+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
26 Сентября , 12:10

“Теге дөнья” кунаклары

Бәян ителгәннәр кемнәрнедер, бәлки, уйланырга мәҗбүр итәр

ИИИИ
Фото:ИИ

“Өрәк мине яшәргә мәҗбүр итте...”

Бу хәл минем картәни белән үткән гасырның 40нчы елларында булган. Ул бик яшьли тол калган, кайгысыннан хыяллана язган, көн саен диярлек сөекле иренең каберенә барып йөргән. Яп-яшь хатын, үзен дә, дөньясын да, эшен дә онытып, зиратта яшь түгеп утырган. Һәм шулай – кайчагында төне буе, иртәнгә кадәр! Ике ай узгач, ниндидер сәер һәм серле вакыйгадан соң гына ул зиратка йөрүдән туктаган...

Бу кичтә дә ул ире чардуганы эчендәге эскәмиягә утырып, аңа көненең ничек үтүе, аны никадәр нык юксынуы турында сөйләргә керешә. Аның монологын артында аяк астында чыбык-чабык чертләп сынган тавыш кына өзә. Артына әйләнеп карагач, ул анда сәер бер карчыкны күрә. Таныш булмаган әбекәй дәшмичә генә аның янына килеп утыра, биредә кем җирләнүе турында сораша. Шунда картәниемнең “буасы ерыла”: ул карчыкка ире белән ничек кавышулары, яшәүләре, аны ничек югалтуы, хәзер үзе өчен дә яшәүнең мәгънәсе калмавын тәфсилләп сөйләп бирә. Бераз тын гына утыргач, карчык телгә килә: “Тереләр исәннәр турында уйларга, кайгыртырга тиеш. Ә монда синең мәрхүм ирең турында хәстәрлек күрүчеләр табылыр. Сиңа монда әле иртәрәк”. Картәнием әлеге әбекәй сүзләренә башта әллә ни әһәмият бирми, елавын дәвам итә, ул арада сәер генә пәйда булган теге карчык шулай ук сәер генә юкка да чыга.

Икенче көнне кич зиратка ул янә китә. Монысында юлны кыскартырга уйлап, яңа сукмактан берничә адым атлавы була, аяклары җиргә бата башлый. Шулай итеп ул яңа казылган кабергә барып төшкәнен сизми дә кала, аннан дүрт почмаклы кабер авызы һәм йолдызлар гына күренә. Күпме генә тырышса да, ул аннан чыга алмый, утырып, елап җибәрә. Һәм кабердә кемнеңдер сулыш алуын ишеткәч кенә туктап кала. Коты очып тырмаша торгач, бер тамырны тотып алып, шуңа ябышып чыга. Мәрхүм ирен дә, кайгысын да онытып, алдын-артын карамыйча, авылга таба җиффәрә.

Шуннан соң әле картәнием бик озак һушын җыя алмый йөргән, шунда гына зиратта очраткан теге карчыкның әрвах булуын, аны ничек акылга утыртуын аңлаган, шуннан соң гына аның бик нык яшисе килә башлаган. Зиратка йөрүен бик сирәгәйтеп, алты елдан янә кияүгә чыккан...

“Мәрхүмә әбиемне очратканмын...”

Бу хәл әтиемнең Селигер күле буендагы туган авылында булган. Сугыш вакытында авыл халкы бакча-ындырында үстергәнен һәм малай-шалайның күлдән тоткан балыгын ашап көн күргән. Төп эшче көч – хатын-кыз һәм бала-чага. Ире сугышка киткәч, картәнием дә дүрт баласы белән калган: өч кыз һәм бер малай (әтием). Әлеге хәлне дә шул өч кызның берсе бул­ган түткәм сөйләде.

Көннәре бертөрле үтә торган: өлкәнрәкләр кыш көннәрендә – иртән иртүк урманга утынга, ә җәйләрен кояш нык кыздыра башлаганчы басуга, бәрәңге эшкәртергә йөргән. Ул иртәдә дә картәнием түткәмне таң белән басуга эшкә барырга уяткан.

“Һәрвакыт ач йөрдек, акылы бераз зәгыйфьләнгән, йокысы ачылып бетмәгән кеше кебек хәлсез идек, – дип хәтерли ул. – Авылдан чыктым да зират янәшәсеннән үтеп барам. Чак кына арырак басу юлыннан борылып китәргә кирәк. Шулчак каршыма бер әбекәй килүен күрдем. Ул чактагы кебек озын итәкле күлмәк, блузка кигән, яулык бәйләгән. Каян шулай иртүк кайтып килә микән бу, дип уйлап куйдым. Тигезләштек. “Кем баласы буласың, кызым?” – дип сорады ул. Мин барысын да, ата-анамны да, кая баруымны да сөйләп бирдем. “Бар, балакаем, өеңә кайт! Сиңа бирегә иртәрәк әле. Әниеңә дә миннән сәлам әйт”, – диде ул, йомшак кына итеп.

Элек өлкәннәрне тыңлау мәҗбүри иде, шуңа мин дә кире борылдым. Кайттым. Әнинең гаҗәпләнүе, ачулануы йөзенә дә, тавышына да чыккан: “Мин сине кая җибәрдем?!” Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләдем, шул исәптән теге әбекәйнең кыяфәтен дә. Әни шунда ук коты очып чукына башлады. Баксаң, теге карчык гасыр башында ук үлгән үз картәнисе булган икән! Шул көннән башлап, беренче әтәчләр кычкырмыйча, әни беребезне дә өйдән чыгармады...”

“Ә менә мин элекке тормышымда...”

Үлемнән соң яшәүнең барлыгына ышанырга мине кече кызым мәҗбүр итте. Ике яшь ярым чакта мин аны балалар бакчасына илттем. Бик яхшы сөйләшми иде әле, ул яшьтә баланың үз алдына бытылдавына артык игътибар да биреп бармыйсың бит. Ләкин бу очрак уйланырга мәҗбүр итте.

Кыш иде, караңгы иртә төшә. Без кызым белән кайтып киләбез. “Карале, кызым, Ай нинди матур булып тулган, – дим. – Фонарьлар да кирәкми, яп-якты!” Моңа ул аермачык итеп, хәтта кемдер өйрәтеп куйган кебек: “Әни, мин тулы Айдан куркам! Мин мәктәптән кайткан чакта турыга урман аша киткәндә дә Ай әлеге кебек тулы иде. Шулчак бүреләр улый башлады да мин, куркып, кире мәктәпкә йөгердем. Шунда укытучы апа белән сыйныфташларым килгәнче парта астында качып утырдым. Мине барысы да сүкте, партада бергә утырган малай гына мине яклап чыкты!” – дип куйды.

Аннан соң да әлеге малай турында ул миңа, дуслашып йөрүләренең бөтен нечкәлекләрен дә тәфсилләп, еш сөйләде. Беләсезме, боларны тыңлау миңа хәтта бераз куркыныч иде, тәннәр чымырдап куя!

Шулай вакыт үтте, кызыма өч, аннары дүрт яшь тулды, бишенче белән китте. Бервакыт мин аннан теге малай турында сораштырып карадым, ә ул бернәрсә дә хәтерләми! Миңа сантый кешегә караган кебек карады да: “Син нәрсә, әни, нинди мәктәп, нинди малай, мин бит әле балалар бакчасына гына йөрим!” – ди.

Балалар сабый чакларында элекке тормышлары турында хәтерләп ала, дигәннәре дөрес микән әллә?

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Читайте нас