+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
13 декабрь 2016, 02:00

Әхмәт-Зәки Вәлидигә багышланды

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан Сибай, Ишембай һәм Уфа шәһәрләрендә чаралар үткәрде. Алар башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе Әхмәт-Зәки Вәлидинең туган көненә багышланды.

Уфада – Милли музейда, Ишембайда – 2нче башкорт-гимназия-интернатында, Сибайда БДУ филиалында дөньякүләм танылган галим Әхмәт-Зәки Вәлидинең тууына 126 ел тулу уңаеннан “түгәрәк өстәл”ләр үтте.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан “Республиканың тууы” дигән темага “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә. Бу башлангычны Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче башкортлар хуплады. Мондый чараларны Яр Чаллы, Санкт-Петербург һәм Үзбәкстанның башкаласы Ташкентта да үткәрү планлаштырыла.
Читайте нас: