+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
27 Сентября , 14:54

Төнлә идән шыгырдый...

Башкача бер фатирда да бу кадәр сәерлекләр булмады

ИИИИ
Фото:ИИ

Бу фатир минем тормышымда иң сәере булды. Ул вакытта миңа ун яшьләр тирәсе булгандыр. Әти-әниемнең йокы бүлмәсе бар иде, мин залда йоклыйм. Зал ишегендә йомры йозак бар иде, андыйлар бик күпләрдә булгандыр. Аның уртасындагы боргычны эчке яктан борып куйсаң, тыштан беркем дә ача алмый. Ял көннәрендә мин башкалардан иртәрәк тора идем дә үзем яраткан “Хайваннар дөньясында” тапшыруын карый идем, янымда җиңелчә мырылдап кына песием дә утыра...

 

Ул көнне дә мин иртәрәк тордым да телевизорны кабыздым. Бервакытта да зал ишеген эчтән бикләгәнем юк иде, бу көнне, нишләптер, бикләдем. Балкон ишеге дә, тәрәзә дә ябык иде, монысы – үтәли җил юк иде, дип әйтергә теләвем. Карап утырам шулай хайваннар дөньясын. Берзаман зал ишегендәге теге йозак минем яктан (!) черт итеп борылды да ишек акрын гына ачыла башлады, аннары ачылып бетеп, стенага барып бәрелде.

Янымда тыныч кына утырган песием кинәт кенә сыртын кабартты да коридорга атылып чыгып китте. Минем шунда ук котым очты, мин дә коридорга чыктым, анда песием, нишләргә белмичә, уңга-сулга чабып йөри, үзе коточкыч ысылдый! Ванна һәм бәдрәф ишеге янында туктагач, битемә кемнеңдер тыны килеп бәрелде, аннары ниндидер хатын-кыз тавышының “А-а-а-а-а-ах!” дигәне аермачык ишетелде.

Шуннан бирле өйдә ялгызым калырга курка башладым. Хәер, кая барыйм инде, әти-әнием барыбер көн дә эшкә китә...

Икенче очракта да шулай ук фатирда телек карап утырам, янымда песием. Әти-әнием әле кайтып җитмәгән, эштә, караңгы да тиз төште. Берзаман бөтен йортта ут сүнде. Ярар, тагын ут биргәнче тышта йөреп керим, дип уйладым да коридордагы көзге янына чәч тарарга кил­дем. Шырпы сыздым да тарый башладым. Бермәл ни күрим: көзгенең поч­магыннан миңа ниндидер котсыз чырай карап тора! Кеше чырае, ләкин битләрен йон баскан!

Кыскасы, шырпыны сүндергәнемне дә хәтерләмим, баскычтан уктай тышка атылдым. Подъезд төбендә әти-әниемне көтеп алып, өйгә алар белән бергә генә кердем...

Бу фатирда сәерлекләр күп иде инде ул. Анда төннәрен гел я коридор идәне шыгырдый, я кемдер йөргән кебек була, я кухняда савыт-саба шалтырый, полиэтилен пакетлар кыштырдый. Песи кайчак ниндидер ноктага текәлеп карап тора да чыгып кача.

Көннәрдән бер көнне песием югалды. Кышның беренче көне иде, барлык тәрәзә-ишекләр ябык. Песи, ни сәбәпледер, ул көнне миңа ташланды, шуннан соң әни аны тотып алып тынычландырды да коридорга йокларга алып чыгып китте. Иртән торсак, песи юк. Аптырарлык хәл. Әни белән искә төшереп, әле дә гаҗәпләнәбез. Үпкәләп, үзләренең параллель песиләр дөньясына киттеме икән?..

Күптән түгел ахирәтемнең әнисе дә безгә сәер бер вакыйга турында сөйләде. Ул яшьрәк чагында психбольницада санитарка булып эшләгән. Арытаба сүзне аның авызыннан дәвам иттерәм.

“Безнең дәваханәдә кемнәр генә юк иде: наполеоннар да, үзләрен күгәрчен дип атап, чүгәләгән хәлдә генә йөрүчеләр дә (ризыкны идәнгә түгеп, шуннан томшыклары белән ашаган кебек кыланалар иде), өстәлгә менеп басып, доклад укучылар да... Араларында Лида исемле тыныч кына бер кыз да бар иде. Зиһене ачылган көннәрдә елмаеп, бер дигән сөйләшеп йөрде, чире көчәйгәндә кара­ватының бер поч­магына сыенып утырып, бармаклары белән колакларын каплый да: “Кара этләр генә булмасын, кара этләр генә!” – дип пышылдап үрсәләнә иде.

Бу бахыр кыз язмышы мине аңа якынаерга мәҗбүр итте, ә моның алдыннан аның белән ни булганлыгы хакында өлкәнрәк хезмәттәшләремнән сораштырырга булдым. Баксаң, Лида әфган сугышында шәфкать туташы булып катнашкан икән. Канны һәм яралы солдатлар сызлануларын аңа күп күрергә туры килгән. Яшь кызның психикасы моны күтәрә алмаган, күрәсең. Боларга сөекле солдатының үлеме дә өстәлгәч, ул “сынган”.

Сөйләүләренчә, яугирнең гомере аның кулларында өзелгән. Үләр алдыннан ул, кызның беләген кысып тотып, “Мине кара этләр өстерәп алып китте!” дип ачыргаланып кычкырган. Шулай дип җан биргән. Аның яныннан палатадан чыкканда Лидия инде “ычкынган” була: ниндидер кара этләр турында үзалдына сөйләнә, үзе бертуктаусыз сулкылдый.

Мин кызны бик кызгандым. Аны еш кына ашатырга тырыштым, чәчләрен тарадым, юындырдым. Мин аның караватына килеп утырган саен башын тезләремә сала иде. Берсендә ул миңа: “Беләсеңме, Зиночка, тиздән бит алар мине дә алып китәчәк. Алар якын инде”, – диде.

– Кемнәр, Лидуся?

– Кара этләр...

Берничә көннән ул вафат булды. Әлегәчә аңлый алмыйм: акылдан язган кызның саташуы булдымы ул, әллә инде үлеменең якынлашуын чыннан да сизендеме?”

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Читайте нас