+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
24 Июня , 04:30

Бер-ике җөмлә белән

Шушы кыска гына хәл-вакыйгалар да сискәндереп куяр икән...

Бер-ике җөмлә беләнБер-ике җөмлә белән
Бер-ике җөмлә белән
Бер-ике җөмлә белән генә кешенең котын алырга яисә йөрәген еш-еш тибәргә мәҗбүр итәргә мөмкинме? Түбәндә китерелгән мисаллар моның мөмкин булуын раслый. Әлбәттә, һәркемнең үз психикасы, үзенчәлекле йөрәге, үз шом-шөбһәләре һәм хәтта ки үз фантазиясе. Ләкин юмор хисе дә һәрберебездә үзенчә икәнлеген онытмыйк.

Песи

Песием минем өйгә тыныч кына кайтып кергәнне сизмәде. Үземнең йонлачымнан бу кадәр куркырмын дип башыма да китермәгән идем... Мине күреп калу белән ул ысылдап сикереп торды да, кеше кебек арт аякларына басып, ике тәпиен өскә күтәреп, миңа таба килә башлады!

Такси

Бик ашыкканлыктан, такси килеп туктау белән йөгереп барып кереп тә утырдым. Таксист: “Ул урамда юл тыгыны, урап үтәбез!” – диде дә, оятсыз күзләрен майландырып, янәшәдәге урманга алып кереп китте... Телефонга “Сезнең такси бер минуттан килеп җитәчәк!” дигән смс-хәбәр килгәч кенә ялгыш икенче таксига утырып киткәнлегемне аңладым...

Хатыным

Фатирыма кайткач, зал бүлмәсендә кызыбызны кочагына алган хатынымны күрдем. Коточкыч авариядән соң мин аларны бер атна элек җирләгән идем... Шунда кайсысы куркынычрак булуын аңлый алмый тордым: бу күземә генә күренәме, әллә аларны каберләреннән казып алып, өйгә кайтарып утыртканнармы?..

Әткәй

Өстәл артында компьютерда эшләп утырам. Күз чите белән генә бүлмәм ишегендә әткәйнең фигурасын абайлап алдым. Гадәттәгечә сәлам бирдем дә бер-ике секундтан аннан килгән смс-хәбәрне укыйм: “Мине көтмә, ашый тор, мин эштә тоткарланам”.
Борылып карасам, ишектә әткәйгә охшаган кемдер басып тора, кулында телефон-мазар юк. Минем аптыраганны күрде дә бик куркыныч итеп елмая башлады...

Зиратта

Дустым мине кич зиратта йөреп кайтырга чакырды, ул безнең кайчак йөри торган гадәти урын иде: беркем юк, тыныч, рәхәт. Бу юлы да бер дә куркыныч булмады, иркенләп сөйләшеп йөрдек. Бераздан каршыга каравылчы очрады да безгә фонаре белән яктыртты. Ул миннән: “Улым, япа-ялгызың монда нишләп йөрисең?” – дип сорагач кына курку биләп алды...

Шаку

Нык итеп ишек шакыдылар. Аннары тәрәзәгә. Тормаячакмын, төнге өчтә ишек шакып йөрмәсеннәр! Тәрәзәгә шаку көчәйгәч кенә, пыяласын вата бит инде, дип борчылып, торырга туры килде. Хәзер кирәгеңне бирәм, дип, тәрәзә янына килсәм, анда беркем дә юк, ә шаку тавышы дәвам итте. Борылып карасам, тәрәзә шаку тавышы артымдагы көзгедән ишетелә...

Тоз

Барлык яман, тискәре, кара көчләрдән сакланыр өчен сихырчы карчыктан өшкерткән тозны кич белән ятар алдыннан йокы бүлмәмнең тупсасына сиптем. Тик этем коридор ягыннан килеп басты да, күзләрен дә йоммыйча сәер итеп миңа карап тора, бүлмәмә керә алмый...

Пышылдау

Эштән соң гына арып кайттым да, иренеп кенә кичке ашны капкалап алгач, йокларга яттым. Берзаман күрше бүлмәдән сәер пышылдау ишетелде: “Әткәй! Минем шкафта ниндидер куркыныч албасты бар бугай! Мин бик куркам, монда чык әле!” Бәләкәй сабыйлар тәрбияләүче ата-аналар өчен моның бернинди сәерлеге дә, шомлылыгы да юктыр, әлбәттә. Ләкин мин бит буйдак, ялгызым яшим! Балаларым да юк...

Төш

Миңа инде ничәнче тапкыр бер үк куркыныч төш керде: учыма, имеш, тешләремне төкерәм, ә авызымда кал­ганнарын икенче кул бармаклары белән үзем суырып алам...
Дертләп уянып киттем дә, төш кенә икәнлеген аңлагач, тынычландым. Ләкин шул чагында авызымда уртларым кычыта башлады. Шуннан бармакларым белән авызыма кереп киттем дә аннан бер-бер артлы тешләремне тартып чыгара башладым...

Курчак

Миңа читтән кемнеңдер карап торганлыгын сизгәнлектән, кинәт кенә уянып киттем. Бүлмәмнең һәр почмагына караш ташладым – беркем дә юк. Ләкин теге караш тойгысы бетмәде. Шуннан бүлмә ишеге ягына карасам, йөрәгем жу-у итеп, тәнем чымырдап китте: анда әниемнең фарфор курчагы, пыяла күзләрен ялтыратып, миңа карап тора!
Ул курчак һәрвакыт сервант эчендә торды, мин аны аннан алганым да юк. Башка кеше алуы да мөмкин түгел, чөнки фатирда мин ялгызым гына яшим...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас