+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Серле сериал
3 Октября , 08:41

Аркаим

Урал даласындагы меңьеллык корылма тирәсендә ни өчен легендалар һәм сәер хәлләр шулкадәр күп?

Добавить в предпочтительные источники Google
АркаимАркаим
Аркаим

Урал даласы киңлегендә, гадәти генә күренгән калкулыклар арасында үзенә күпләрне тартып торган серле урын бар. Ул – Аркаим. Археологлар өчен ул – бронза чорына караган борынгы торак пункт, тарихчылар өчен – Көньяк Урал далаларында яшәгән кешеләрнең тормышын аңларга ярдәм итүче кыйммәтле чыганак. Әмма Аркаимга бәйле бик күп легендалар, мистик хикәятләр дә яшәп килә.

Аркаим башта күчмә халыкларның вакытлыча тукталу урыны гына булган дип уйланылса, казу эшләреннән соң бөтенләй башка күренеш ачылган. Галимнәр алдында ниндидер очраклы корылмалар җыелмасы түгел, ә алдан уйлап планлаштырылган кечкенә шәһәр пәйда булган. Аның эчке боҗрасы торак пунктның иң борынгы өлеше булган, соңрак, халык саны арткач, шәһәр киңәйтелгән һәм тышкы стеналар белән тагын дүрт сегмент өстәлгән. Корылмалар агач каркаслардан төзелгән, тышкы яктан балчык белән капланган, ә стеналар арасына туфрак тутырылган.
Шәһәрдәге йортларның зурлыгы да гаҗәпләндерә: кайберләренең озынлыгы 180 метрга кадәр җиткән. Алар эчендә җылыту һәм ризык әзерләү өчен мичләр, металл эретү өчен махсус мичләр, кое булган. Димәк, анда яшәүчеләр көнкүрешне генә җайга салмаган, ә металл эшкәртү кебек катлаулы һөнәрләрне дә үзләштергән. Археологлар керамика, бизәкле савыт-саба, бронза һәм таш кораллар, бизәнү әйберләре, хайван сөякләре тапкан. Якындагы Синташта кабер­лекләрендә арба детальләре һәм сугыш кирәк-яраклары да табылган.
Әмма Аркаимның иң серле урыны, мөгаен, шәһәрнең нәкъ уртасындадыр. Биредә зур мәйдан булган, әмма археологлар аны казып тикшергәндә, мәйданда берни дә диярлек табылмаган. Нигә кешеләр шәһәрнең үзәгендә буш урын калдырган? Ул гади җыелыш урыны булганмы, анда тантаналар үткәрелгәнме, әллә без бүген аңлап җиткерә алмаган башка максатта кулланылганмы? Бу сорау Аркаим тирәсендәге серлелекне тагын да көчәйтә.
Аркаимның гадәти булмаган түгәрәк формасы да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Шул ук вакытта аның ныгытма гына түгел, ә астрономик күзәтү уры­ны булганлыгы турында да фаразлар бар. Кайберәүләр шәһәр аша узган юллар һәм капкалар ярдәмендә Кояш һәм Ай хәрәкәтен күзәтеп булган дип саный. Моның дәлиле итеп җәйге кояш торгынлыгы көнендә Кояшның шәһәрдәге юлларның берсе өстеннән күтәрелүен китерәләр.
Фәнни фаразлар белән беррәттән, Аркаим турында башка төрле фи­керләр дә бар. 1991 елда астролог Тамара Глоба биредә “энергетик багана” табуы турында белдерә. Шуннан соң Аркаим эзотериклар арасында аеруча зур кызыксыну уята. Аны рухи практикалар, медитация һәм үз-үзеңне эзләү өчен махсус урын дип санаучылар саны арта. Имеш, монда җирнең “көч сызыклары” кисешә, ә җәйге кояш торгынлыгы вакытында аткан таң борынгы стеналарны ниндидер серле көч белән “җанландыра”.
Ел саен җәй айларында Аркаимга бик күп кеше җыела. Биредәге иң киң таралган ышануларның берсе “Шаманка” дип аталган кечкенә тау белән бәйле. Кешеләр тау башындагы түгәрәк ясап тезелгән ташлар арасыннан үтеп, күңелдәге иң зур теләген теләсә, ул тормышка ашачак дип ышана.
Аркаим турында иң танылган легендаларның берсе аның су астында калудан “могҗизалы рәвештә котылуы”. Янәсе, бу урында буа төзергә омтылганда, техника бер-бер артлы сафтан чыккан, эшләр бармаган һәм ахыр чиктә төзелешне туктатырга карар иткәннәр. Шулай итеп, легенда тарафдарлары фикеренчә, Аркаим үзен куркынычтан саклап калган.
Туристлар арасында таралган башка имеш-мимешләр дә җитәрлек. Кайберәүләр тыюлык территориясендә компасларның “акылдан язуын” сөйли. Янәсе, Аркаим калкулыклары өстендә таңны фотога төшерергә теләгәндә, фотоаппаратлар кинәт эшләми башлый. Боларның барысын да сәер көчләр белән бәйләүчеләр бар, әмма бу ышанулар фәнни яктан расланган факт буларак кабул ителә алмый.
Далада төнге утлар күрү турында да сүзләр йөри. Берәүләр аларны атмосфера күренеше дип аңлата, икенчеләр исә күктәге билгесез объектлар турында сөйли. Аркаимда вакытның үзгәрүе турында да кызыклы риваятьләр бар: кайбер кешеләр монда сәгатьләр­нең гадәттәгечә үтмәвен, көннең бер мизгел кебек кенә узуын әйтә. Нәкъ шундый ышанулар Аркаимның үзенчәлекле атмосферасын тудыра.
Дала тынлыгы, калкулыклар, еракта күренгән утлар һәм кешеләр сөйләгән серле хикәятләр Аркаим турында тагын бер сорау тудыра: без бу урынның бөтен серләрен дә ачып бетердекме, әллә борынгы шәһәр үзенең иң кызыклы табышмакларын әле дә саклыймы? Җавапны һәркем үзе эзли. Ә Аркаим турында риваятьләрнең яңадан-яңа буыннарга күчүе аның серле тарихының әле озак дәвам итәчәген күрсәтә.

Элина ФӘЙЗУЛИНА.

Автор:Айсылу Камалова