+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
11 август 2016, 02:00

Якташларының горурлыгы ул!

Үземнән төгәл ун яшькә өлкәнрәк Риваль абый Фәхретдинов белән быел Шатмантамакта узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә таныштым.

Соңгы елларда күзгә күренеп матурланган Шатмантамагының күңеленә якын урыннарында үзенең күпсанлы гаилә әгъзалары – балалары, оныклары, авылдагы туганнары белән истәлеккә фотога төшәргә ашыгучы, үзләрен бик тә итагатьле тотучы бу төркем игътибарымны тиз җәлеп итте. Фотога төшерү өчен бик отышлы ракурс сайлый алмауларын күреп, бу җәһәттән азмы-күпме шомарган гәзитче буларак, ярдәмемне тәкъдим иттем. Арада иң абруйлысы икәне күренеп торган чал чәчле, әмма яшьләрчә җитез һәм дәртле карашлы абзый, рәхмәт әйтеп, ризалыгын белдерде. Бөтен гаилә белән бергә кадрга эләгер өчен барыбер кемнеңдер ярдәме кирәк булыр иде.

Уртак эш тиз дуслаштыра, диюләре дөрес икән. Әлеге үзенчәлекле фотосессиядән соң Риваль абый белән җиңел генә аралашып киттек. Минем үзе хакында күбрәк белеп калырга тырышуымны күреп, Мәскәү профессоры визиткасын һәм тышлыгында үз фоторәсеме басылган матур журнал калдырып китте.

— “Сабантуй яланында тагын күрешербез әле!” – дип, ихлас һәм дустанә елмаю белән кул биреп, якыннары артыннан ашыкты.

Тышлыгында якташыбыз елмаеп утырган журнал­ның ни җитте басма булмавын шундук аңладым. “Деловая Россия” Медиа­төркеме чыгарган шактый киң билгеле журнал тышлыгында басылган портрет үзе үк бик күпне аңлата. Ирек­сездән, шул кеше белән яңарак күзгә-күз карап сөйләшеп торуың, кул кысышып саубуллашуың белән горурланып куясың.

Горурланырлыгы да бар шул. Риваль Фәхретдинов хакында туган авылы Шатмантамакта мәктәптә укыганда ук “Бу малайдан бер зур кеше чыгар!” диләр. Әнисе укытучы булган, үзе гел яхшы билгеләргә өлгәшкән өчен генә түгел, әлбәттә. Риваль башкалардан үзенең актив тормыш позициясе, күп белергә омтылуы, оештыру сәләте, лидерлык сыйфатлары белән аерылып тора. Башкортстан дәүләт университетында укыганда да лидер була Риваль. 1979 елда фән һәм техника өлкәсендәге ачышлары өчен Башкортстан комсомолы премиясенә лаек дип табыла. Бу вакытка инде Риваль Нуретдин улы республикадагы химия фәннәре кандидатлары арасында иң яше була. Нефть химиясе белән бәйле фәнни диссертациясен ул 1978 елда СССР Фәннәр ака­демиясенең Башкортстан филиалы каршындагы Химия институты гыйльми советында зур уңыш белән яклый. Төгәл 15 елдан, 1993тә, докторлык диссертациясен дә яклый һәм химия фәннәре докторы була. Нефть һәм газ яткылыкларын ачыклау һәм үзләштерү юнәлешендәге нәти­җәле эшчәнлеге, зур фәнни ачышлары өчен якташыбызга 1997 елда профессор дәрәҗәсе бирелә.

Риваль Фәхретдинов — 340тан артык фәнни мәкалә авторы, 130 ачыш һәм уйлап табу өчен таныклык, патент алган эшлекле галим, Русия нефть һәм нефть химиясе инженерлары җәм­гыятенең “Алтын РОССИНГ” премиясе лауреаты.

Риваль Нуретдин улының кулындагы “текә” фотоаппарат, ул утырып йөргән куәтле автомобиль һәм, ниһаять, якташларына алып кайткан бик кыйммәтле истәлекле бүләк – боларның берсе дә очраклы түгел. Якташыбыз, танылган галим булуы белән беррәттән, бик уңышлы эшләүче малтабар да. Мәскәүдә аның үз бизнесы бар – Риваль Фәхретдинов бик тә кирәкле, һәрдаим зур ихтыяҗ белән файдаланучы нефть химиясе өлкәсендәге “Химсервисинжиниринг” компаниясен җитәкли. Бу танылган җитештерү предприятиесен ул үзе оештыра һәм күп еллар аның генеральный директоры булып эшли.

...Риваль Нуретдин улы белән аз гына аралашу да күңелдә якты хисләр, бу кешегә карата олы ихтирам уята. Беренче чиратта, зур дәрәҗәләргә ирешкән бу затның табигый зыялыгы, үзен искиткеч тыйнак тотуы, кечелеклелеге сокландыра. Яшерен-батырын түгел, арада арттан этүче хәлле туганнары ярдәмендә отышлы эшкә юлыгып, галим акылы таләп итмәгән алыпсатарлык кәсебе белән тәүге миллионнарын туплаган кайбер 30-35 яшьлек “текә” егетләр дә очраштыра. Алар үзләрен кимендә бай гарәп илләренең падишаһы итеп тоя. Ирексездән, боларны тәмле ашат­каннар, матур киендергәннәр, әмма тәрбия бирергә онытканнар, дип кызганып куясың. Ә бит кесәдәге миллионнар белән генә кешечә яшәп булмый – ана сөте белән кергән итагатьлелек, тыйнаклык та, төпле югары белем дә бик кирәк яшәешебездә.

Тормыштагы төрле күзәтү­ләремнән чыгып, шуны әйтә алам: бәндә никадәр тәрбияле, никадәр гыйлемле булса, ул шулкадәр үк тыйнак һәм кечелекле дә булып кала. Иң мөһиме — мондый кешене искиткеч югары дәрәҗәләр дә, бик зур байлыклар да боза алмый. Зур галим һәм җитәкче булуга ирешкән якташыбыз Риваль Фәхретдинов — башкаларда бары тик соклану хисе уяткан шундый шәхес­ләрнең берсе.
Читайте нас: