+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 август 2016, 02:00

Театрны академиягә әверелдерде

Атаклы режиссер, Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты Рифкать Исрафиловка — 75 яшь.Яшәвенең бөтен мәгънәсен һәм максатын үз һөнәрен туктаусыз камилләштерүдә күргән кешеләргә мин сокланып бетә алмыйм. Бүгенге язмамның герое, бу көннәрдә үзенең 75 яше тулу уңаеннан илнең төрле төбәкләреннән котлаулар кабул итүче актер, режиссер, театр педагогы Рифкать Исрафилов — шундый шәхесләрнең берсе. Ул — РСФСРның халык артисты, Русия Федерациясенең Дәүләт һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, РСФСРның, Башкортстанның, Татарстанның һәм Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыклар дуслыгы һәм Почет орденнары кавалеры, Санкт-Петербургтагы Петр фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академигы), “Ырынбур мирасы” өлкә премиясе лауреаты. М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм Ырынбур дәүләт сәнгать институты профессоры булып эшли.

Быел апрель аенда Башкорт академия драма театры бинасында Ырын­бурның төп театрының чыгышлары булды. Залда буш урыннар юк иде, көчле алкышлар яңгырап торды, ахырда сәхнә чәчәкләргә күмелде. Уфа тамашачылары шулай күршеләребезнең 160 еллык юбилеен билгеләүче театр коллективын һәм барыннан да элек якташыбыз Рифкать Исрафиловны хөрмәтләде. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Рифкать Вәкил улы да дулкынлану кичерә иде. “Якташларым, тамашачыларым белән бу очрашу тормышымдагы иң куанычлы мизгелләрнең берсе. Сәхнә ул минем өчен изге урын. Кайчак үзеңне начар хис иткәндә, ниндидер күңелсез­лекләр килеп чыкканда сәхнә дәвалый. Сәхнәгә чыгу белән үк бөтен начарлыкларны онытасың, үзеңне канатлангандай тоясың. Рәхмәтле тамашачы каршында үзеңне бәхетле хис итүне бернинди матди байлык та алмаштыра алмый.

Совет заманындагы “Доброволецлар” фильмында шундый җөмлә бар: “Тормышта төп юлдан барырга кирәк һәм шул вакытта төп вакыйга була: дусларны очратасың һәм Галиҗәнаб очрак алдыңа үзе чыга”. Ырынбурда 20 елга якын яшәгәннән соң шуны әйтә алам: тоташ алганда мин дөрес юл сайлаганмын. Мин язмышка ышанам һәм аны ничектер төзәтергә яисә үзгәр­тергә тырышмыйм — барысы белән дә күктәге “режиссер” җитәкчелек итә”.

Рифкать Исрафиловның безнең республиканың төп театрында 1981-96 елларда баш режиссер вазыйфасындагы эшчәнлеген күпләр әле дә сокланып искә ала. Аның спектакльләре һәрчак аншлаг белән барды. Ырынбурда аның икенче иҗат сулышы ачылды дияргә мөмкин. СССРның халык артисты Михаил Ульянов коллегасы турында болай дип язды: “Рифкать Исрафилов — чыныккан җитәкче, яңа эшкә ул көчле омтылыш белән тотынды. Ул чакта бик авыр хәлдә булган Ырынбур театрына эшкә аны мин тәкъдим иткән идем. Русия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе чагымда Рифкать минем урынбасарым иде. Бер-ике елдан Ырынбур драма театры үзенең төрдәшләре арасында алдынгылар исәбенә чыкты”.

Театр коллективында Исрафиловны күпләр электән яхшы белгәнлектән, аны җылы каршылады, киләчәккә аңа зур өмет баглады. Яңа җитәкченең тырышлыгы белән репертуар баеды, урыс һәм чит ил классикасының, хәзерге заман драматур­гиясенең төрле жанрдагы әсәрләре пәйда булды. Тәүге көннәрдән үк ул тынгысызлыгын күрсәтте, коллективтан да шуны таләп итте. “Театрда туктаусыз хәрәкәт итәргә кирәк” дигән сүзләрне ул еш кабатлый иде. А. Пуш­кинның “Капитан кызы” повесте буенча ул куйган спектакль өлкәнең генә түгел, тоташ илнең театр тормышында вакыйга булды. Биредә режиссерның классика белән эш иткәндә үз караш­ла­рыңны яклау өчен актив көрәшүче образын тудыру, ватанга мәхәб­бәт, кеше­ләр арасында ихлас мөнәсә­бәт­ләр темаларын ачу тәҗрибәсе ачык күренде.

М. Гафури исемендәге театрда да заманында Исрафиловны нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен яраталар, ихтирам итәләр иде. 1996 елда Флорид Бүләковның “Бибинур, ах, Бибинур!” әсәре буенча куелган спектакль “Туганлык” халыкара театр фестивалендә күрсәтелде. Флорид Бүләков, Рифкать Исрафилов, төп рольне башкарган Олег Ханов, рәссам Таң Еникеев Русия Дәүләт премиясе лауреаты булдылар.

Кызганычка каршы, ул еллардагы безнең кайбер “белгечләр”, мәдәният өлкәсендә әлепне таяк дип тә белмәүче сай белемле вак чиновниклар спектакль­нең эчтәлегенә дәгъва белдерде, монда милли патриотик рух юк, Олег Ханов башкаруындагы герой тормышта бул­ганнан ерак, очраклы кеше, дигән гаеп ташлады. Ә бит анда Исрафилов образлар, аларның гамәлләре аша хәзерге заман хакыйкатенә ярашлы үзенең карашларын кыю һәм ачыктан-ачык раслаган иде.

“Килешенмәгән идеологияне алга сөргән бунтарьлык (гыйсъянчылык) гамәлләре, милләтара мөнәсәбәтләрне дөрес аңламаган өчен” Рифкать Вәкил улына 1997 елда М. Гафури исемендәге театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасыннан үз теләге белән китәргә гариза язарга куштылар. Бу уңайдан немец философы Артур Шопенгауэрның: “Горурланырлык шәхсән бер нәрсәсе дә булмаган мескен бәндә бердәнбер мөмкинлекне — үз милләте белән горурлану юлын сайлый”, — дигән сүзлә­рен ул вакыттагы кай­бер “эшем иялә­ренең” хәтеренә тө­шерәсем килә. Ожегов сүзлегендә “бунтарь” гаделсезлеккә каршы протест белдерүче, тынгысыз кеше мәгънәсен бирә. Француз тарихчысы Алексис де Токвильнең “Америкада демократия” дигән китабында “Мәгълүматлы халыкларда, гомумән, югалтырлык бер нәрсәләре дә булмаганнар гына бунт күтәрә” дигән сүзләр очраттым.

Бервакыт журналистлар алдында чыгыш ясаганда Исрафилов болай диде: “Бу катлаулы һәм каршылыклы дөньяда театрның бурычын кешеләрнең аңына изгелек орлыклары сибүдә күрәм. Спектакльдән соң тамашачы игелекле­рәк, яктырак булырга тиеш. Бүлгәләнү, милләтара гауганың җимергеч көче җир тетрәү белән генә чагыштырырлык. Менә мин шуның өчен “Бибинур, ах, Бибинур!”ны һәм “Вестсайд тарихы”н куйдым. Минем өчен, мәсәлән, ике генә милләт бар: яхшы кеше һәм начар кеше. Өченчесе юк. Хәзер глобальләшү шартларында мәдәниятләр шулкадәр бергә буталган, милләтара мөнәсәбәтләр темасы шулкадәр актуаль — театр, барометр сыман, бу проблемага сизгер булырга, үзвакытында дөрес карарга килерлек кешеләрне кузгатып җибәрергә тиеш. Мондый кешеләр исә барыннан да элек без үзебез”.

Ырынбур театрының Уфага гастроле — “бунтарь”ның, Театр эшлеклеләре берлегенең баш идеологларының бер­сенең үзенең коллективы белән триумфа­ль рәвештә әйләнеп кайтуы иде. Кол­лективның Уфага алып килгән әсәрләре (“Ричард III”, “Сөйкемле кешеләр”, “Малиновкада туй”, “Пышка”, “Гөмбә патшасы”) барысы да идея-сәнгати карашлары буенча көлдерерлек тә, елатырлык та. Алар беркемне дә битараф калдырмый.

“Ырынбур тамашачылары югары зыялы, аларның таләпләре дә, рухи ихтыяҗ­лары да бик югары. Аларны канәгать­ләндерү өчен без Толстой, Достоевский, Чехов заманнарындагы интеллектуаль югарылыкка ирешергә тиеш. Теләсә кайсы спектакльнең бурычы — тамашачыга уңай тәэсир итү һәм фикерләрен үстерүгә булышу”, — ди Рифкать Вәкил улы.

Василий Шукшин хикәяләре буенча эшләнгән “Сөйкемле кешеләр” спектак­ленең Русия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясенә тәкъдим ителү хәбәрен Уфа тамашачылары шатланып каршылады. Исрафилов куелышында Шекспирның “Ричард III” никадәрле дулкынландыруы турында театр белгече, профессор Алексей Бартошевич журналистларга болай дип сөйләде: “Бу темага спектакльләр еш кына очрап тора. Ә бу кадәр үк көчле тәэсир итүче спектакльне байтак еллардан бирле караганым юк иде. Биредә төп рольне башкарган Олег Хановка аерым тукталасым килә. Бу куәтле шәхес тоташ спектакльне тотып тора. Мин Рифкать Вәкил улына “Венециан сәүдәгәре” әсәренә мөрәҗәгать итәргә һәм анда да төп рольгә Олег Хановны чакырырга киңәш бирдем. Артист­ның таланты һәм бай тәҗрибәсе монда да онытылмаслык образ тудырыр иде”.

Ырынбурга килгәч Исрафиловны борчыган проблемаларның берсе — труппада яшьләр булмавы иде. Үз мәктәбеңне булдырмый торып труппаны туплау мөмкин түгеллеген ул күптән белә иде инде. Һәм аның тәкъдиме белән Ырынбур сәнгать институтында театр факультеты ачылды. 1998 елда “Актерлык сәнгате” белгеч­легенә тәүге тапкыр студентлар кабул ителде, Исрафилов анда укытучы буларак та эш башлады. Театр белән институт, кадрлар әзерләү хәстәрлеген күреп, буыннар алмашыну мәсьәләсен дә уңышлы хәл итте. Хәзер факультет Ырынбур театрын гына түгел, аннан читтәге иҗади коллективларны да кадрлар белән тәэмин итә. Әле “Драма театры актеры” белгечлеге буенча ике курста шөгыль­ләнәләр. Профессор Исрафи­ловның 4нче курстагы студентларының сәхнә эшчәнлеге хәзер­дән үк инде тамашачылар игътибарын җәлеп итә.

— Яхшы традицияләрне үстерә барып, театр хәзерге заман сыйфатларын да үзенә туплый, — дип сөйли Рифкать Вәкил улы. — Артистның таланты, осталыгы нәтиҗәсендә генә театрны тамашачы ярата. Артисттан башка режиссер ул беркем дә түгел — моңа минем иманым камил. Режиссер пьеса турында нинди генә матур сүзләр белән сөйлә­мәсен, бу фикерләр артист аша үтмәсә, бер нәрсә дә килеп чыкмаячак. Һәр режиссерга үзенең артистлары кирәк, дигән фикер дә дөрес. Яхшы режиссер һәрвакыт артистны ача, аны үстерә, һәр яңа рольдә ниндидер яңа нәрсә эшләргә мәҗбүр итә”.

