+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
15 Июня , 08:40

Кар кешесе, югалган поезд һәм телепортация

Бу сәер могҗизалар дөнья җәмәгатьчелегенә бүген дә тынгы бирми.

Кар кешесе, югалган поезд һәм телепортацияКар кешесе, югалган поезд һәм телепортация
Кар кешесе, югалган поезд һәм телепортация

Кешелек дөньясында бүгенге заман фәне дә, галимнәр дә, алдынгы технологияләр ярдәмендә дә аңлатып бирә алмаслык серләр бик күп. Аларның кайберләре күңелсез хәлләр белән бәйле булса, арада коточкыч вакыйгалар нәтиҗәсендә булганнары да бар.


Кар кешесе

Аның белән очрашу турында галимнәр күптән хыялланса да, аны моңа кадәр якыннан күрү бәхете беркемгә дә елмайганы юк әле. Әлегә алар йетиның зур аяк эзләрен генә күрә, камерага ерактан олы гәүдәсен генә төшерә алган.
 
Бу зат белән кызыксынулар Русиядә револю­циягә кадәр үк башлана. 1907 елда ук зоолог Виктор Хохлов бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнә һәм Казахстан терри­ториясендә кар кешесенә охшаган борынгы җан иясе яши дип исәпли. Кызганычка каршы, аның гыйльми эшләренә илдәге сәяси вакыйгалар аркасында тиешле игътибар бирелми.
 
Соңгы елларда кар кешесе темасы белән кем генә кызыксынмый, күп кенә белгечләр аның барлыкка килү тарихын өйрәнә. Аны төрлечә – кар кешесе, йети, бигфут, саксватч дип тә атыйлар. Килеп чыгышы турында да теорияләр күптөрле. Мәсәлән, профессор Борис Поршнев аны безнең көннәргә кадәр сакланып калган неандерталец дип исәпләсә, япон галиме Нобуяки Небука – зур һималай аюы, финнар чит планета вәкиле, дип бара. Билгеле астролог Мишель Нострадамусның кеше белән ерткыч хайван гибриды туачагы турындагы фаразлары белән бәйләп аңлатучылар да очрый.
 
Сенсация артыннан куарга яратучы американнар исә тере йети тотып биргән кешегә бер миллион доллар вәгъдә итә. Ничек кенә булмасын, галимнәр һәм энтузиастлар тырышлыгына карамастан, кар кешесе һаман да табигатьнең ачылмаган феномены булып кала. Ул тагын күпме вакыт качып, кешеләргә йонлач аркасын гына күрсәтеп йөрер – әлегә билгесез.

Югалган поезд

1911 ел. Халык поезд вагоннарында шәп сәяхәткә өметләнеп урнашып беткәннән соң кыңгырау чылтырый һәм күңелле компания сәфәргә чыга. Иллегә якын пассажирның бөтен чыгымнарын Рим шәһәре хакимияте һәм “Санетти” фирмасы үз өстенә ала.
 
Күңелле итеп кычкырта-кычкырта, поезд Ломбардия таулары астыннан үтәчәк озын тоннельгә якынлаша, ә бушлай сәфәрдән кәефләнеп алган халык, ни күрәчәген дә уйламыйча, әлегә шаярышып-көлешеп, язмышына таба ашкына. Нәкъ шушы тоннельдә поездның пассажирлары белән бергә юкка чыгачагын әлегә беркем дә башына да китерми. Нибары ике кеше, нидер сизенеп, соңгы моментта поезддан сикереп төшеп кала…
Фәнни версияләрнең берсенә ярашлы, поезд параллель дөньяга юлыккан һәм вакыт порталына барып эләккән. Кайвакыт ул кап-кара төтен белән чолганган хәлдә вокзалларда хасыйл була, ә аннан сикереп төшеп калырга тырышучы һәр кеше томанга чумган кебек юкка чыга икән.
 
1940 елда Мехико табибы, психиатрия докторы Хосе Саксино теркәгәнчә, ул вакытта клиникага психикасы бозылган 104 кешене китергәннәр. Алар үзләрен сәер тоткан, тирә-яктагыларның тавышларын һәм табиб сөйләгәннәрне ишетмәгән. Соңрак ачыкланганча, алар барысы да итальяннар булган һәм Мексикага ниндидер поезд белән килгән, үзләре генә белгән фаҗигадән качып котылырга теләгән.
 
Тагын бер сәер хәл-вакыйганы безнең илдә тимер юл хезмәткәре Петр Устименко 1955 елның 29 октябрендә теркәгән. Ул чакта Балаклава яныннан бернинди расписаниедә дә булмаган сәер поезд зур тизлектә үтеп киткән, өстәвенә, ул үткән урында беркайчан да... рельслар булмаган. Итальян пассажирлары утырган серле поезд составын, имеш, дөньяның башка кыйтгаларында да күрүчеләр булган. Димәк, кайдадыр яшерен тимер юллар бар, һәм бәлагә тарыган экспресс шул юллар буйлап хәрәкәт итеп йөри, күрәсең...

“Филадельфия” эксперименты

Бик күп еллар үтсә дә, Америка армиясе киң билгеле “Филадельфия” эксперименты турындагы мәгълүматларны һаман сер итеп саклый. Аның соңрак “Салават күпере” проекты” дип аталуы да билгеле.
 
1943 елда “Элдридж” хәрби корабы яңа телепортация технологиясен сынау объекты итеп сайлана. Доктор Джон фон Неймарның проекты ярдәмендә хәрбиләр әлеге корабны магнит кыры ярдәмендә кеше күзенә күренмәслек итәргә исәп тота һәм бу дөньядагы хәлләрне тамырдан үзгәртергә тиеш була. Тәҗрибәдә катнашучы белгечләр ихтимал булган барлык хәвефләрне бик яхшы аңлап торса да, кораб экипажы язмышы белән исәпләшеп тормыйча, экспериментны үткәрергә карар кыла.
 
Беренче сынау 1943 елның 20 июлендә оештырыла. Кораб бортындагы дәү-дәү генераторлар нык көчле магнит кыры хасыйл итә, нәтиҗәдә, кораб командасы белән бергә 15 минутка күздән югала. Әлеге эксперимент уңышлы дип табыла, соңрак ул тагын бер тапкыр үткәрелә, ләкин ниндидер проблемалар башлана һәм проектны ашыгыч рәвештә ябарга мәҗбүр булалар.
Бернинди яшерен серлелеккә карамас­тан, җәмәгатьчелеккә шул билгеле була: экипаждагы 200гә якын кешедән нибары 20 диңгезче исән кала. Алары да хәтер­ләрен югалта, үз-үзләрен белештермичә йөри, ә берсе, имеш, стена аша үтеп чыга һәм аны башкача беркем дә күрми, гаип була...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас