Каравылда хезмәт юлымны башлаганда миңа бер ташландык объектта эшләп алырга туры килде. Ташландык, дип ни, биналары болай исән, тәрәзәләре ватылмаган, ишекләрендә дә йозаклары көйле эшли. Яңа эш башлаучы кеше өчен бернинди катлаулылык та юк, үзеңне генә урламасыннар. Эшчеләр күп түгел иде, ә территория зур. Беренче көнне миңа тиз генә экскурсия үткәрделәр: кайда игътибарлырак булырга, кайда йөрмәвем хәерле, чөнки чокырга төшеп китүем бар. Бу урын бик үзенчәлекле, әлбәттә, ләкин җитди куркыныч юк, диделәр. Ул вакытта мин бу сүзләргә игътибар бирмәгән идем...
Берничә көннән мин пост янында аяк тавышлары ишетә башладым. Ул шулкадәр аермачык ишетелде ки, беренче тапкырында мин, патруль яисә өлкән хезмәттәшем тикшерергә килгәндер, дип, ишекне ачмакчы идем, ләкин аяк тавышлары шундук тынды. Карарга дип урамга чыксам, анда беркем дә юк. Бу хәл кыш көне булганлыктан, карда да кеше эзләре юк иде. Бу бик еш кабатланганлыктан, мин моңа өйрәнә дә башлаган идем инде.
Үз сменам тәмамлангач, бераз сөйләшеп утырдык. Бер хезмәттәшем үзенең сменасы вакытында бер дә юктан идәнгә скакалка килеп төшүе турында сөйләде. Әйе, нәрсәгә кирәк булгандыр, белмим, ләкин безнең һәр постта диварда кадакка бәйләнгән, бала-чага сикереп уйный торган скакалка асылынып тора иде. Хезмәттәшем сөйләвенчә, ул төн уртасында идәнгә килеп төшкән, төене чишелгән булган...
Сирәк булса да, анда тавышлар да ишетелә иде. Берничә ай дәвамында өч тапкыр булды, ахры. Беренчесе хезмәттәшем патрульдә чакта булган. Төнлә ул бер бинаның соңгы, тугызынчы катында кемнеңдер сүгенгәнен ишетә. Ул безнең өлкән иптәш белән аны эзләргә юлланган, берәрсе йөгереп чыкса, дип, бер иптәш урамда калган. Соңыннан сөйләүләренчә, алар һәр катны, һәр бүлмәне тикшереп чыккан, ләкин беркемне дә таба алмаган, ишек-тәрәзәләр дә ачык, ватык булмаган. Башка очраклар да монысына охшаш иде: бөтен җир бикле, эчтә кемдер сүгенә, ләкин беркем дә юк...
Мул карлы кыш – патруль өчен идеаль вакыт, чөнки бөтен эзләр дә ярылып ята. Кышкы айларда мин берничә тапкыр территория буйлап йөрдем һәм тирән булмаган кеше эзләре күрдем. Ул эзләр, каяндыр сикереп төшкән кебек, кинәт кенә юл уртасында башланып китә дә стена яисә бикле ишек алдында шулай ук сәер генә өзелә, юкка чыга...
Сәерлекләрнең иң истә калганы электр энергиясенә бөтенләй тоташтырылмаган биналарда вакыт-вакыт ут кабынуы булгандыр. Кайчагында төннәрен ул биналарның берсендә ниндидер катта сәер рәвештә электр уты кабына иде. Ул бер катның коридорын тулысынча яктырта да, кемдер килеп сүндергән кебек, кинәт кенә сүнә. Ишекләрне һәм тәрәзәләрне тикшереп чыгу да бернинди нәтиҗә бирмәде, барысында да йозаклар һәм пломбалар исән иде.
Без саклаган объектта ишекләре арматура белән эретеп ябыштырылган, тәрәзәләре такталар белән терәтелгән бер бина бар иде. Каравылдагылар яшәгән урынга иң якын урнашканы иде ул, шуңа объект хуҗасы кыйммәте калган бөтен нәрсәләрен шул бинага китереп тутырган да ишекләрен эретеп ябыштырып куйган.
Берсендә көчле җилме, шул бинадагы бер тәрәзәне каерып ачкан. Эх, тешләргә тиярлек итеп шыгырдый гына бит теге! Беркемнең дә аны ябарга барасы килми, чөнки я балконнан менәргә, я ишектә калган ярык аша үтәргә кирәк. Кемдер балконга менә алмый, кемдер ярыкка сыймый, кемдер иренә. Шыгырдавына түзәрлегем калмагач, үзем киттем. Яхшылап такта белән терәтеп, ярык аша чыктым. Икенче көнне шул тавышка тагын керсәм, ни күрим: шул ук тәрәзә янә ачылган, ә кичә мин терәү итеп куйган такта ипләп кенә бер читкә алып куелган...
Интернеттан шушы язманы басмага әзерләгәндә мин Башкортстанның бер районында яшәүче җизнәмнең бик күп еллар элек армиядә булган очрак турында сөйләгәнен искә төшердем. Ул 1970-72 елларда Чехословакиянең Младоболислав шәһәрендә хезмәт иткән. Шунда Үзәк гаскәрләр төркеменең хәрби прокуратурасы, редакциясе, особисты һәм башкалары урнашкан бинаны сакларга каравылга йөргәннәр.
“Бер төнне торам шулай постта, – дип сөйләгән иде җизнәм. – Коридорда кемнеңдер тык та тык йөргән аяк тавышы ишетелә. Төймә ярдәмендә каравылны чакырттым. Алар килеп, ишеккә якынлашуга теге аяк тавышы тына, каравыл китүе була, тагын йөренә башлый бу. Бу хәл төн буе дәвам итте, каравыл өч-дүрт тапкыр килеп китте. Менә шундый аптырарлык хәлләр. Соңыннан сөйләүләренчә, ул илдә совет власте урнашканчы подваллы, ике катлы бу йорт ниндидер бер байныкы булган. Аның бинага кереп-чыгып йөрергә үзе генә белгән яшерен юллары, тоннельләре дә булган, күрәсең...”
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102