Исрафилов актерларга аңлаешлы булырга бик тә тели, бәлки, менә шуңа күрәдер дә, яшь артистларны куркытмас өчен, эш алымнарын гадиләштерә. “Станиславский системасы” тәкъдимнәрен файдаланып, һәркемнең табигый сәлә-тен тулысынча ачуга җитди игътибар бирә.

Русиядә иң билгелеләрдән булган театр тәнкыйтьчесе, Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Григорий Заславский “Эхо Москвы” гәзитенең быелгы 10 март санында басылган интервьюсында: “Ырынбур драма театрында Рифкать Исрафилов сәхнә­ләштергән премьераларны карарга бу шәһәрдә үтүче фестивальгә махсус рәвеш­тә килдем”, — диде.

Рифкать Вәкил улы белән булган әңгәмәдә ул хәзерге рухи кризис шартларында театр, мәдәниятнең актуаль проблемаларына үзенең шәхси карашларын ачыктан-ачык белдерде.

— Соңгы елларда, ни өчендер, хәзерге заман драматургиясенең иң төп бәлаләренең берсе — уңай герой булмау, дип раслыйлар. Бу хакта Сез ничек уйлыйсыз? Кемне безнең заман герое дип санарга мөмкин?

— “Герой” төшенчәсе заман рухына тап килә. Бер заманда бихисап күп кеше яши: туа, үсә, гаилә кора — бернинди дә гайре табигый хәл булмаган кебек. Карл Марксча килеп чыга, ягъни яшәешне аң билгели. Мәсәлән, беренче совет бишьеллыкларында заводлар төзегәннәр. Сугышта батальоннарны атакага күтәргән­нәр. Җимерелгән илне аякка бастырганнар. Алар — барлык дәверләр өчен дә герой. Кызганычка каршы, замандашларыбызга үрнәк булырдай уңай геройның сәхнәдә булуы яисә булмавы — чорның түгел, ә драматургның проблемасы. Геройлар әле дә бар. Алар — сынмас, баш имәс кешеләр. Биредә киңкүләм мәгълүмат чаралары аша халык, барыннан да элек яшьләр арасында өлкән буыннарның төп хезмәт һәм сугышчан традиция­ләрен пропагандалау белән шөгыль-ләнүче дәүләт идеологиясе кирәк.

Хәтеремдә, берничә ел элек Мәскәү­дә “Дәүләт идеологиясе һәм хәзерге Русия” дигән темага конференция үткәрелгән иде. Галимнәр, депутатлар, малтабарлар, педагогларның фикере уртак булды: идеологиядән башка бернинди дә үсеш була алмый. Дәүләт идеологиясен тыючы Конституцияне алар бердәм тәнкыйтьләде. Халык кайчан да булса үсешкә ирешер, дип ышанасы килә. Ә безгә җиме­рек­лекләр һәм артта калганлыкның тирән чокы­рыннан ашык-пошык чыгарга туры киләчәк. Чыга башлаганда инде идеологиясез булмый.

Идеологияне дөньяви дин дип әйтергә мөмкин. Кешеләрне берләште­рүче ышаныч. Нәрсәгәдер ышанган кеше чиктән тыш көчле ул. “Ышаныч таулар күчерә” дип юкка әйтмәгәннәр бит. Анд тауларында 3 мең метр биек­лектә — сулыш алырга да авыр булган урында — бернинди техника кулланмыйча төзелгән монастырьны күрсәң, моны аңлый башлыйсың.

Бүгенге либерализм идеологлары, Русиянең эчке һәм тышкы дошманнары, “безгә бернинди дә идеология кирәкми”, дип лаф ора икән, аларга ышанмагыз. Андыйлар — безне әхлактан, изгелек­тән, кешелеклелектән мәхрүм итәргә, дәүләт корылышын йомшартырга теләүчеләр. Русиядә үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда безнең геосәяси дошманнар үзләренә кирәкле идеология өчен мәйдан ачты. Зәңгәр экраннарда үз илебезгә, тарихыбызга, геройларыбызга нәфрәт белән сугарылган тапшырулар күп булуы очраклы хәл түгел.

