

Кешенең баш мие шулкадәр катлаулы ки, аның ничек эшләвен галимнәр дә әле булса ачыклап бетерә алмый. Адәм баласы аның барлык мөмкинлекләренең нибары 7-8 процентын файдалана, диләр. Бу сан шуннан артса, без андыйларны “гений” дибез. Ләкин шул ук вакытта шунысы хакында да киң билгеле: баш сөяге уртача җәрәхәтләнгән яисә кеше көчле психологик стресс кичергән очракта да моның баш миенә җитди зыян китерүе, һуш югалуы, өянәк башлануы ихтимал.
Ләкин һәр кагыйдәдән искәрмә булган кебек, медицина тарихында баш мие җитди җәрәхәтләнгән очракларда да травманың баш хуҗасына гадәти тормыш рәвеше алып барырга комачауламавы турындагы вакыйгалар теркәлгән.
1888 елда, мәсәлән, “Медикал пресс оф Нью-Йорк” журналы бер иркәйнең баш миенең чирек өлешен югалтуы турында яза. Аның башы күпер баганасы белән үзе хезмәт иткән кораб арасына кысыла. Үткер кырлы күпер баганасы бахыркайның баш сөягенең бер өлешен кисеп-кырып ала. Яраны теккән табиблар яраланучының баш миенең шактый өлешен һәм күп кан югалтуы, аның яшисе озак калмавы турында белдерә. Ләкин бу ир һушына килү белән берни булмагандай сөйләшә башлый һәм хәтта үзе торып киенә. Чак баш әйләнүен исәпкә алмаганда, аны тап-таза кеше дип әйтеп булыр иде. Әлеге вакыйгадан соң 26 ел үткәч кенә аны өлешләтә паралич суга.
Икенче очрак. 1935 елда Нью-Йоркның Изге Винсент дәваханәсендә туган бала 26 көн буе үзен гап-гади сабый кебек хис итә: кычкыра, ашый, хәрәкәтләнә. Ул вафат булгач, мәетнең баш сөяген ачкан табиблар анда баш миенең... бөтенләй булмавын ачыклый.
Академик Наталья Бехтерева:
“Мин гомерем буе кешенең баш миен, аның мөмкинлекләрен фәнни яктан өйрәнсәм дә, аны ахырынача аңлап бетерә алмадым һәм алмаячакмын да. Моны Ходайның кодрәте белән генә аңлатырга мөмкин”.
Америка психологлары ассоциациясенең 1953 елгы утырышында ясаган чыгышларында докторлар Ян Бруэль белән Джордж Элби үзләре катлаулы операция ясаган бер ир турында сөйлиләр. Операция барышында алар ирнең баш миенең уң як ярымшарын бөтенләй алып ташларга мәҗбүр була, ләкин пациент исән кала. Алай гына да түгел, операция бу ирнең акыл эшчәнлегенә, сәләтенә берничек тә тәэсир итми, кире йогынты ясамый...
Бразилия табиблары Августин Иттуриша белән Николас Ортис шундый очракны да раслыйлар. Боливия башкаласы Сукре шәһәрендә Антропологлар җәмгыяте алдында чыгыш ясаганда Иттуриша бик каты баш авырту белән җәфаланган 14 яшьлек пациенты турында сөйли. Башта табиблар бу чирне баш мие абсцессы белән аңлата. Малай вафат булганнан соң ярып караганда аның баш мие баш сөяге тартмасыннан тулысынча аерылган булуы ачыклана. Бу очрак, һичшиксез, тиз арада үсмернең үлеме белән тәмамланырга тиеш була, ләкин ул әле күпмедер вакыт тулыканлы тормыш белән үз акылында яши, бернинди сәерлекләре дә күзәтелми.
Тагын да сәеррәк бер очрак турында немец эксперты Хуфеланд бәян итә. Үләр алдыннан шулай ук һушында һәм үз акылында булган ирнең мәетен ачып карагач, табиб аның баш миен тапмый, ми урынында анда 300 грамм чамасы... су гына була.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Данис Дәүләтханов әзерләде.