреп алдым да урамга чыгып йөгердем һәм ирем кайтканчы без эскәмиядә утырдык. Икенче көнне үк без ул йорттан күченеп киттек. Хәзер миңа 45 яшь, ләкин шул чакта котым очкан кебек башка беркайчан да курыкканым булмады...
“Балага ашардай булып карады...”
90нчы елларда мин сак хезмәтендә эшли идем, шуңа кешеләрне күзәтү, кылыкларын һәм тәртипләрен анализлау хезмәтем бурычлары булды, бу гадәт көндәлек тормышыма да күчте.
Берсендә троллейбуста өйгә кайтып барам. Бераз вакыттан соң урта бер җирдәрәк ябык, сәләмә генә киемле, иске плащ кигән җитмеш яшьләр тирәсендәге картка игътибар иттем. Бу тип тәрәзәгә карап баручы ун яшьләр чамасындагы кыз балага бик текәлеп тора башлады. Миңа ничектер чиркангыч булып китте, чөнки әлеге карт, күзләрен ялтыратып, бу балага, ризыкка төбәлгән кебек, ашардай булып карап бара иде.
Моны күреп, мин ипләп кенә якынрак барып бастым, маньяк балага ул-бу кыла башласа, салып әйләндереп, бөтереп алырга әзерләндем. Ләкин беренче тукталышта ук карт чыгу ягына юнәлде, янымнан үтеп киткәндә генә миңа таба борылды да мыскыллы итеп көлеп куйды. Һәм мин шундук аның эт-бүренеке кебек казык тешләренә игътибар иттем! Бу яшьтә алар бозылган, черегән, саргайган булырга тиештер, юк шул, алар овчарканыкы сыман нык, очлы иде! Моны күреп, мин шаккатып катып калдым, искә төшсә, бүген дә тәнем чымырдап китә...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).