

Уфаның төньягында урнашкан Яңа Александровканы бүген күпләр “Уфаның Припят”е дип атый. Кайчандыр монда тормыш кайнап торган, балалар көлгән, заводлар эшләгән, кичләрен йортлар тәрәзәләреннән утлар балкыган. Бүген исә бушап калган урамнарда җил генә йөри, ә вакыт монда туктап калган кебек тоела. Шуңа бәйле серле риваятьләр дә туган.
Күтәрелештән – ташландык язмышка
Яңа Александровка тарихы – бик тиз үсеш һәм шул ук дәрәҗәдә тиз юкка чыгу.
Бөек Ватан сугышыннан соң бирегә 13 меңләп хәрби әсир китерелә. Алар яңа территорияләр төзи, булачак поселокка нигез сала. 1950 елларда әсирләр азат ителә, ә район үсә бара. 1970 елларда инде биредә 40 меңләп кеше яши. Предприятиеләр эшчеләргә фатирлар бирә, мәктәпләр, кибетләр, балалар бакчалары ачыла.
Ләкин озакламый хәл үзгәрә. Поселок нефть эшкәртү заводының санитар саклау зонасына эләгә. Хакимият озак вакытка кешеләрне күчерергәме, сәнәгатьне киңәйтергәме дигән сорау алдында кала. Соңрак фенол фаҗигесе күчерү эшләрен тизләтә.
1997 елга Яңа Александровка тулысынча диярлек бушап кала. Бүген анда берничә предприятие, наркодиспансер һәм этләр приюты гына эшләп килә. Ә калган территорияне табигать акрынлап үзенә кире кайтара. Тәрәзәсез йортлар, агач-куаклар баскан урамнар, ташландык биналар бу урынга шомлы төсмер өсти.
Зәңгәр күлмәкле кыз
Яңа Александровканың иң мәшһүр риваяте исә зәңгәр күлмәк кигән кечкенә кыз турында. Аны, имеш, ташландык йортларның подвалларында, буш урамнарда, тәрәзә төпләрендә күрәләр. Кайчак ул кемнедер көткәндәй тәрәзә янында басып тора, кайчак кинәт кенә юкка чыга. Ә иң куркынычы – аның көлүе. Имеш, бу тавыш тын урамнар буйлап тарала һәм хәтта тәҗрибәле сталкерларны да сискәндерә.
Бер версия буенча, кызның әти-әнисе радиация нәтиҗәсендә һәлак булган, шуңа күрә аның рухы тынычлык таба алмый. Әмма чынлыкта бу урында радиация фоны күтәрелүе турында рәсми мәгълүматлар юк. Шулай да риваять яшәвен дәвам итә. Кайберәүләр кызны яшенле болытлар җыелганда күрүләрен әйтә, икенчеләре аны ай тулган төннәрдә генә очратырга мөмкин дип сөйлиләр.
Кешеләр фикеренчә, Яңа Александровка тынлыгында кайчак бер генә түгел, әллә ничә онытылган җанның шыбырдавы ишетелгәндәй була. Имеш, бу урын үткәннәрен әле дә җибәрә алмый.
Мистикамы, хыял җимешеме?
Әлбәттә, күпләр бу вакыйгаларны шәһәр риваятьләре генә дип саный. Алар фикеренчә, ташландык биналар, тынлык һәм кешенең бай фантазиясе бергә кушылып, шундый тарихлар тудыра.
Шулай да Яңа Александровкага барып кайтучылар арасында анда гадәти булмаган атмосфераны тоючылар аз түгел. Бәлки, бу җил, күләгәләр һәм яктылык уены гынадыр. Ә, бәлки, һәр ташландык урын ниндидер хәтер саклыйдыр.
Ничек кенә булмасын, бүген Яңа Александровка – ташландык район гына түгел. Ул – тарих, кешеләр язмышы һәм еллар буе телдән-телгә күчеп килгән риваятьләр туган урын.
Кем белә... Бәлки, тын гына бер кичтә буш урамнар буйлап атлаганда сез дә ерактан килгән серле көлүне ишетерсез яки зәңгәр күлмәкле кыз шәүләсен күреп калырсыз...
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102