

Кеше үлгәч, гәүдәсен җиргә күмәләр, ә җаны кайларга аша икән? Икенче кешегә күчәме, әллә мәңгелеккә үзенең туган нигезендә каламы? Бу сорауга җавапны төгәл беркем дә әйтә алмый. “Дежавю” төшенчәсен җанның икенче тәнгә күчүе белән бәйләп буламы? Галим, психологлар моны мистика яисә баш миенең эшләвендә ниндидер үзгәрешләр белән дә бәйли. Тик дөньяда төрле башка сыймаслык вакыйгалар булып тора.
“Өч исән-сау кыз әтисе булу да зур бәхет миңа”, – дисә дә, Газим, йортта ярдәмче улым туса иде, дигән өмет белән яшәде. Хатыны Гөлшат малайга авырга калды, тик, чирләп китеп, аларның малайлары тугызынчы айда үле туды. Үз балаңны зиратка алып барып җирләүдән дә авыррак нәрсә юктыр бу дөньяда. Гөлшат белән Газим бу югалтуны нык авыр кичерсәләр дә, “өч кызыбыз бар, шуларга куанырга кирәк”, – дип яшәүне дәвам иттеләр.
Еллар үтте, кызлар зур үсеп, бер-бер артлы кияүгә чыгып, балалары туды, шулар арасында Газимнең иң көтеп алган оныгы – малай да дөньяга килде. Юк, аның бар оныгы да көтеп алынган, кадерлеләр иде. Тик малайларның гаиләдә булганы юк иде. “Вәт бит әй, минем дә малай тотып яратасы бар икән”, дип шатланып, оныкларына сөенеп яшәде. Икенчегә дә малай була дигәч, ул инде шатлыгыннан үзен кая куярга белмәгән кебек тоелды. Тик кызы җиденче айда булганда, Газим йөрәк чиреннән үлеп китте. Хатыны һәм балалары бу хәлне бик авыр кичерде. Ике ай үткәч, Газимнең көткән оныгы Таһир дөньяга аваз салды.
Бала тугач, аны төрле табибларга тикшертергә алып китәләр. Шул мизгелдә кызы Гүзәлнең күңелендә бер генә теләк була – беренче булып әтисенә шалтыратасы килә. Әтисенең бу дөньяда юклыгын аңласа да, аңа шалтыратып карарга була, “абонент не доступен” сүзләрен ишеткәч, әтисен сагынып үксеп еларга тотына. Нәкъ шул вакытта палата эче кинәт яктырып киткәндәй була, башын күтәреп караса – каршысында әтисе Газим басып тора. Ап-актан киенгән, яланаяк, йөзе тыныч, битендә сырлары да юк, ямь-яшел күзләре белән әле генә әни булган кызы Гүзәлгә карап тора:
– Нигә елыйсың, карале нинди матур малайның әнисе булдың, тынычлан, мин бит әллә кайда китмәдем, мин яныңда, – диеп дәште ул.
Гүзәл сүзсез калды. Йөрәге дөп-дөп тибә, газиз кешесен янә югалтудан куркып, кулларын әтисенә сузды...
– Әти, кил әле, әти...
Әтисе башын гына чайкады.
– Юк, кызым... Миңа сиңа якын килергә ярамый...
Гүзәлнең тәне буйлап салкын йөгерде. Шулчак палата ишеге ачылып китте, бүлмәгә табиб керде, шул вакытта Газим юкка чыкты. Бу хәл турында Гүзәл беркемгә дә сөйләмәде. Бәлки бала тапканнан соң шулай күренгәндер, дип тә уйлый ул. Ләкин ул вакытта бернинди дару да бирмәгәннәр, аңы томаланмаган иде, һәр мизгелне ачык хәтерли, өйгә кайткач та бу күренешләр дәвам итте.
Таһирны бишектә тирбәтеп утырганда, бүлмәдә яңадан шул таныш яктылык таралды. Шунда тагын әтисе: “Ни өчен көн дә елыйсың, мин бит сиңа әйттем, мин синең яныңнан китмәдем, мин яныңда, шундый уллар үстерәсең бар әле синең”, – дип дәште Гүзәлгә.
Хәзерге вакытта модага кергән “депрессия” миңа да кагылды дип, ул табибларга барды. Бөтен тикшеренүләрне үткәч, “Сездә бернинди дә депрессия юк”, – диде табиблар.
Шуннан соң бу хәлләрне үз итеп яши башлады Гүзәл. “Таһир оныгымны тагын бер күреп китим, бүтән килмим, миңа апаең янына китәргә кирәк, көтә ул мине”, – дип дәште Газим.
Шул очрашудан соң чыннан да әтисен күрүләр бетте. Сирәк кенә төшкә керә, әтисе Газим үзенең үле туган улы белән теге дөньяда булса да хозурланып яши.
Белмим, җаннар, чыннан да, безнең белән аралашамы, әллә инде якын кешеңнең үлеменә ышанасы килмәүдән шундый күренешләр барлыкка киләме? Сорау ачык кала...
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Элина ФӘЙЗУЛИНА.