+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
9 Сентября , 17:56

Хеопс пирамидасы нинди серләр саклый?

4,5 мең ел тарихы булган мәһабәт корылманы кемнәр һәм ничек төзегән?

Добавить в предпочтительные источники Google
Хеопс пирамидасы нинди серләр саклый?Хеопс пирамидасы нинди серләр саклый?
Хеопс пирамидасы нинди серләр саклый?

Хеопс пирамидасы эченә кергән туристларны иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә — борынгы Мисырның серле мохите түгел, ә аммиак исе. Тар һәм авыш коридор буйлап “күтәрелү юлы” аша зур галереягә таба узганда түшәм баш өстеннән сигез метрга күтәрелә, диварлар кысыла, һава авырая. Ә әлеге сәер исне анда яшәүче ярканатлар калдыра. Корылма тагын нинди серләр саклый?

 

Беренче миф: аларны коллар төзегән

Меңләгән хәлсез колларның авыр таш блокларны камчы астында сөйрәп баруы турындагы күренешләр Голливуд фильмнарында да, кайбер иске дәреслекләрдә дә урын алган, күпләр моны тарихи факт дип кабул итә.

Ләкин 1990 елда Гизада табылган төзүчеләр зираты моңа бәйле җитди сораулар тудыра. Зират очраклы рәвештә табыла: бер туристның аты кабер корылмасының читенә абынып китә һәм ком астыннан борынгы каберләр ачыла. Сөякләр галимнәргә төзүчеләрнең тормышы турында күп нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итә. Аларда мускулларга көчле физик йөкләнеш эзләре, сынган сөякләр оста итеп ялганган очраклар, авыр хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән артрит билгеләре бар. Әмма системалы кыйнау, чылбыр эзләре яки кол хезмәтенә хас даими ачлык билгеләре күренми.

Икенче миф: һәрвакыт баскычлы булганнар

Бүген Гиза пирамидаларына караганда без зур таш блоклардан торган баскычлы корылмалар күрәбез. Әмма баштагы кыяфәтләре бөтенләй башкача булган.

Хеопс пирамидасының тышкы ягы шомартылган ак плитәләр белән капланган. Аларның калынлыгы якынча ике метр булган. Мисыр кояшы астында шома өслекнең шулкадәр нык ялтыраганлыгы әйтелә, борынгы чыганакларда пирамида хәтта “ялтыраучы” яки “нур чәчүче” дип тасвирланган. Безнең эрага кадәр якынча 60 ел элек Мисырга килгән грек тарихчысы Диодор Сицилияле дә пирамиданы нәкъ шундый – шома өслекле корылма итеп сурәтли.

Ак төстәге тышлык кая югалган?

Аның зур өлеше урта гасырларда сүтеп алынган. 1303 елгы җир тетрәүдән соң Каһирәне тергезгәндә бу инде эшкәртелгән, төзелеш өчен яхшы әлеге известняк киң кулланылган. Берничә гасыр дәвамында урындагы хакимиятләр пирамидаларның тышкы катламын системалы рәвештә ташка әйләндергән. Бүген без күргән ташлар – кайчандыр ак тышлык астында яшеренеп торган эчке корылма. Оригиналь тышлыкның бер өлеше Хефрен пирамидасы нигезендә генә сакланып калган. Аның өске өлешендәге ак известняк, туристлар уйлаганча, декоратив “калпак” түгел – ул кайчандыр өч пирамидага да хас булган тышлыкның исән калган өлеше.

Өченче миф: эчендә хәзинәләр яшерелгән

Фиргавен кабере дигәндә күз алдына шунда ук алтын, кыйммәтле бизәнү әйберләре һәм башка байлыклар килә. Моңа Тутанхамон кабере дә сәбәпче: 1922 елда ул таланмаган килеш табылып, дөньяны алтын һәм кыйммәтле әйберләрнең күплеге белән шаккаттырган. Ләкин әлеге пирамидаларның тарихы башка. Хеопс пирамидасында өч камера бар. Таш нигезгә уелган иң аскы камера төзелеп бетмәгән. Уртада урнашкан “Патшабикә камерасы” дип аталган бүлмә исә шартлы рәвештә генә шулай атала – ул беркайчан да патшабикә өчен билгеләнмәгән. Өстәге “патша камерасы”нда исә капкачы булмаган гранит саркофаг торган. IX гасырда беренче тапкыр анда үтеп кергән гарәпләр аны инде буш килеш күргән. Анда алтын да, бизәнү әйберләре дә, җирләү кирәк-яраклары да булмаган.

Сәбәп нидә?

Пирамида борынгы заманнарда ук таланган булырга мөмкин. Бәлки, бу Борынгы патшалык чорында ук булгандыр. Байлыкларның сакланып калмаган башка корылмаларда урнаштырылган булуы да мөмкин. Дүрт мең ел эчендә ни булмас!?

