+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Серле сериал
9 Августа , 12:35

Башкортстанда төшерелгән легенда

“Вечный зов” сериалы авылларда нинди эз калдырган?

Башкортстанда төшерелгән легендаБашкортстанда төшерелгән легенда
Башкортстанда төшерелгән легенда

“Вечный зов” (1973–83) күп серияле фильмы экраннарга чыкканга ярты гасырдан артык вакыт узды. Әмма аны төшергән урыннарда бүген дә шул чор турында кызыклы истәлекләр, мәзәк вакыйгалар һәм хәтта легендага әверелгән хәлләрне сөйлиләр. Кино күптән төшерелгән, камералар җыелган, артистлар таралышкан. Ә менә ул көннәрнең эзе Башкортстан җирендә һаман саклана.

Кайда?

Сериалны төшерүнең төп мәйданчыклары Дуван һәм Белорет районнарында урнашкан була. Арада иң билгелесе – Дуван районының Тазтүбә авылы. XIX гасырдан сакланып калган йортлар һәм урамнар фильм авторларына үткән чорның атмосферасын тудырырга ярдәм иткән.
Тагын бер истәлекле урын – Юрүзән елгасы буендагы Сабакай кыясы. Фильмда бу урын Звенигора дип атала. Нәкъ менә шунда эзәрлекләү, елга аша чыгу белән бәйле иң киеренке күренешләр төшерелгән. Ә Белореттагы сәнәгать пейзажлары картинаның “колач”ын киңәйт­кән, Башкортстанның искиткеч табигате исә экранда кырыс Себер булып “уйнаган”.

Өч атлы арба куркыткан

Кайбер күренешләрне төше­рү хәтта тәҗрибәле артистлар өчен дә чын сынауга әверелгән. Мәсәлән, бер эпизод өчен өч ат җигелгән арба әзерләгәннәр. Әмма атлар шулкадәр җитез һәм холыксыз булып чыккан, аларны җигү белән үк чаба башлаганнар. Артистлар куркуларын яшермәгән.
– Гомер кыйммәтрәк! – дип, алар бу күренештә төшүдән баш тарткан.
Нәтиҗәдә, режиссерлар Александр Краснопольский бе­лән Валерий Усков артист­ларның сүзенә колак салган һәм хәвефле өч ат урынына тыныч бер ат кулланган.

Камчы урынына... полиэтилен

Экранда кайчак бик рәхимсез булып күренгән күренешләрнең дә үз сере булган.
Федор Савельевны камчы белән суктыру эпизодында чын камчы бөтенләй кулланылмаган. Аның урынына гадәти полиэтилен файдаланылган. Шуңа күрә экранда бик ышандырырлык күренгән күренеш чынлыкта актер өчен куркыныч булмаган.

Йөзләгән дубль һәм күз яшьләре

Тамашачы экранда берничә минут кына күргән кайбер күренешләр артында көннәр буе дәвам иткән хезмәт яшеренгән.
Чегән кызы биюе дә шундый эпизодларның берсе булган. Режиссерга я йөз борылышы, я кул хәрәкәте, я башка вак-төяк детальләр ошамаган. Шуңа күрә биюне кат-кат төшерергә туры килгән.
Йөзләгән дубльдән соң актриса хәтта күз яшьләренә кадәр барып җиткән. Нәтиҗәдә режиссер үзе теләгән күренешне төшерә алган.
Ә авыл хатын-кызлары исә чибәр чегән кызына кызыксынып кына түгел, бераз көнләшеп тә караган. Ул якларда андый кара чәчле, кара күзле кызлар бик сирәк очрый икән.

Паровоз – кино “йолдыз”ы

Фильмның иң танылган “артистлары” арасында кешеләр генә түгел, техника да булган.
Аны төшерүдә кулланылган паровоз эшләр тәмамлангач металлга тапшырылмаган. Кире­сенчә, ул Белоретта һәйкәл итеп куелган. Бүген туристлар аның янында фотога төшә, әмма күпләр бу паровозның заманында кино “йолдыз”ы булганын хәтта белми дә.

Авыл халкы – серле дөньяда

Фильмда авыл кешеләре дә төшкән. Аларны массовкага чакырганнар. Кем өчендер бу күңелле маҗара булса, икен­челәргә өстәмә керем чыганагына әверелгән.
Бер дубль өчен биш сум түләгәннәр. Ул вакыт өчен бу начар акча саналмаган. Шулай да кайберәүләр шаяртып:
– Бакчада эшләү күпкә җиңелрәк икән, – дигән нәтиҗәгә килгән.
Төшерү мәйданчыгында көтелмәгән хәлләр, кызыклы вакыйгалар җитәрлек булган.
Партизаннарның елганы кичүен төшергәндә бер арбаның тәгәрмәче чыккан. Андагы актер исә туп-туры суга очкан.
Тагын бер очракта оператор сугыш күренешләрендә катнашкан атка атланып карарга бул­ган. Әмма ат аны шунда ук өстеннән бәреп төшергән. Бәхеткә каршы, аркасындагы винтовка көчле бәрелүдән саклап калган.
Сугыш күренешләрендәге куе төтен дә махсус техника ярдәмендә генә ясалмаган. Авыл малайлары велосипедларда һәм мотоциклларда бөтен авыл буйлап төтен шашкалары йөртеп, һәркайда төтен пәрдәсе булдырган. Алар өчен бу күңелле маҗара булса, кино төшерүдә алыштыргысыз атмосфера тудырган.

Күбесенчә күңелдә генә...

Кызганычка каршы, фильм белән бәйле урыннарның барысы да безнең көннәргә кадәр сакланмаган.
Тазтүбәдәге Кафтанов йорты – сериалның төп символлары­ның берсе – 1990 елларда сатылган, аннары караусыз калган һәм ахыр чиктә юкка чыккан. Хәзер аның турында иске фотолар гына сөйли.
Шулай да бу тарих онытылмый. Тазтүбә мәктәбендә авыл энтузиастлары кечкенә музей булдырган. Анда фильм тө­шергәндә эшләнгән фотолар, пленка күчермәләре һәм истәлекле экспонатлар саклана.
Мәһабәт Сабакай кыясы бүген дә кунакларны каршы ала. Монда килеп баскач, күңелдә хисләр ташкыны уйный: әйтер­сең лә, тагын бер мизгелдән урман арасыннан җайдаклар килеп чыгар, ә кайдадыр режиссерның көчле тавышы яңгырар кебек:
– Камера! Мотор!..

Элина ФӘЙЗУЛИНА.
Автор фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас