+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
2 март 2017, 02:00

Егетлек ул хатын-кызларга да килешә

Журналист һәм шагыйрә Фәния Габидуллинага — 60 яшь.“Кызыл таң”да һәрвакыт үз эшенә бирелгән фидакарь кешеләр эшләде. Мин инде бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләүчеләрне ныграк беләм, чөнки иң элек алар белән аралашыла, йомышларым, үтенечләрем аларга төшә, минем үземә дә күп очракта алар мөрәҗәгать итә. Фәрит абый Габдерәхимов белән Рим Идиятуллин эшләгән чорларны аеруча сагынып искә алам. Алар мине һәрчак үз итте, җибәргән әсәрләремә игътибарлы булды. Менә ничә еллар инде әлеге бүлекне Фәрит Фаткуллин җитәкли. Тәрбияле, тәртипле, итагатьле, үз эшенә мөкиббән киткән эш аты, төгәлрәге, редакциянең йөк аты. Каләмдәше Фәния Габидуллина да 27 ел аның белән бергә эшләде. Сүзем дә нәкъ менә аның турында булыр...

Читайте нас: