+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
16 Августа , 08:32

Юл күрсәтүче мәетләр…

Эверестның иң куркыныч һәм тетрәндергеч сере...

Добавить в предпочтительные источники Google
Юл күрсәтүче мәетләр…Юл күрсәтүче мәетләр…
Юл күрсәтүче мәетләр…

Дөньядагы иң биек тау – Эверест. Диңгез өсте тигезлегеннән 8848 метр биеклектәге бу тау түбәсе меңләгән альпинистның иң зур хыялы булып санала. Әмма Эверестның тагын бер исеме бар. Аны дөньядагы иң зур зират дип тә йөртәләр. Бүгенге көнгә кадәр тау битләрендә 340тан артык кеше һәлак булган. Аларның якынча ике йөзенең гәүдәсе әле дә шунда ук ята. Елдан-ел Эверестка күтәрелгән кешеләр шул урыннардан үтә. Алар бу кешеләрнең кем булуын белә, аларга кушаматлар бирә, хәтта юлны да шулар буенча билгели.

“Яшел итекләр”гә җиткәч, түбәгә ике сәгатьләп юл кала”, – дип әйтә гидлар. Бу сүзләр башта бик сәер яңгырый, әмма Эверестта моны беркем дә мәрхәмәтсезлек дип санамый. Чөнки анда исән калу турында сүз бара.

Үлем зонасы

8000 метрдан югарырак күтәрелгәч, альпинистлар “үлем зонасы” дип аталган урынга эләгә. Монда һава нык аз, организм әкренләп сүнә башлый. Баш миенә кислород җитми, кеше хәлсезләнә, һәр сулышын авырлык белән генә ала.
Шундый шартларда яраланган кешене дә, һәлак булган кешене аска төшерү бик авыр. Бу биеклеккә коткару вертолетлары күтәрелә алмый. Коткаручылар үзләре дә һәр адымда үлем белән күзгә-күз очрашырга мөмкин. Һава торышы да ялгышларны кичерми. Шуңа күрә күпчелек һәлак булучылар мәңгелеккә тау кочагында кала. Вакыт узу белән алар хәтта юл күрсәткеч вазыйфасын үти башлый.
Гәүдәне Эвересттан алып төшү – гаять катлаулы, кыйммәт һәм хәвефле эш. Мәетнең упкынга төшеп китү куркынычы һәрвакыт саклана. Өстәвенә, күп кенә альпинистлар үзләре исән чакта ук, һәлак булсам, мине тауда калдырыгыз, дип әйтеп калдыра. Кайбер гаиләләр дә якынна­рының соңгы сыену урыны итеп нәкъ шул түбәне сайлый.

“Яшел итекләр” кем булган?

Эвересттагы иң мәшһүр “юл күрсәткече”н бөтен дөнья “Яшел итекләр” дип белә. Төньяк-көнбатыш битләүдә, якынча 8500 метр биеклектәге таш куышта яшел итекләр кигән кеше мәете озак еллар буе яткан. Төньяк маршруттан күтәрелгән альпинистларның күпчелеге аның яныннан узган. Кемдер аның янында туктап сулышын көйли. Кемгәдер аның гәүдәсе аша атлап үтәргә туры килә. Мондый күренешне бер тапкыр күргән кеше аны гомер буе оныта алмый. Әмма бу кешенең кем булуы турында бәхәсләр бүгенгә кадәр дәвам итә.

“Мине ялгыз калдырмагыз...”

Эвересттагы иң тетрәндергеч тарихларның берсе Фрэнсис Дистефано-Арсентьев исеме белән бәйле. Әмма күпләр аны башкача – “Йоклаучы гүзәл” дип хәтерли.
1998 елда Фрэнсис ире, Русия альпинисты Сергей Арсентьев белән бергә Эверестны кислород баллоннарыннан башка яуларга карар итә. Бу уңышлы килеп чыкса, ул моңа ирешкән беренче Америка хатын-кызы булырга тиеш була. 20 май көнне алар түбәгә күтәрелә. Фрэнсис чыннан да тарихка керә – Эверестны кислородсыз яулаган беренче америкалы хатын-кызга әверелә. Ләкин иң авыр сынау әле алда була.
Түбәдән төшкәндә Фрэнсисның кинәт хәле начарлана. Ул аңын югалта. Аны коткарырга омтылган Сергей һәлакәткә очрый – упкынга төшә. Фрэнсис исә тау битендә берүзе кала. Бер-бер артлы үткән альпинистлар аның әле исән икәнен күрә.
– Мине ялгыз калдырмагыз... – дип ялвара ул.
Бу сүзләрне ишеткән кешеләрнең күбесе соңыннан моны үзләренең тормышындагы иң авыр мизгелләрнең берсе дип искә ала.
Бу биеклектә башка кешене коткарырга тырышу еш кына үзеңне дә һәлакәткә этәрә. Шуңа күрә беркем дә ярдәм итә алмый. Фрэнсис шунда җан бирә. Ә аның гәүдәсе тугыз ел буе Эверестка күтәрелүчеләрнең күз алдында ята. Бары тик 2007 елда гына Ян Вудолл җитәкләгән махсус экспедиция аны упкынга төшереп, кешечә соңгы юлга озата.