Дүртенче миф: мондый корылманы кешелек үзе төзи алмаган

Пирамидалар турында сүз чыккач, шушы чит планета вәкилләре яки безгә билгесез борынгы цивилизацияләр төзегән дигән версияләр дә еш яңгырый. Имеш, мондый зур корылманы шул чор кешеләре генә төзи алмаган. Әмма пирамидаларның барлыкка килү тарихына күз салсак, серле “технологик сикереш» күрмибез. Киресенчә, ике йөз елга якын дәвам иткән инженерлык тәҗрибәсен күрәбез.

Башта мастаба төзелгән — безнең эрага кадәр 3000 елга кадәр үк төзелгән яссы, турыпочмаклы чимал кирпеч каберләр. Аннары, якынча безнең эрага кадәр 2650 елда Саккарада Джосерның баскычлы пирамидасы барлыкка килә. Архитектор Имхотеп берничә мастабаның берсе өстенә икенчесен куя.

Аннан соң Снофруның Дахшурдагы “сынган пирамидасы» төзелә. Аның кырларының авышлык почмагы уртада үзгәрә. Сәбәбе бик гади: төзүчеләр баштагы почмак сакланганда корылманың ишелергә мөмкинлеген аңлап, аны төзәтергә мәҗбүр булган.

Соңрак шул ук Снофруның “кызыл пирамидасы” барлыкка килә – дөрес кырлы беренче классик пирамида. Һәм бары тик шуннан соң Гиза пирамидалары төзелә.

Таш блокларны ничек күчергәннәр?

Егермедән алып, сиксән тоннага кадәр авырлыктагы блокларны агач чаналарга урнаштырганнар һәм дымлы ком өстеннән сөйрәгәннәр. Берничә тонна авырлыктагы блокны сигез-ун кешелек төркем күчерә алган.

2014 елда Амстердам университеты галимнәре үткәргән тәҗрибә дә моны раслаган: борынгы Мисыр рәсемнәрендә чаналар алдында һәрвакыт диярлек су сибүче кеше сурәтләнгән. Су нәкъ менә сөйрәлү авырлыгын киметү өчен кирәк булган. Димәк, монда левитация дә, серле тибрәнешләр дә кирәк булмаган. Бары тик физика законнарын белеп эш итү һәм яхшы оештырылган хезмәт кенә.

Бишенче миф: пирамидалар бер генә урында һәм бер генә тапкыр төзелгән

Мисыр пирамидалары кешелек аңында шулкадәр зур урын алган, дөньяның башка төбәкләрендә дә йөзләрчә зур пирамидалар төзелүе күпләр өчен яңалык булып кала.

Мәсәлән, Судан дәүләте территориясендә борынгы Куш патшалыгына караган ике йөздән артык пирамида бар. Алар Мисыр пирамидаларыннан таррак һәм текәрәк итеп төзелгән, якынча безнең эрага кадәр VIII гасырдан безнең эраның IV гасырына кадәрге чорда барлыкка килгән. Кайберләре бүген дә яхшы сакланган, әмма туристларга алар бик аз билгеле.

Мексика һәм Үзәк Америкадагы ацтек һәм майя пирамидалары исә бөтенләй башка максатта төзелгән. Аларның күбесе кабер түгел, ә гыйбадәтханә булып хезмәт иткән: өстендәге мәйданнарда төрле йолалар башкарылган. Мексикадагы Теотиуаканда урнашкан Кояш пирамидасы зурлыгы буенча Хеопс пирамидасы белән чагыштырырлык, әмма биеклеге күпкә кечерәк.

Камбоджадагы Ангкор-Ват комплексында да пирамида рәвешендәге корылмалар бар. Будда архитектурасында алар изге тау гәүдәләндерә.

Пирамида формасының берничә цивилизациядә мөстәкыйль рәвештә барлыкка килүе очраклылык түгел. Әмма бу алар арасында рәвештә бәйләнеш булганын да аңлатмый. Моның бик гади инженерлык аңлатмасы бар: киң нигез һәм өскә таба тараеп барган форма корыч балкалар һәм тимер-бетон булмаган чорда зур корылмалар төзү өчен иң тотрыклы конструкцияләрнең берсе булган.

Бер сорау бүген дә ачык кала.

Хеопс пирамидасының нигезе биш гектардан артык мәйданда ике сантиметрга кадәр төгәллек белән ничек тигезләнгән?

Борынгы төзүчеләр моның өчен нинди кораллар кулланган — астрономик ысулларнымы, су тигезлеге ярдәмендә эш иткәннәрме, әллә без әле белмәгән башка бер алым булганмы? Египтологлар бу турыда бәхәсләшүне дәвам итә. Һәм кайчак иң кызыклы сер — җавабы табылмаган мистик риваять түгел, ә чын техник сорау булып чыга.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Элина ФӘЙЗУЛИНА.