Сабый 16 март көнне 11 сәгат 20 минутта Республика клиник дәваханәсе каршындагы Перинаталь үзәктә дөньяга килгән.
"Тормыш иптәшем Эльмираның да, улыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Баланың авырлыгы -- 3610 грамм, буе -- 53 сантиметр. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып биреп булмый! Без бик бәхетле! Улыбызга Рөстәм дип исем кушарга уйлыйбыз, Аллаһ теләсә", - ди Филүс Каһиров.
Шулай итеп, Каһировларның уллары Айдар абый булып куйды.