+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
28 Августа , 15:20

Каргыш

Бер авылда ир-атларның бер-бер артлы үлүе нәрсә белән бәйле?

Добавить в предпочтительные источники Google
КаргышКаргыш
Каргыш

Авыл – анда туып-үскән һәр кешенең күңеленә иң якын урыннарның берсе. Кайчандыр анда йорт саен тормыш кайнаган, урамнарда бала-чага тавышы тынмаган, күршеләр бер-берсе белән аралашып, шатлыкны да, кайгыны да уртаклашкан. Тик вакыт үтә, авыллар да үзгәрә. Кайберләрендә буш йортлар саны арта, ишек-тәрәзәләргә аркылы такталар кагыла, кайчандыр гөрләп торган урамнар тына.

Башкортстандагы шундый авылларның берсендә бүген дә серле һәм моңсу тарих турында сөйлиләр. Кайчандыр монда күп гаиләләр яшәгән, ә хәзер күбрәк тол хатыннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр генә калган. Авыл халкы моның сәбәбен берничә ел дәвам иткән сәер вакыйгалар белән бәйли.

Барысы да бер гаиләдән башланган, дип сөйлиләр. Бу гаилә башкалардан читтәрәк яшәгән. Ир белән хатынның биш улы булган. Алар биек койма белән уратып алынган ихатада үз дөньяларында гомер иткән. Малайларга урамда йөргән башка балалар белән аралашырга рөхсәт ителмәгән, хатынына да күршеләр белән сөйләшү тыелган. Ир хатынына һәм балаларына карата нык усал булган. Хәтта ул аларга кул да күтәргән, ызгыш-талаш чыккан вакытлар да булгалаган. Көтмәгәндә гаилә башлыгы үлеп китә. Шуннан соң мәрхүмнең хатыны да, уллары да кеше белән аралашып яши башлый.

Әмма, ул ирне җирләп, бераз вакыт үткәч, авыл халкы өчен авыр чор башланачагын беркем дә күз алдына китерми. Ул үлгәннән соң, авылда бер-бер артлы ир-егетләр вафат була башлый. Иң гаҗәпләндергәне – үлүчеләрнең күбесе яшь, эшли, эчми. Алар авырып йөргәннәрдән дә түгел, тик йөрәк өянәгеннән һәм кан басымы белән бәйле чирләрдән үлә башлый. Бер ел уза, ике... Үлемнәр туктамый.

Башта кешеләр моны очраклы хәл дип кабул итә. Әмма вакыт үткән саен авылда ир-егетләр саны кими бара. Кичә генә эшләп йөргән, гаиләсен караган ир-егетләрнең берсе артыннан икенчесе якты дөньядан китә тора. Ахыр чиктә авылда тол хатыннар күбәя. Шунда кешеләрдә сораулар туа башлый: ни өчен нәкъ шушы авылда? Ни өчен ир-егетләр? Һәм ни өчен алар бер-бер артлы үлә? Җавап табылмый.

Авылда бу вакыйгаларны аңлаткан бер серле версия дә тарала. Имеш авылда беркем белән аралашмый яшәгән гаилә башлыгы авылны каргап киткән.

Сораулар һаман да җавапсыз кала: чыннан да каргыш булганмы, әллә кешеләр бер-берсенә бәйле булмаган вакыйгаларны бер серле чылбырга туплап кабул итәме?

Мондый хәлләргә медицина һәм фән күзлегеннән башкача аңлатма табарга мөмкин.

Беренчедән, су чыганагы. Әгәр авылның суында агулы матдәләр, авыр металл калдыклары яки бактерияләр бар икән, бу кешеләрнең сәламәтлегенә җитди йогынты ясарга мөмкин.

Икенчедән, азык-төлек. Үсемлекләрнең яки терлек азыгының зарарланган булуы төрле авыруларның көчәюенә китерергә мөмкин.

Өченчедән, экология. Авыл тирәсендәге җитештерү урыннары, карьерлар яки зарарлы матдәләр чыгарылу кешеләрнең сәламәтлегенә тәэсир иткән булуы ихтимал.

Су, азык-төлек, экология белән бәйләсәк, ни өчен ир-атлар гына үлә? Хатын-кызлар да шул ук суны, азык-төлекне куллана ич. Димәк, серле булып күренгән үлемнәрнең чын сәбәбе табигый факторларда булырга мөмкин. Әмма моны раслау өчен махсус тикшеренүләр һәм төгәл мәгълүмат кирәк. Ә алар булмаганда, авыл халкының хәтерендә бу вакыйгалар һаман сер булып кала.

Бүген ул авыл элекке кебек гөрләп тормый. Кайчандыр бала-чага тавышыннан яңгырап торган урамнарда тынлык урнашкан. Ир-егетләрнең бер-бер артлы үлүе турындагы тарихны сөйләгәндә, авылда яшәүчеләрнең күзләренә яшь тула, аларга әле яшәргә дә яшәргә иде, диләр. Авыл халкы өчен бу зур фаҗига – кайчандыр бергә яшәгән, эшләгән, гаилә корган кешеләрнең язмышы җимерелүе.

Бәлки, бу тарихның серле сәбәбе беркайчан да ачылмас. Бәлки киләчәктә белгечләр аңа төгәл аңлатма табар. Ә әлегә ул авыл халкы хәтерендә серле тарих булып кала. Чөнки авыллар да кешеләр кебек: һәрберсенең үз язмышы, үз шатлыгы, үз кайгысы һәм беркемгә дә ачылмаган серләре бар.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Автор:Денис Таваев