+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
22 Августа , 11:40

“Мияулаучы дивизия”

Блокададагы Ленинградны меңләгән мәче ничек коткарган?

Добавить в предпочтительные источники Google
“Мияулаучы дивизия”“Мияулаучы дивизия”
“Мияулаучы дивизия”

Сугышка кадәр Ленинградта мәчеләр гадәти күренеш була. Алар коммуналь фатирларда, ишегалларында, складларда, кибетләрдә яши. Кемдер аларны йорт хайваны дип кенә күрә, кемдер тычкан тотучы буларак кадерли. Ләкин ул вакытта беркем дә шушы кечкенә хайваннарның шәһәр тормышында нинди зур роль уйнаячагын күз алдына да китерми. 1941 елның көзе барысын да үзгәртә. Блокада шәһәргә ачлык, салкынлык һәм бомба шартлауларын гына алып килми. Ул гадәти тормышны җимерә. Кайбер кешеләр өчен көнлек икмәк нормасы 125 граммга кадәр кими.
Шундый шартларда йорт хайваннары да әкренләп юкка чыга башлый. Күп мәчеләр һәм этләр ачлыктан үлә. Кайберләрен хуҗалары үзләре юк итәргә мәҗбүр була. Бу – блокаданың иң авыр һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе. Кыш ахырына Ленинградта мәчеләр калмый. Нәкъ шул мизгелдә шәһәрдә бөтенләй башка дошман баш калкыта.

Подваллардан чыккан “дошман”

Күселәр Ленинградта блокада башланганчы ук яшәгән. Әмма моңа кадәр аларның санын мәчеләр “контрольдә” тот­кан. Мәчеләр юкка чыгу белән хәл бик тиз үзгәрә. Күселәр шәһәрне яулап ала башлый. Алар подвалларга тула, фатирларга үтеп керә, азык-төлек запасларын юк итә. Алар өчен инде ишекләр дә, сакланган складлар да киртә булмый. Ачлыктан интегүче кешеләр­нең соңгы ризыгына да куркыныч яный. Бигрәк тә складлар һәм азык-төлек базалары тирәсендә хәл авыр була. Каты саклануга карамастан, кимерү­че­ләр аларга үтеп керә. Блокада шаһитлары чын “күселәр агымы” турында сөйләгән. Алар кайчак шулкадәр күпләп урам аша чыккан, хәтта трамвайлар, туктап, “соры ташкын”ның юлны бушатуын көтәргә мәҗбүр булган. Бу инде гадәти санитар проблема гына булмый. Ач­лыктан көч­сезләнгән шәһәр өчен күселәр яңа куркынычка әверелә. Алар калган онны һәм ашлыкны юк итә, азык-төлекне бозып бе­терә, авырулар тарата. Киме­рүче­ләргә каршы мөмкин бул­ган барлык чаралар күрелә: агулау, аулау, махсус бригадалар яр­дәмендә юк итү. Ләкин нәтиҗә булмый. Күселәр саны аларны киметергә өлгер­гәннән тизрәк арта. Һәм шунда шәһәр өчен көтелмәгән чишелеш табыла.

“Махсус тәгаенләнештәге” мәчеләр

1943 елның язында, блокада өзелгәннән соң, Ленинградка мәчеләр китерә башлыйлар. Беренче зур партия Ярославль өлкәсеннән җибә­релә. Урындагы халыкка шәһәргә иң яхшы тычкан һәм күсе тотучыларны тапшырырга тәкъдим итәләр. Аеруча Ярославльнең күксел соры мәчеләре дан казана. Аларның ау инстинкты аеруча көчле була. Апрель аенда песиләр төялгән берничә вагон Ленинградка килеп җитә. Бүген моны күз алдына китерү дә сәер: поезда корал яки азык-төлек түгел, ә мәчеләр килә. Ләкин ул чорда мәчеләр чын мәгъ­нәсендә стратегик ресурс була. Кешеләр аларны алу өчен чиратка баса. Кайбе­рәүләр мәче алу өчен азык-төлек, хәтта кыйммәтле әйберләр бирергә әзер була. Чөнки йортта мәче барлыкка килү – өйдә калган аз гына ризыкны саклап калу мөмкинлеге дигән сүз. Бу йорт хайваны шәһәрнең иң кирәкле “хезмәткәрләренең” берсенә әверелә.

Икенче “мобилизация”

Блокада тулысынча өзел­гәннән соң да күселәр проблемасы юкка чыкмый.
Шуңа күрә мәчеләрнең икенче зур “мобилизациясе” башлана. Бу юлы аларны Себердән җыялар. Ленинградка Төмән, Омск, Иркутск һәм башка шәһәрләрдән берничә мең мәче җибәрелә. Күп гаиләләр үз йорт хайваннарын ирекле рәвештә бирә. Төгәл сан турында тарихчылар бүген дә уртак фикергә килә алмый. Төрле чыганакларда шәһәргә китерелгән мәчеләр саны берничә меңнән алып берничә дистә меңгә кадәр дип күрсә­телә. Ләкин монда, саннан бигрәк, нәтиҗә мөһим. Берничә ел эчендә күселәрнең саны шактый кими. Ленинград әкренләп гадәти тормышка кайта башлый. Һәм бу җиңүдә кешеләрнең генә түгел, дүрт аяклы “солдатлар”ның да өлеше зур була. Соңрак ленинградлылар бу мәчеләрне “мияулаучы дивизия” һәм “мәче десанты” дип атый.

Петербург аларны ярата

Бүген Петербургта мәче­ләр­гә булган мәхәббәтне шәһәрнең үзенчәлекләренең берсе дип атарга мөмкин. Монда мәче-кафелар эшли, мәче­ләргә багышланган фес­тиваль­ләр үтә. Ә Елисей һәм Василиса исемле песиләрнең бронза сыннары күптән популяр истәлекле урынга әве­релгән. Ләкин бу мәхәббәтнең тамырлары бары тик йорт хайваннарына булган симпатиядә түгел. Аның артында бик авыр истәлекләр ята. Кешеләр иң соңгы көчләре белән көрәш­кәндә, кечкенә генә дүрт аяклы “сакчылар” шәһәрдә күселәргә каршы торуда һәм гадәти тормышны кайтаруда үз өлешен керткән. Шуңа күрә Петербургта мәче күрсәң, аңа гади йорт хайваны дип кенә карама. Бәлки аның бабалары кайчандыр блокададагы шәһәргә ярдәмгә килгән “мияулаучы дивизия” сафларында булгандыр.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Автор:Денис Таваев