“Салават күпере үзәне”

Эвересттагы иң сәер атамаларның берсе – “Салават күпере үзәне”. Аны ишеткән кеше матур табигать күренешен күз алдына китерәдер. Ләкин чынбарлык бөтенләй башка. Бу урын карлы территориядән түбәндәрәк урнашкан. Анда төрле төстәге курткалар кигән һәлак булган альпинистлар еллар буе ята. Кызыл, зәңгәр, сары, яшел төсләр ерактан салават күперен хәтерләткәнгә күрә, бу урын шулай атал­ган.
Соңгы елларда глобаль җылыну нәтиҗәсендә Эвересттагы бозлар әкренләп эри. Элек кар һәм боз астында калган мәетләр яңадан күренә башлый. 2024 елда үткәрелгән чистарту эшләре вакытында тауда тагын берничә мәет табыла.
Иң аянычы – аларның күпчелеге түбәгә күтәрелгәндә түгел, ә аннан төшкәндә үлгән. Көч бетә, кислород кими, хәл авырая...

Ни өчен төшермиләр?

Эверест турында беренче тапкыр ишеткән кешеләр еш кына бер үк сорауны бирә: “Ни өчен һәлак булганнарны тау башында калдыралар?”
Беренчедән, мәетне алып төшү бик кыйммәткә туры килә.
Икенчедән, бу гаять хәвефле эш. Мәетне аска төшерүдә катнашучылар һәр мизгелдә үз гомерен куркыныч астына куя.
Өченчедән, Эверестка күтәрелгән һәркем нәрсәгә баруын аңлый. Күп кенә альпинистлар хәтта “Һәлак булсам, мине тауда калдырыгыз”, – дип васыять итеп калдыра.
Тау битендә калган кешеләрне кайберәүләр бары тик маршруттагы билге итеп кенә күрә. Әмма чынлыкта алар – кемнеңдер улы, кызы, ире, хатыны, дусты. Аларның һәркайсының исеме, гаиләсе, үз тормышы, гамәлгә ашмый калган хыяллары булган. Эверестта һәлак булучылар башкаларга бик мөһим нәрсәне искәртеп тора: “Таулар белән шаярырга ярамый. Алар ялгышны кичерми”.
Шуңа да карамастан, кайбер гаиләләр якыннарын тау башыннан алып төшәргә тырыша. Моның өчен махсус экспедицияләр оештырыла. Әмма мондый эшләр күп вакыт, акча таләп итә һәм иң мөһиме – кешеләрнең гомерен куркыныч астына куя. Шуңа күрә кайберәүләр үзләренең иң якын кешеләрен алар гомер буе хыялланган түбәдә мәңгелеккә калдырырга карар итә.
Эверест – җир шарындагы иң биек тау гына түгел. Ул – меңләгән кешеләрнең хыялы, батырлыгы һәм фаҗигасе очрашкан урын. Биредә өскә таба ясалган һәр адым кемнеңдер соңгы эзе аша үтә. “Яшел итекләр”, “Йоклаучы гүзәл”, “Салават күпере үзәне”... Болар туристлар өчен уйлап чыгарылган исемнәр түгел. Болар – кешеләрнең өзелгән гомерләре турында телсез истәлекләр. Шулай да ел саен дөньяның төрле почмакларыннан йөзләгән кеше Эверестка юл тота. Алар тауның никадәр рәхимсез икәнен дә, анда һәлак булучыларның никадәр күп булуын да белә.
Алар анда мәңгелеккә калган альпинистлар яныннан үтә. Кайчак аларны ориентир итеп куллана. һәркем күңелендә бер үк уй туадыр, мөгаен: бу юлдан исән-имин әйләнеп кайта алырмынмы? Чөнки Эверест кешеләрнең көчсезлеген кичерми.
Һәм ул үзендә мәңгелеккә калганнарны бик сирәк кенә кире кайтара.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Автор:Денис Таваев