— Үзгәртеп кору башланганчы һәм СССР таркалганчы һәркем “Яшь гвардия” батырлары, Зоя Космодемьянская, Александр Матросов, Муса Җәлил, Юрий Гагарин һәм башка күпләр белән горурлана иде. Хәзер дәреслекләрдә аларның исеме дә очрамый, аларны оныттырырга тырышалар. Драма әсәрлә­рендә, театр сәхнә­ләрендә аларның батырлыгы хакында сүз бармый. Туган илебез­нең тарихы һәм аның геройлары пычракка батырылган, теләсә кайсы халыкның горурлыгы булырлык бөтен яхшы нәрсә онытыла бара. Киләчәктә безне нәрсә көтә?

— Илебез һәм халкыбыз аякка басар, тарихының, тормышының, язмы­шының хуҗасына әверелер. Мин моңа ышанам! Бу эшне театрсыз, мәдә­ният­сез башкарып чыгу мөмкин түгел. Алар бит кешене рухландыра, дөрес юлга төшерә.
Безнең җәмгыять эшкуарларга, эшлекле кешеләргә ихтыяҗ кичерә, диләр. Моңа бәйле рәвештә югары әхлаклы, зыялы кешеләргә мохтаҗлык килеп тумасмы? Гончаров романы буенча “Современник” театрында куелган “Гади тарих” спектакле искә төшә. Шул заманда ук күтәрелгән проблема бүген дә көн үзәгендә тора түгелме? Эшлеклелек сыйфатын хупларга гына кирәк. Әмма артык эшем иясе булу кешене комсызлыкка китермәсен иде. Ә “Гади тарих” — мәңгелек китап. Лев Толстой, тәрбия максатында, аны каләмдәш­ләренә дә укырга киңәш биргән. Романда шәхеснең җимерелү, үсмерләрчә идеализм проблемасы күтәрелә. Анык эшләр белән шөгыльләнүче иптәшләре тормышта үз урынын тапканда, карьера ясаганда идеалистлар әйтерсең лә болытлар арасында йөзеп йөри. Ә инде үз хәлләрен соңлабрак аңлап алгач, гадәти генә юл белән алга киткән иптәшләрен куып җитәргә, узып китәргә тырыша. Бернинди ысулдан да тайчанмыйлар. Әйе, әле безнең рухияткә һөҗүм бара, безгә ниндидер ят, ясалма мәдәният тәкъдим ителә. Башка илләр мәдәниятләренә, алардагы мәшһүр әдәбиятларга каршылыгым юк. Ләкин барыннан да элек милли мәдәния­тебез мәнфәгатьләре белән яшәргә кирәк.

— Хәзерге заман театрында героик персонажларга урын калганмы?

— Тормышта да, театрда да батырлыктан башка мөмкин түгел. безнең тормыштагы батырлык нидән гыйбарәт соң? Минем фикеремчә, ул — акчаны, матди байлыкларны беренче урынга куймыйча, кешелек яшәешенең төп принципларына тугры калу. Ислам дине аша бирелгән шундый кануннар белән яшәүче кешеләр намуска һәм хакыйкать­кә басым ясалу белән килешә алмый. Бүгенге героизм менә шушы какшамас кыйммәтләргә тугрылыкта, аларны гарипләтүгә, юк итүгә каршы торуда да күренә.

— Рифкать Вәкилович! Сез — сугыш чоры баласы. Сезнең театр­ның совет халкының сугыш елларындагы батырлыгын пропагандалауга җитди игътибар бирүе безне шатландыра. Былтыр Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына багышланган “Ми­не үткәннәргә чакыр” һәм “Хәтер хатлары” спек­такль­ләренең премьералары булды. Белүемчә, әзерлек барышында артистларыгыз Ырынбур өлкә архивы, аграр университет музее, туган якны өйрәнү музее фондлары белән эшләгән. Бу кемнең идеясе булды?

