Журналистларның актив катнашлыгы, интернет-берлек, “ВКонтакте” социаль челтәре, Уфа һәм илнең башка шәһәрләре халкы ярдәме белән бүген 13 хатның адресаты табыла. Һәм менә 53 ел үткәннән соң, бүген Уфа дәүләт авиация техник университетының актлар залында 6 кешегә әлеге хатлар тантаналы рәвештә тапшырылды.
Журналистлар, университет җитәкчелеге, преподавательләр, студентлар Владимир Комаровның туганы Ольга Мамонтова белән якыннан аралашты. Чарада дәрәҗәле кунаклар — СССРның очучы-космонавты, Советлар Союзы Герое Александр Баландин, Мәскәүдәге Космонавтика музее хезмәткәре Ольга Низовцева, запастагы полковник, “Байконур” космодромы ветераны Вячеслав Васильев, 1964 елда очучы-космонавт Владимир Комаров белән очрашуда катнашучылар истәлекләре белән уртаклашты.
Уникаль документ — совет очучы-космонавты автографы куелган открытка — Ырынбур дәүләт драма театры җитәкчесе Рифкать Исрафиловка да тәгаенләнә. Дөньядагы космик кораб экипажының беренче командиры Уфага туганнарына еш кайтып йөргән була. Бер кайтуында ул Башкорт дәүләт академия драма театрында була, алар шунда танышып китә.
— Минем өчен бу бик шатлыклы, шул ук вакытта күңелгә үтеп керерлек вакыйга, — дип, ул елларны искә төшерде билгеле режиссер.
Тагын да бер открытканы шушы университетның информатика һәм робототехника факультетында 3 курста белем алучы Роман Иванов дәү әтисе Валерий Габдрахманов исеменнән алды. 1964 елда очрашуда катнашкан ветеран Валерий Хөсәен улы бу очрашуга Стәрлетамактан килә алмаган. Оныгы кайнар сәламнәрен җиткерде.
Биш хатның адресатын эзләү дәвам итә. Киләчәктә хат ияләренең үзләре, яки туганнары табылып, аларга да открыткалар тантаналы рәвештә тапшырылыр дигән ышанычта калабыз.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.