— “Мине үткәннәргә чакыр” — куючы режиссер буларак, минем идея. Пьеса авторы — Ырынбур язучысы Павел Рыков. Сәхнә бизәлеше — якташыбыз Таң Еникеевныкы. Пьесадагы барлык персонажлар теге яки бу дәрәҗәдә Ырынбур белән бәйле. Тамашачылар үзләренең якташлары — армия генералы Александр Родимцевның фашист хәрби начальнигы белән очрашуын, Муса Җәлил гомеренең соңгы мизгел­ләрен, журналист Михаил Клипини­церның блокнот һәм фотоаппарат тотып алгы сызыкка аяусыз алышка күтә­релүен һәм башкаларны күрде. Артистлар тарихи шәхесләр образына керер алдыннан әдәбиятны, мемуарларны, тарихи хрониканы өйрәнде. Спектакль геройлары арасында замандашларыбыз — яшьләр һәм музей хезмәткәрләре дә бар иде. Үзләренең бүгенге “мин шуны телим” мәнфәгать­ләре белән генә яшәүче бер төркем егетләр-кызлар, кызык эзләп, музейга керәләр. Аларның музей турында белгәннәре ниндидер өзек-өзек штамп­лардан тора. Яшьләр үз иленең һәм халкының тарихын белергә дә теләми. Хәзерге заман мәктәбе дә уңай йогынты ясамый аларга.

Спектакль күмәк фоторәсем белән башлана һәм тәмамлана. Сугышка кадәрге чордагы рәсемдә ирләр, аларның хатыннары, балалары, картлар подъезд алдына тезелешеп утырган, йөзләре куанычтан балкып тора. Тыныч тормышта соңгы фото булып чыга бу. Сәхнә хәрәкәтләре ахырына сугыш бу фотоны нык үзгәртә. Ә инде хәтердә сугышка кадәрге фоторәсем сакланып кала.

— Күп кенә тамашачыларның күз яшьләренә ирек бирүен, кабат-кабат торып басуларын да күрдем. Сезнең коллектив совет халкының батырлыгын күрсәтүгә ирешә алдымы?

— Алды! Программа вакыйгалар хроникасын сугыш игълан ителүдән җиңүгә кадәр үз эченә алды. Спектак­льдә театр­ның төрле буын артистлары катнашты: әле генә укуны тәмамла­ганнар да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да. Акрын гына ритмда, баш­каручыларның исемнәре игълан ителмичә, җырлар яңгырады һәм алар тамашачылар игътибарын тарихи вакыйгаларга туплауга булышлык итте.

— Сезнең театрның бүген дә таяныч булырлык күптәнге традиция­ләре бармы?

— Бу традицияләр — актерлык осталыгы, тамашачылар белән үзара мөнә­сәбәт һәм, әлбәттә, репертуар сәясәте. Сәхнәбездә яшьләр белән бергә шактый өлкәннәр дә уйный. Иң мөһим традиция­ләрнең берсе — буыннар күчәкилү­чәнлеге. Өлкәннәр белән яшьләрнең үзара ихтирамлы мөнәсәбәте безнең коллективта иҗади мохит саклануга, башкару осталыгы даими күтәрелүгә булышлык итә.

— Минем уемча, җиңел булмаган әлеге заманда сезнең театр иҗади югарылыкны саклый, өлкә зыялы­ларының игътибарын җәлеп итә.

— Залларыбыз һәрчак тулы. Хезмә­тебезгә иң югары бәя шул бит инде! Классик әсәрләрдән дә, хәзерге заманныкылардан да бүгенге көн тамашачылары фи­керләренә, тойгыларына тәңгәл килер­лекләрен эзлибез һәм табабыз. Күп театрлар яраткан җиңел-җилпе һәм шикле яңалыклар артыннан кумыйбыз. Без мотлак булганны эшлибез — хирург авыруны коткарган кебек, кешеләрне коткарырга тырышабыз. Бәлки, шуңа да медиклар без­нең театрны ярата. Шулай ук, студент­лар, гади эшчеләр һәм авыл кеше­ләре безнең даими тамашачыларыбыз. Хәзерге заман спек­такльләре белән бергә, алар­ның күңеле классикага — Лермонтов, Чехов, Гоголь, Толстой һәм башкаларга тар­тыла. Чөнки классика безнең бүген­гебездән аерылгысыз.

— Арт-сәнгать, шоу-сәнгать дип атал­ган нәрсәләрнең реалистик театрга кысымы арта барган әлеге заманда чын театр мәдә­ниятенә куркыныч яный бит!

— Әйе, андый хәвеф бар. Күп урыннарда театр традицияләренә, кешелек хисләренә басым ясала. Тамашачылар андый театрдан кача. Ихласлыкны, рухи­лыкны театрга ничек кайтарырга? Яхшы театр сәхнәләрен яулап алган, мәдәния­тебезгә, зәвыкларыбызга, тра­ди­циялә­ребезгә төкереп караган “реформаторлар”ны ничек авызлыкларга? Традиция­ләрне саклар өчен Станиславскийны өйрәнергә һәм яратырга кирәк. Бу мәшһүр шәхес актер хезмәтенең сәхнәдә кеше рухын сынландырырга булышлык итүче ысулын тәкъдим иткән. Театр ул теләсә кайсы җәмгыятьтә психологик мохитне яхшыртуга зур өлеш кертергә сәләтле.

— Сез еш кына телгә ала торган “Станиславский системасы”­ның асылы нидән гыйбарәт?

— Шәхсән мин үзем Станиславскийны сәнгатьнең алласы дип саныйм. “Сәнгать­тәге тормышым” дигән китабында ул болай дип яза: “Сәхнәдә чын иҗатчы кичерә торган тойгыны тормышта бер генә тапкыр булса да кичерү нинди бәхет! Бу халәт — артист өчен “оҗмах”. Мин моны үз эшемдә кичердем, башка төрле язмышны теләмим дә. “Артистлык оҗмахы”на үтеп керү өчен техник чаралар юк микәнни? Техника шундый мөмкинлеккә ия булгач кына актер һөнәре чын сәнгатькә әверелә. Әмма мондый техниканы булдыру өчен нигезне һәм чараларны кайда һәм ничек эзләргә? Чын артист өчен бу сорау аеруча мөһим булырга тиеш”.

Дөнья сәхнә мәдәниятенә бәя биргесез өлеш булган “система”сына Станиславский менә шулай керешеп киткән. Арытаба күпьеллык практикасы һәм замандаш артистларының иҗади казанышларына анализ ясавы аңа “артистлык оҗмахы”на ничек керүне аңларга һәм башкаларга аңлатырга ярдәм иткән.

— Данлыклы “система”сын булдырган Станиславскийны оныта, “хәзерге заман корабыннан ташлап калдырырга” җыена башладылар кебек. Сезгә дә шулай тоелмыймы?

— Константин Станиславский чын сәнгать сагында торуын дәвам итә. Бу бөек шәхесне инкарь итү мәгънәсезлек ул. Акылга һәм күңелгә аның тәэсир көчен аңлар өчен хезмәтләре белән җентекле танышырга кирәк. “Сәнгать­тәге тормышым”, “Актерның үз өстендә эшләве” китаплары артист һәм режиссерларга, театр студияләре педагогларына һәм аларда шөгыльләнүчеләргә генә түгел, киң катлам укучыларга тәгаенләнгән. Алар мавыктыргыч роман кебек укыла.

— Совет заманында цензура һәм сәнгать советлары, имеш тә, драматург иҗатына киртә булып торды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Үтә йомшак әсәрләрнең, талантсыз башкару­чы­лар­ның сәх­нәгә күтәре­лүенә ышанычлы киртә иде бит алар.

— Ул дәвердә сәхнәгә теләсә кем, теләсә нәрсә менә алмый иде. Үз әсәрен, эшен халык хөкеменә чыгару өчен драматургка яки режиссерга цензорларның катгый хөкеме аша үтәргә кирәк иде. Мондый сынауны тапшыру өчен зур талантка һәм башка уңай сыйфатларга ия булырга кирәк иде. Дөрес, оста, ачык сөйли бел­мәгән кешенең сәхнәгә чыгуын күз алдына да китереп булмады. Сәхнә изге урын ул. Кызганычка каршы, театрлар әкренләп мәдә­ни-мәгърифәтчелек, тәрбияви вазыйфаларын югалта башлады. Башкару­чыларның бик күпләрендә зәвык дигән нәрсә бөтенләй юк. Монда режис­сер­ларның да гаебе бар.

Безгә сыйфатлы тамаша проектлары эшләргә, сәнгать советларын, рухи цензураны яңадан кайтарырга кирәк. Рухи мәдәниятсез сәнгать ничек яши алсын? Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл юк. Сәхнәдән агылучы ялганнан, ясалмалылыктан, тупаслыктан, оятсызлыктан тамашачы күптән туйган. Кайчандыр кире кагылган кыйммәтләрне кайтарырга, бүгенге тамашачыга сәнга­ть, әдәбият, театр һәм кинематог­ра­фиядән рухи көч алырга ярдәм итәргә кирәк.

— Бу системаны кем аякка бастырырга мөмкин соң?

— Хакимият! Тормыш тоткасының икътисад түгеллеген аңларга вакыт. Русияне икътисад коткара алмый. Бу фикер минеке түгел, ә Александр Солженицынныкы. Ул болай диде: “Халык­ның рухи көче беткән икән — бик яхшы дип саналган дәүләт корылышы да, бернинди сәнәгать үсеше дә аны үлемнән коткарып кала алмый. Эче черек агач барыбер ава ул!” Бу сүзләргә өстәп тагын нәрсә әйтәсең?

— Рифкать Вәкилович! Сез һөнәри язмышыгыздан канәгать­ме? Сезнең әле алып торган урыныгыз язмыш кушуымы, уңай туры килү­ме, әллә тормышка ашкан хыялмы?

— Бу театрның сәнгать җитәкчесе булуымны уңай туры килү дип әйтергә мөмкиндер. Мин күптәннән инде яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Бу бит зур бәхет. Булганнары белән канәгатьмен.

Безнең театрда электән үк шундый традиция яшәп килә — пәрдә ачылганда залда алкышлар яңгырый. Артистны, режиссерны, рәссамны, музыкаль бизәүчене шулай хөрмәтлиләр. Бездә театр-декорацион сәнгате альбомы һәм анда илнең күп кенә театрларының ХХ гасырдагы күренекле сценографлар эшләре белән танышырга мөмкин. Сәнгать җитәкчесе буларак, рәссам Таң Еникеев һәм музыкаль мөхәррир Тамара Пикулева эшеннән канәгатьмен. Еникеев белән 30 елдан артык эшлим инде.

***

Быел 27 майда Ырынбур шәһәрендә театрның 160 еллыгы билгеләнде. Тәүдә иҗади коллективның тарихына байкау ясалды, данлыклы артистлар һәм режиссерлар атап үтелде. Арытаба театр соңгы елларда сәхнәләштергән һәм төрле фестивальләрдә җиңгән спек­такль­ләрдән өзекләр күрсәтелде.

Өлкә губернаторы Юрий Берг котлау сүзе белән чыгыш ясаганда, безнең театрның шундый җитәкчесе булганга һәр спектакль саен тамашачы сөюе арта бара, диде.

Бүген бу иҗади коллективны гади халык “Исрафилов театры” дип йөртә. Атаманы халык нигезсез генә бирми.
Ахырда “Театральная жизнь” журна­лының баш мөхәррире Олег Пивоваров сүзләрен китерәсем килә: “Сез — Русиянең иң тирән фикерле һәм җитди театр­ларының берсе. Сез, Рифкать Вәкилович, биредә эшләвегез дәверендә театрны ниндидер дәрәҗәдә академиягә әверел-дердегез”.

Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, Башкортстанның
атказанган фән эшлеклесе һәм мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас: